Гаур
Гаур[2] (лат. Bos gaurus) — чын үгезләр төренең иң эре вәкиле. Кеше тарафыннан йортлаштырылган төре гаял дип атала[2] (Bos gaurus frontalis).
Гаур | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Bos gaurus Смит, Чарлз Гамильтон, 1827 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | настоящие быки[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] һәм Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] |
Тышкы кыяфәте
үзгәртүГаур тәненең озынлыгы өч метрдан артык. Җилкә тирәсендә биеклеге 2,3 метрга җитә,ә аның авырлыгы 1500 кг, аерым очракларда 2000 кг га кадәр булырга мөмкин. Нормаль олы үгез якынча 1300 килограммга кадәр тарта. Йоне көрән, кызылдан алып карага чаклы төсмергә оттенок ия.Мөгезләре уртача 90 см озынлыкта һәм ярымай формасында өскә күтәрелгән.
Таралышы
үзгәртүГаурның таралыш ареалы үз эченә бөтен Пакистанны (Синдх һәм Пенджаб), Һиндстанны, Бангладеш, Мьянма, Таиланд, Камбоджа, Көньяк Вьетнам һәм Малайзия, Непалны кертә, анда гаур куе урманнарда яши. Кайчагында ул азык эзләп урман читләренә яки яланнарга килеп чыга, әмма күпчелек очракта ачык урыннардан саклана.
Үзләрен тотышы
үзгәртүТабигатьтән гауралар көндез актив, әмма кеше яшәгән авыл җирләре янында еш кына төнге яшәү рәвешенә күчә. Улар үлән белән ризыклана,әмма яфрак та ашыйлар. Гаурлар көтүе ун-унике терлектән тора, кайбер очракларда хәтта кырык башка да җитәргә мөмкин. Алар арасында, нигездә, яшь бозаулары белән инәләре һәм гаур үгез була. Ата еш кына көтүен алыштыра, көтү хуҗасы булу хокукын көрәшләрдә ота, әмма алар имгәнүгә китерми. Әле өлгергән көндәшен сугышка чакыртырга сәләтле түгел яшь үгезләр аерым көтүлекләр барлыкка китерә. Өлкән үгезләр ялгыз яшиләр.
Янаулар
үзгәртүГауралар югалу куркынычы астында булган хайваннар санала. Аулау һәм йогышлы сыер эпизоотияләре белән зарарлану сәбәпле, гаур популяциясе бик нык кимегән. Бүген кыргый табигатьтә төрле чикләнгән территорияләр буенча чәчелгән 20 меңгә якын гаур яши. Төрле илләрдә гаурлар санының үсеше шактый аерыла: Һиндстанда 1990 еллардан башлап популяцияләр бераз арта һәм бүгенге көндә барлык гаурларның 90% ын тәшкил итә. Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендә исә хәл кискен, барлык популяцияләр дә үлү куркынычы астында.
Төрләре
үзгәртүГаур (Bos gaurus) 3 төрчә барлыкка китерә: Bos gaurus gaurus — Һинд гауры[3], Һиндстан, Непал;
Bos gaurus laosiensis — Һинд-кытай гауры[3], Бирмадан көньякка Малайский ярымутрауына чаклы;
Bos gaurus sinhaleyus — Шри-Ланка утрауында яшәгән, тарихи ваҡытта юкка чыккан.
Bos gaurus frontalis — Гаял, гаурның йортлаштырылган формасы, кайсы бер очракта аерым төр кебек карала — Bos frontalis[3].
Йортлаштыру
үзгәртүГаурлар кеше тарафыннан йортлаштырылыуы мөмкин булган биш төргә карый. Гаурның йорт формасы гаял яки митхун дип атала. Гаял гаурга караганда юашырак санала. Ул үзенең кыргый бабасыннан сизелерлек кимрәк, маңнайы киңерәк һәм конуска ошаган мөгезе калынрак [4], һәм аларның очлары читкә каратылып үскән. Ул эш хайваны һәм ит чыганагы буларак кулланыла. Гаялларны Мьянманың чик буе төбәкләрендә, Манипурда һәм Нагаландта тоталар. Әмма ареалның башка җирләрендә дә гаур бер качан да йортлаштырылмаган. Кайбер урыннарда гаялларны сыерлар белән уңышлы кушканнар. Гаял һәм сыерларның гибридлары Һиндстанның күп кенә урыннарында кулланыла һәм алар йорт хайванының типик үзенчәлекләренә ия.
Бутанда гаялләрне яклар белән кушалар, әмма андый катнашлыктан туган токымлар үрчемле дип әйтеп булмый.
Системалаштырылуы
үзгәртүКайчагында гаурга карата латин исеме "Bos gaurus"кулланыла. Элегрәк шулай дип кыргый гаурны атаганнар, шул ук вакытта гаял "Bos frontalis" дип аталган. Әмма, икесе дә шул ук төр булгачтын, 1993 елдан икесенә дә "Bos frontalis"исеме кулланыла. Гаур һәм гаял сүзләре һинди теленнән килеп чыккан. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә аларны кайвакыт шулай ук малайский телдәге «селаданг» сүзе белән атыйлар.
Галерея
үзгәртү-
Бондла зоопаркындагы гаур (Һиндстан)
-
Гаял
-
Гаял
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Duckworth J. W., Sankar K., Williams A.C., Samba Kumar N., Timmins R. J. 2016. Bos gaurus. The IUCN Red List of Threatened Species 2016.
- ↑ 2,0 2,1 Банников А. Г., Флинт В. Е. Отряд Парнокопытные (Artiodactyla) // Жизнь животных. Том 7. Млекопитающие / под ред. В. Е. Соколова. — 2-е изд. — М.: Просвещение, 1989. — С. 513—514. — 558 с. — ISBN 5-09-001434-5
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Castello J. R. (2016) Bovids of the World: Antelopes, Gazelles, Cattle, Goats, Sheep, and Relatives. — Princeton University Press. — Pp. 624—629. — 664 p. — ISBN 978-0-691-16717-6 [1]
- ↑ Биологический энциклопедический словарь / Гиляров М. С., Баев А. А., Винберг Г. Г., Заварзин Г. А. и др. — М.: Советская энциклопедия, 1986. С. 118.
Сылтамалар
үзгәртү- Bos frontalis в книге Wilson D. E. & Reeder D. M. (editors). 2005. Mammal Species of the World. A Taxonomic and Geographic Reference (3rd ed.). — Baltimore: Johns Hopkins University Press, 2 vols. (2142 pp.) ISBN 978-0-8018-8221-0 [2]