Ганбат Нямдагийн
Бу исем — монголча. «Нямдагийн» — фамилия түгел, атасының исеме; бу кешенең шәхси исеме — Ганбат.
Ганбат Нямдагийн | |
---|---|
Туган телдә исем | монг. Нямдагийн Ганбат |
Туган | Монголия |
Милләт | тургут[d] |
Ватандашлыгы | Монголия |
Һөнәре | галим-тарихчы |
Ганбат Нямдагийн (монг. Нямдагийн Ганбат), шулай ук Ганбат Намдан[1] ― Монголия галиме, тарихчы, синолог (Көнчыгыш мәдәнияте, сәнгате, кытай теле белгече), фән докторы, Монголия Фәннәр академиясенең[d] Тарих һәм этнология институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Ланьчжоу университетының[d] (Ганьсу, Кытай) шәрәфле профессоры. ЮНЕСКОның Күчмәннәр цивилизациясен өйрәнү халыкара институтының (ингл. IISNC) халыкара хезмәттәшлек координаторы (2019 елдан директоры).
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүГанбат Көнбатыш Монголиядә тургут[d] гаиләсендә туган[1]. Аның бабасы Алтай тирәсендә күчеп йөргән, 1941 елда фронтка эләккән. Сугыштан соң туган ягына — хәзер инде Монголиягә кайта алган. Ганбат үзе совет хәрби часте каршындагы мәктәпкә йөргән һәм рус телен бик яхшы өйрәнгән. Университетта кытай телен камил үзләштергән. Тайваньга стажировкага бару да тел өйрәнүдә ярдәм иткән[2].
Монголия Фәннәр академиясенең тарих институтында, Кытай чыганакларына таянып, борынгы күчмәннәр тарихын өйрәнә[3]. Көньяк һуннар турында диссертация язган. 2001―2005 елларда 45 кешелек төркем составында биш томлык «Монголия тарихы»н (2010 елда кабат бастырылган), 2018 елда биш кисәктән торган «Борынгы күчмәннәр тарихы»н, шулай ук биш томлык «Урта гасырлар тарихы»н язуда катнашкан. «Монголия тарихы»ның сыгынтысын алып, кыскача «Монголия» дәреслеге язган[2].
Монголия Фәннәр академиясенең Тарих һәм археология институты директор урынбасары, гыйльми секретаре вазыйфаларында булган. 2019 елда Улан-Баторда Күчмәннәр цивилизациясен өйрәнү буенча ЮНЕСКО халыкара институты (ингл. IISNC) директоры вазыйфасына тәкъдим ителгән [4].
Һәр җәй археологик һәм этнографик экспедицияләргә бара, күп еллар Россия коллегалары ― РФА академиклары Борис Базаров[d] һәм Николай Крадин[d] (икесе дә Бурятиядән) белән эшләгән.
2015 елдан бирле, Уйгыр каһанлыгының[d] зурлыгы буенча икенче шәһәре булган Байбалык[d] («бай шәһәр») уйгыр шәһәрлеге (торулыгы) мисалында күчмәннәрнең шәһәрләшү тарихын өйрәнүче уртак кытай―монгол―татар (әүвәл кытай―монгол) проектында уртак казу-тикшеренү эшләренең Монголия ягыннан җитәкчесе буларак катнашып килә (Татарстан ягыннан җаваплы ― Айрат Ситдыйков, ТР ФА Археология институты директоры. Проектта Искәндәр Измайлов та катнаша)[5]. Байбалык торулыгы Бөек Ефәк юлында (шулай ук Чәй юлы) урнашкан. Ул Кытайдан башланып, Монголия аша узып, Себер тракты[d] белән тоташа, Казанга килеп чыга. Казан әлеге сәүдә юлындагы иң мөһим кәрвансарайларның берсе булган. Проект шулай ук күчмәннәр дөньясы белән утрак тормышка күчкәннәрнең багланышларын да тикшерә[6].
2023―2024 уку елында Казан (Идел буе) федераль университетында тарихчы студентларга монгол мәдәнияте һәм тарихы буенча лекцияләр укырга, монгол теле дәресләре укытырга чакырылган[2].
2024 елның октябрь ахырында Казанда узган VI халыкара «Евразия далалары археологиясе» конгрессында «Эпосның килеп чыгышы һәм аларның эчтәлеген археологик һәйкәлләр белән чагышытырып өйрәнү» дигән темага доклад белән катнашкан[2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Учёный секретарь института истории Монгольской академии наук Намдан Ганбат встретился с калмыцкими учеными. vesti-kalmykia.ru, 15.05.2014(рус.)
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Рәшит Минһаҗ. «Байбалыкны бергәләп өйрәнәбез». «Мәдәни җомга», 6.12.2024, № 48, 17нче бит
- ↑ Н.Ганбат: «Китайцы и сейчас продолжают искажать историю Монголии». irina-zaharovab.livejournal.com, 17.06.2016(рус.)
- ↑ Искандерова А. Л. Археологи из России и Монголии выявили устройство и предназначение северной столицы древних тюрков. Сайт КФУ, 22.07.2019(рус.)
- ↑ Совместная археологическая экспедиция татарстанских и монгольских ученых в Монголии. antat.ru, 23.07.2019
- ↑ Археологические исследования фортификации северной цитадели городища Бийбулаг (средневековый уйгурский город Байбалык): предварительные итоги. «Археология Евразийских степей», №6, 2020(рус.)
Әдәбият
үзгәртү- Мәкаләләр
- Рәшит Минһаҗ. «Байбалыкны бергәләп өйрәнәбез». «Мәдәни җомга», 6.12.2024, № 48, 17нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- За предками татар в Монголию: аренда юрт, кочевники с Wi-Fi и «Тэнгэрийн зам». Бизнес-Онлайн, 1.10.2023(рус.)
- Связь калмыков и хунну. Доктор исторических наук Нямдагийн Ганбат, 25.12.2023. Rutube[d] видео, 14:46(рус.)
- Н.Ганбат: «Китайцы и сейчас продолжают искажать историю Монголии». irina-zaharovab.livejournal.com, 17.06.2016(рус.)
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|