Галләм Морзаханов

Галләм Морзаханов, Галләм Гыймади улы Морзаханов, русча документларында: рус.  Галлям Гимадеевич Мурзаханов (1925 елның 27 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зөя кантоны, Татар Наратлысы1990 елның 25 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (07.03.1944), Днепр хәрби флотилиясе строевое, матрос. ТАССР Югары шурасы депутаты (19471955).

Галләм Морзаханов
Туу датасы 27 март 1925(1925-03-27)
Туу урыны ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зөя кантоны, Татар Наратлысы
Үлем датасы 25 май 1990(1990-05-25) (65 яшь)
Үлем урыны ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Иялек ССРБ ССРБ
Гаскәр төре ССРБ хәрби-диңгез флоты Хәрби диңгезчеләр
Дәрәҗә Калып:ССРБ, матрос
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1944

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Яшел Үзәндәге Каһарманнар аллеясындагы барельефы

1925 елның 27 мартында Татарстан АССР Зөя кантоны (хәзерге Яшел Үзән районы) Татар Наратлысы авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе — Беренче дөнья сугышында катнашкан, көмеш Георгий тәресе белән бүләкләнгән Гыймади Морзаханов. Галләм мәктәптә 4 сыйныф тәмамлаган. Күмәк хуҗалыкта тракторчы булып эшли. 1943 елда Кызыл гаскәргә хәрби хезмәткә алына, ССРБ Хәрби-диңгез флотына эләгә.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

1943 елда фронтка алына. Днепропетровск хәрби флотилиясе 66нчы төтен маскировкасы һәм дегазация отряды (хәрбиләр диңгез пехотасы итеп файдаланыла) строевое булып хезмәт итә. Матрос Морзаханов Белоруссия ССРның Пинск шәһәре өчен барган сугышларда каһарманлык үрнәге күрсәтә[1]. 1944 елның июлендә Припять елгасында(рус.) 5 десант операциясендә катнаша, 36 кешедән торган десант дошман ягындагы күперне һәм 300 машинадан торган автопаркны кулга төшерә, дошманның 5 ут ноктасын юк итә, дошман солдатларын әсирлеккә ала. Шунда башы яралана, тылга хастаханәгә дәваланырга озатыла.

1944 елда, сәламәтлеге какшап, хәрби хезмәттән азат ителә.

1945 елның 7 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. Бүләкләү кәгазендә «5 десант операциясендә (Скрыгалов, Конковичи, Петриков, Дорошевичи, Пинск) катнашкан өчен» дип язылган[2].

Сугыштан соң үзгәртү

1944 елдан туган авылында яши һәм Яшел Үзән районы «Комсомолец» күмәк хуҗалыгы ревизия комиссиясе рәисе булып хезмәт итә. Пенсиягә чыккач, гаиләсе белән Казанга күченә.

19471955 елларда ТАССР югары шурасы депутаты була.

1990 елның 25 маенда Казанда вафат.

Бүләкләре, мктаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Яшел Үзән шәһәре Җиңү паркында (Вокзал буе урамы) Каһарманнар аллеясында барельефы корылган[3].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Герои Советского Союза Военно-Морского флота. 1937-1945. М., 1977.
  2. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү