Хәй Сабитов
(Гай Сабитов битеннән юнәлтелде)
Габделхәй Сабитов белән бутамагыз.
Хәй Сабитов | |
---|---|
Туган | 15 сентябрь 1915 Яңа Каенсар, Петропавел вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 24 декабрь 1993 (78 яшь) Ижау, Россия |
Әлма-матер | Удмурт дәүләт университеты һәм А. М. Горький ис. Әдәбият институты |
Һөнәре | шагыйрь |
Хәй Сабитов (удм. Гай Сабитович Сабитов, 15 сентябрь 1915, Яңа Каенсар, Петропавел вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 24 декабрь 1993 (78 яшь), Ижау, Россия) — удмурт телендә иҗат иткән шагыйрь, җырлар авторы, тәрҗемәче, УАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1956), СССР язучылар берлеге әгъзасы (1965). Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә иткән.