Гайморит —өске казналык куышлыгының лайлалы катлавы ялкынсынуы. Үзенчәлекләренә күрә каты, уртача каты һәм даими төрләрен аералар. Салкын тию, грипп, томау һ.б. инфекцион авырулар, шулай ук борын куышлыгы һәм черегән тештән ялкынсыну җәрәннәрнең Гаймор куышлыгына таралуы, кайвакыт өске теш казнасы сөягенең имәгнүе сәбәп була. Каты гайморитны вакытында дәваламау яки дәвалап җиткермәү, кайвакыт аллергия нәтиҗәсендә даими гайморитның килеп чыгуы мөмкин. Гайморит белән авыручы хәлсезләнә, яңак сөякләре шешенә, температурасы күтәрелә, өске теш казнасы һәм башы авырта, башын борганда авырлык була, борыны томалана; күбесенчә борынның бер яктан эрен яки лайла ага, борыннан сулыш алу кыенлаша. Ярымкаты һәм даими гайморитта авыру галәмәтләре шулхәтле көчле түгел. Даими гайморитның кайвакыт яшерен формада үткәнлектән, сепсис, менингит, баш мие абсцессы кебек җитди өзлегүләрнең килеп чыгуы мөмкин.

Гайморит
Сурәт
Саклык белгечлеге оториноларингология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Моксифлоксацин[d][1][2], Ципрофлоксацин[d][1][2], Цефуроксим[d][1][2], loracarbef[d][1], cefdinir[d][1][2], (E)-cefprozil[d][1], dexbrompheniramine[d][1], Gatifloxacin[d][1], Нафазолин[d][1], Левофлоксацин[d][1], Гвайфенезин[d][1], trovafloxacin[d][1], Кларитромицин[d][1][2], амоксициллин[d][1], (+)-Псевдоэфедрин[d][1], Тетризолин[d][1], penicillin v potassium[d][1], sulfamethoxazole / trimethoprim[d][2], Доксициклин[d][2], mometasone[d][2], Флутиказон[d][2], лоратадин[d][2], Азитромицин[d][2], azelastine / fluticasone[d][2], Фексофенадин[d][2], Ибупрофен[2], Клиндамицин[d][2], levofloxacin hemihydrate[d][2], Азеластин[d][2], Метилпреднизолон[d][2] һәм Цетиризин[d][2]
WordLift сылтамасы data.wordlift.io/wl01714/entity/sinusitis[3]
ICD-9-CM 461[4][5] һәм 461.9[4][5]
ICPC 2 идентификаторы R75
NCI Thesaurus идентификаторы C128411[4] һәм C35024[5]
 Гайморит Викиҗыентыкта

Гайморитны кисәтү өчен организмны чыныктыру, спорт билан шөгыльләнү, саф һава һәм су мөгаләҗәләрдән (процедуралардан) файдалану, шулай ук томау, теш черүе һ.б. авыруларны үз вакытында дәваларга кирәк.

Каты гайморитта төрле дарулар языла, даим гайморитны дәвалау өчен нигездә (хирургик ысул кулланыла.

Гадәттә яз көннәрендә салкын тиеп авыручыларның саны артып китә. Бу бер дә гаҗәп түгел, һава торышының бик еш үзгәреп торуы, аякларның юешләнүе, вакытыннан алда җәйге киемнәргә күчү, баш киемсез йөрү, бо­ рынга томау төшү еш кына салкын тиеп интегүләргә китерә. Тора-бара бу халәт җитдирәк авыру—гайморит (өске казналык куышлыгының лайлалы катламы ялкынсыну) авыруына китерергә мөмкин.

Гайморит киң таралган чир, еш кына салкын тигәннән соң, грипп авы­ руының катлаулануы буларак барлыкка килә. Кариес белән бозылган тешләр дә инфекция чыганагы булып, торырга мөмкин. Борын бүлгесенең кәкрелеге, аденоидлар, борынга аллергик томау төшүдә авыруга сәбәп була ала. Белгечләр тәкъдим иткәндә, аденоидны балачакта ук алдыру яхшырак.

Беренче тапкыр гайморит авыруы симптомнарын XVII гасырда инглиз табибы Гаймор язган, аның хөрмәтенә борын куышлыклары һәм аларның ялкынсыну чиренә табиб исемен биргәннәр. Кешедә гаймор куышлыклар икәү — уң һәм сул якта, алар борын куышлыгы белән тоташкан.

Борын куышлыгында ялкынсыну процессы патоген микроорганизмнар керүдән башланып китә. Кискен гайморит төрле көчтәге авыртулар белән сиздерә, алар чигәгә, йә битнең ярты ягына күчәргә мөмкин. Бу вакыт лайлалы тышчаның шешенүе нәтиҗәсендә борын юллары тарая һәм борын аша сулау авырая. Борыннан агу гадәттә берьяклы: әүвәл бүлендекләр сыек, тора-бара алар куера, ябышучан, эренлегә әйләнә. Кайвакыт шунда ук эрен бүленеп чыга башлый. Болардан кала, авыруның температурасы күтәрелә, ул туңып калтырый, аның гомуми хәле начарлана. Ялкынсыну 3-4 атна дәвам итә. Вакытында табибка күренеп, дөрес дәваланмаганда, авыру бик озак дәвам итеп, хроник формага күчәргә мөмкин.

Хроник гайморит авыруы иммунитет көчсезләнүдән, чирнең кабатланып торуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Чирнең тынычлык чорында авыруның хәле әллә ни борчу тудырмый, ул табибларга сирәк мөрәҗәгать итә, чөнки борындагы мондый үзгәрешләргә күнегә башлый. Процесс катлауланып киткәндә, температура күтәрелеп, гомуми халәт начарлана, яңакта авыртулы кабарган урыннар барлыкка килә, күз кабаклары шешенеп чыга, баш авырта.

Безнең борын — искиткеч сизгер фильтр, ул үпкәләрне тышкы зарарлы факторлардан саклый. Бер тәүлек дәвамында борын үзе аркылы 10 мең литр һаваны уздыра һәм чистарта. Ул үпкәләргә керүче һаваны җылыта һәм дымландыра. Барлык процессларда гаймор куышлыгы да катнаша. 1 Табигать борын тирәсендәге куышлыкларны безнең тормышыбызны җиңеләйтер өчен уйлап тапкан. Әгәр куышлыклар урынында тоташ сөяк булса, безгә башны күтәрергә дә авыр булыр иде. Борын куышлыкларның халәте тавышыбызга да тәэсир итә, чөнки борынга гади томау төшсә дә, . кешенең тавыш тембры үзгәрә. Борын аркылы һава сулаганда, борын эченә тузан, бактерияләр, вируслар утыра, һава тамак өсте куышлыгына : бик җиңел үтеп керә, ә аңа гаймор куышлыгы тоташа.

Русиядә кайберәүләребез үзләре белгәнчә дәваланырга, гаиләдәге баш- каларны да шулай дәваларга ярата. «Нигә табибка барып торырга, барлык кирәкле даруларны даруханәләрдә табып була», — дип әйтүчеләр дә аз ’ түгел бүген. Андыйлар: «Дәвалау бер дә катлаулы түгел, авыру узып киткәнче тамыз», — дип борынга төрле дарулар тамыза бирәләр. Ләкин бар ; да алай гади генә түгел шул. ; Кайбер очракларда дәвалый башлаганчы дөрес диагноз кую да шактый ; катлаулы. Кайберәүләр айлар буе барган томауның хроник гайморит ; симптомы икәнлеген аңлап бетерми. Ялкынсынган гаймор куышлыклары ! белән йоклаганда, үпкәләргә кислородның җитәрлек дәрәҗәдә кермәве аркасында барлыкка килгән баш авырту һәм ис сизү бозылу арасында : бәйләнеш булуын искәрә алмыйлар. Дөрес диагнозны табиб кына куя ала.

Русия табиблары безнең илдә борын, борын куышлыгы авырулары бе- з лән һәр унынчы кеше интегә дип саный. Проблемалар бик күп. Борын бүлгесенең кәкрәюе, аденоидлар булу борын эчендә һава йөрешен тоткарлыйлар. Аз гына салкын тисә дә барлыкка килгән патологик процесс үзенең явыз эшен башкара тора. Гадәттә сулыш юллары борын куышлыгын юдырып торучы лайланы үзләре ясый һәм соңыннан ул масса борын аша чыгарыла. Салкын тигәндә, туңганда, лайлалы катлам шешә, бүлтәя, кан тамырлары тарая. Ә без төрле тамчылар белән лайла чыгасы юлны ябабыз. Организм тәүлегенә 1,5 литр лайла ясый, ә авырганда тагын да күбрәк ясала, бу лайла өчен агып чыгу юллары ябыла һәм лайла борын тирәсендәге куышлыкларга : агып керә башлый. Беренче булып борынга иң якын урнашкан челтәрле гаймор куышлыклары тула. Җыелган массада микроблар үрчи башлый . һәм «гади» генә томау төшү дә гайморит авыруына китерә. Табиблар теле ' белән икенче төрле әйткәндә, бу авыру эренле синусит дип атала.

Томау ике атнадан артыкка сузылса, авыз-борында тыңкышлык барлыкка килсә, йөткергәндә, төчкергәндә борын тирәсендә авырлык сизсәгез, борыннан чыккан бүлендекләр ябышкак була башласалар, баш авыртса, тавышта борын тыңкышлыгы барлыкка килсә, температурагыз даими рәвештә 37-38 градус булып торса, төнлә көчәя торган йөткерү, арыганлык, кәеф үзгәреп торуы күзәтелсә, борын яны куышлыгы бүлендекләр белән тулып ялкынсыну башлануы турында уйларга кирәк. Бу симптомнарга тамак төбе авырту, лимфа төеннәренең авыртып зураюы да өстәлә.

Гадәттә табиб авыруны рентгенга җибәрә, борыннан чыккан бүлендек- ләргә бактериологик анализ ясыйлар. Кайбер очракларда тикшерү өчен компьютерлы томография һәм эндоскопия методларын кулланалар.

Үз вакытында диагноз куеп дәвалый башламасаң, эренле массалар гаймор куышлыгыннан якын-тирәдәге бүтән куышлыкларга да күчәргә мөмкин.

Эренле масса кайвакыт күз чокырына агып чыга һәм анда флегмона йә абсцесс барлыкка килү куркынычы туа. Гайморит авыруы үзенең башка органнарны зарарлавы белән дә куркыныч, мәсәлән: * микроблар баш мие ярысына эләгеп аны ялкынсындырырга (менингит) мөмкин, кайвакыт борынның ис сизүе югала; *бит нервы зарарлануы (невралгия) булырга мөмкин; *авырулар бик еш баш авырту белән интегә; *сирәк очракларда колакның ишетү функциясе начарлана.

Гайморитны дәвалау ысуллары аз түгел. Авырулар табибларга вакытында мөрәҗәгать иткәндә, дәвалауны операциясез, авыртуларсыз уздырырга була.

Табиб авыртуны басучы, ялкынсынуга каршы, шешне киметүче дарулар билгели. Хроник гайморит булган очракта, гаймор куышлыгын дарулар белән юдырыр өчен, тишем ясарга тәкьдим итәргә мөмкиннәр. Температура югары булганда, антибиотиклар билгелиләр. Гадәттә авыру 10-14 көннән чигенә. Оториноларингологлар әйтүенчә, авыруны дәвалаганда, операция ясар хәлгә җиткермәс өчен, борынга томау төшүнең ничек барганын күзәтү, кирәкле тәртипләрне саклау мөһим. Әйтик, кан тамырларын тарайта торган даруларны 7 көннән артык кулланырга ярамый. Әгәр дә элек эренле синусит белән авырган булсагыз, компьютерлы томография уздырып, патологик процессның тирәнлеген белергә кирәк. Күп вакытта табиблар үз-үзләрен дәвалаган кешеләрне хроник авырулар дип исәплиләр.

Дәвалауны нәтиҗәлерәк итү өчен күп итеп сыеклык эчәргә кирәк, ул борын куышлыкларына җыелган секретны чыгарырга ярдәм итә. Тәмәке тартмаска, алкогольдән тыелып торырга киңәш ителә. Ингаляцияләр ясар- ' га, булдыра алган кадәр борын аша суларга кирәк. Авыз аша сулаганда, борын куышлыкларында бактерияләр үрчү активлаша.

Кайбер файдалы процедуралар турында берничә сүз. Борын эчен юдыру— бу процедура борынны бүлендекләрдән чистарта, лайлалы тышча функциясен . торгызырга ярдәм итә. Моның өчен 1 стакан кайнаган суга 1 чәй кашыгы диңгез тозы алына. Яшел чәйне кайнаталар һәм 15-20 минутка суынырга куялар. Ике эремәне кушалар. Борынны 38 градустагы 100-250 мл эремә белән 1 -2 атна дәвамында көненә 2-4 тапкыр юдырырга кирәк. Борын куышлыгын юдыра башлаганчы, бик яхшы итеп сеңгереп, борын эчен чистартырга кирәк.

Гайморит кире кайтырга ярата. Ничек итеп аның кабатлануыннан коты­ лырга? Моны булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: *булдыра алган кадәр ешрак сеңгерегез; *салкын тиеп авырган, көчле томау төшеп интеккән кешеләр белән аралашырга тырышмагыз; *тузанлы урыннардан читтәрәк булырга тырышыгыз, тузан, пычрак борынның лайлалы тышчасын ярсыта.

Хайваннарда үзгәртү

Гайморит вакытында ялкынсыну процессы сөяк өстенә һәм сөяккә тарала. Гайморит атларда һәм этләрдә, сирәгрәк башка хайваннарда күзәтелә.

Этиология. үзгәртү

Кискен һәм хроник, катараль (сероз) һәм үлекле гайморит була. Үлекле гайморитның сәбәпләре: үлекле ринит, фронтит, йогышлы авырулар (сака, сап), тешләр кариесы, үлекле альвеоляр периодентит. Яшь хайваннарда гайморит рахит нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Өске казналык сөякләре сыну, үтәли чыккан яралар, утлы корал белән яралану травмалы гайморит китереп чыгаруы ихтимал. Еш кына гайморит барлыкка килүгә азык кисәкчекләре һәм паразитларның куышлык эченә керүе, шулай ук шешләр таркалу (карцинома, саркома), актиномикоз, ботриомикоз сәбәп була.

Дәвалау. үзгәртү

Кискен катараль гайморитның башлангыч стадиясендә ментол парлары ингаляциясе билгелиләр, эчкә сульфаниламидлар бирәләр, мускулга бензилпенициллин, стрептомицин кертәләр, маңгай куышлыгын һәм борын өлкәсен соллюкс һәм Минин лампалары белән нурландыралар, УВЧ яки диатермия кулланалар. Озакка сузылган кискен һәм хроник гайморит вакытында трепанация (сөяк тукымасына тишем ясау) яхшы нәтиҗәләр бирә. Куышлыкны трепанацион тишем аша бор кислотасының җылы эремәсе (2 — 3% лы), калий перманганаты (1:1000), этакридин лактаты (1:1000) белән юдыралар, шуннан соң куышлыкка бензилпенициллин, стрептомицин, синтомицин салалар. Коры шешләрне, бөртек- лесыман тукыманы, полипларны пычак, очлы элмәк (кюретка) белән өзеп алалар, соңыннан сөртеп яндыралар. Одонтоген гайморит булганда, кариеслы тешне алып ташларга, авыз куышлыгын йогышсызландыру эремәләре белән чайкарга киңәш итәләр.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.