Гайк Степанович Киракосян (1962 елның 31 гыйнвары, ССРБ) — әрмән оператор-куючысы.

Гайк Киракосян
Туган 31 гыйнвар 1962(1962-01-31)[1] (62 яшь)
СССР
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре оператор-куючы

Тормыш юлы үзгәртү

Киракосян ССРБда 1962 елда туган. Әтисе инженер-конструктор, ә әнисе инженер-электрончы була. Кинематографка карата кызыксыну малайның 11 яшендә, сәнгать мәктәбендә фото һәм кино осталыгын өйрәнә башлагач, туган. Соңрак ул Владимир Монахов җитәкчелегендә Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында(рус.) (ВГИК) белем алуны дәвам итә. Киракосян 1984 елда ВГИКны тәмамлый[2].

Студент чагында Гайк Киракосян Леонид Калашников, Альберт Явурян һәм Левон Атоянц кебек операторларның ассистенты булып эшләгән. Укуны тәмамлагач, ул шунда ук белгечлек буенча эшли башлый, шул ук вакытта (1987 елдан 1991 елга кадәр) Ереван дәүләт театр һәм кино институтында укытучы була.

1986—1993 елларда Гайк Ереванда «Арменфильм» киностудиясендә эшли. 1987—1991 елларда параллель Ереван дәүләт педагогика институтының мәдәният факультетында «Фотокомпозиция» курсын алып бара. 1994—1999 елларда — МПС телекомпаниясенең операторы, Paradise Production компаниясенең монтажчысы һәм Мәскәү ВКТ телеканалында режиссёр.

2000 елда Киракосян Истамбулга (Төркия) күчә. Шул ук вакытта ул Төркиядә, Россиядә һәм Әрмәнстанда фильмнар һәм клиплар өстендә дә эшләгән. Гайк тугыз тапкыр төрле халыкара кинофестивальләрдә «Иң яхшы оператор» исеменә лаек була. 2006 елдан ул Истанбулдагы Kadir Has University университетында, шулай ук Plato College of Higher Education көллиятендә операторлык осталыгын укыта.

Киракосян Мармара (Истанбул) һәм Билкент (Әнкара) университетларында, 6.45 арт-клубында (Искешәһәр), Бурсада халыкара кинофестивальдә, шулай ук 2007 елдан 2010 елга кадәр Атыйф Йылмаз исемендәге Төркия милли киномәктәбендә лекцияләр белән чыгыш ясый.

2008 елда Киракосян «Алтын кузы» (Адана) кинофестиваленең жюри әгъзасы, 2014 елда — «Алтын әфлисун» фестивалендә (Анталия), ә 2017 елда Малатьяда халыкара кинофестивальнең жюри әгъзасы була.

1991 елдан Гайк Киракосян Россия Кинематографистлар берлеге һәм Россия Кинооператорлары гильдиясе әгъзасы булып тора. Моннан тыш, Киракосян — Төркия Кинооператорлары гильдиясе һәм идарәсе әгъзасы, шулай ук Россия һәм Төркиядән IMAGO әгъзасы. Ул әрмән, инглиз һәм төрек телләрен иркен белә.

Киракосян хезмәтләре арасында Coca-Cola, Fanta, Pepsi, Microsoft, Nescafe, Nestle, Vodafon, Gilette, Nike, Total һ. б. брендлар өчен 500 дән артык реклама роликлары бар[3].

2020 елның октябрендә Россия экраннарына Гайк Киракосян төшергән «Кольская сверхглубокая» триллеры чыга. Фильм тикшеренүчеләр төркеменең планетаның чынлыкта булган һәм иң тирән скважинасына төшеүнә багышланган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Hayk Kirakosyan
  3. Киракосян Гайк Степанович