Габриэль Атталь

Франция сәясәтчесе, премьер-министр (2024 елдан)

Габриэль Атталь (фр. Gabriel Attal; 1989 елның 16 марты, Франция, Кламар) ― Франция дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2024 елның 9 гыйнварыннан Франция байрагы Франция премьер-министры. Франциянең милли мәгариф һәм яшьләр эшләре министры (2023―2024). 34 яшендә Бишенче республика чорының иң яшь премьер-министры.

Габриэль Атталь
Франция премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2024 елның 9 гыйнвары
Президент Эммануэль Макрон
Аңа кадәр Элизабет Борн
Франциянең милли мәгариф һәм яшьләр эшләре министры
Вазыйфада
2023–2024
Аңа кадәр Пап Ндиайе
Шәхси мәгълүмат
Туган 16 март 1989(1989-03-16) (35 яшь)
Франция, Кламар
Сәяси фирка «Яңарыш»
Әни Мария де Курис[d][1]
Әти Ив Атталь[d][2]
Белем Institut d'études politiques de Paris

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1989 елның 16 мартында Кламарда туган, 2013 елда Institut d'études politiques de Paris (Сәяси тикшеренүләр институтын) (Париж) дәүләт идарәсе магистры дәрәҗәсе белән тәмамлаган[3]. Әнисе ― Мари де Курисс, Одессадан качкан ак эмигрантлар нәселеннән, православие динендә, улын да чукындырган. Әтисе, Ив Атталь, Тунисның яһүд гаиләсендә туган[4].

2006 елда Социалистик партиягә керә, 2007 елда президент сайлауларында Сеголен Руаяль кандидатурасын хуплый, 2012 елда Марисоль Турен аппаратында эшли башлый. 2014 елда Ванв шәһәре муниципаль советына сайлана, 2016 елда яңа партиягә («Ренессанс !») күчә һәм 2017 елгы президент сайлауларында Эммануэль Макронны яклый. 2017 елда парламент сайлаулары нәтиҗәләре буенча О-де-сен департаментындагы 10нчы сайлау округыннан Франция Милли җыелышына сайлана, 2018 елның гыйнварында «Алга, Республика!» президент партиясенең рәсми вәкиле була, 2018 елның 18 октябрендә Эдуар Филиппның икенче хөкүмәтендә Милли мәгариф министрлыгының Дәүләт секретаре итеп билгеләнә[5] (яшьләр һәм мәшгульлек проблемалары буенча кураторлык итә[6]).

2020 елның 6 июлендә Жан Кастекс хөкүмәте формалашканда аның рәсми вәкиле итеп билгеләнә[7].

2022 елның 20 маенда Элизабет Борн хөкүмәтендә икътисад һәм финанс министры каршындагы Иҗтимагый хисаплар министры-делегаты итеп билгеләнә[8]. 2022 елның 4 июлендә Борнның икенче хөкүмәте формалашканда элеккеге вазыйфасын саклап кала[9].

2023 елның 20 июлендә Хөкүмәттә кадрлар алмаштыру сериясе барышында Милли мәгариф һәм яшьләр эшләре министры портфелен ала[10]. 2023 елның 23 августында Атталь мәктәп директорлары киңәшмәсендә уку йортларында традицион мөселман хатын-кыз киемнәрен киюне тыю турында игълан итә[11]. «Мөселманнарның хокуклары өчен гамәл» ассоциациясе (Action Droits des Musulmans) министрның бу карарына протест белдерә, ләкин 7 сентябрьдә Франция Дәүләт Советы әлеге чараны конституцион дип таный[12].

2024 елның 9 гыйнварында Франция Президенты Эммануэль Макрон, Элизабет Борн отставкасыннан соң, Аттальны премьер-министр итеп билгеләгән[13]. 34 яшендә Бишенче республика чорының иң яшь премьер-министры була[14].

Шәхси тормышы үзгәртү

Яшь чагында җырчы Джойс Джонатан[d] белән якын мөнәсәбәтләрдә була, әмма министр итеп билгеләнү вакытына евродепутат Стефан Сежурне[d] белән мөнәсәбәтләрдә тора[15]. 2018 елда аның сексуаль ориентациясен элеккеге сыйныфташы, хәзерге юрист һәм сәяси активист Хуан Бранко ачкан[16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://actu.gala.fr/l_actu/news_de_stars/gabriel-attal-a-34-ans-qui-est-sa-mere-marie-de-couriss_515694
  2. Каталог Немецкой национальной библиотеки
  3. Gabriel Attal. Voici. әлеге чыганактан 2022-05-08 архивланды. 2022-05-08 тикшерелгән.
  4. AFP: Атталь является наиболее вероятным преемником Борн на посту премьера Франции. ТАСС (9 января 2024)
  5. Gabriel Attal. Gala. әлеге чыганактан 2022-05-08 архивланды. 2022-05-08 тикшерелгән.
  6. Sarah El Haïry, une jeune Modem pour remplacer le jeune Gabriel Attal. Liberation (2020-07-26). әлеге чыганактан 2022-05-22 архивланды. 2022-05-22 тикшерелгән.
  7. Remaniement : qui sont les ministres du gouvernement Castex. Le Figaro (2020-07-06). әлеге чыганактан 2020-07-07 архивланды. 2022-05-08 тикшерелгән.
  8. Colonna, Darmanin, Abad, Ndiaye, Montchalin, Lecornu... Voici la composition du nouveau gouvernement Borne. Le Journal du Dimanche (2022-05-20). әлеге чыганактан 2022-05-20 архивланды. 2022-05-22 тикшерелгән.
  9. Voici le nouveau gouvernement d'Élisabeth Borne. Le Journal du Dimanche (2022-07-04). әлеге чыганактан 2022-07-04 архивланды. 2022-07-10 тикшерелгән.
  10. Les Décodeurs (2023-07-20). Remaniement : qui sont les membres du nouveau gouvernement d’Elisabeth Borne ?. Le Monde. 2023-07-21 тикшерелгән.
  11. Stéphanie De Muru (2023-08-27). L’école sous le poids des abayas. Le Journal du Dimanche. 2023-09-08 тикшерелгән.
  12. Le Conseil d'État valide l'interdiction de l'abaya dans les établissements scolaires. Le Journal du Dimanche (2023-09-07). 2023-09-08 тикшерелгән.
  13. Antonin André (2024-01-09). Gabriel Attal à Matignon : incarnation du renouvellement et d’un retour à la IIIe République. Le Journal du Dimanche. 2024-01-09 тикшерелгән.
  14. Louis Valleau et Stanislas de Livonnière (2024-01-09). Remaniement : à 34 ans, Gabriel Attal devient le plus jeune Premier ministre de la Ve République. Le Parisien. 2024-01-09 тикшерелгән.
  15. Anastasia Wolfstirn (2023-07-21). Gabriel Attal ministre : une célèbre chanteuse a été l’un de ses premiers amours !. Gala. 2023-07-21 тикшерелгән.
  16. Juan Branco a-t-il une «haine quasi-obsessionnelle» à l’endroit de Benjamin Griveaux ?

Сылтамалар үзгәртү