Габбәс I (фар. شاه عَباس بُزُرگ; әзери. I Abbas Səfəvi, (27 гыйнвар 1571(15710127), Һәрат19 гыйнвар 1629, Казвин) — Иран шаһы (1587-1629), гаскәрбашы. Сәфәвиләр династиясеннән. Габбәс I үз хакимлекнең беренче елларныда ук дәүләттәге эчке таркаулыкка чик куеп, үзәкләшкән дәүләт төзүгә керешкән; мөнтәзәм гаскәр төзеп, Әзербайҗан һәм Хөрәсән (1598), Бәхрәйн (1602), Кандаһар (1621), Хөрмүз утравын (1622) һәм Гыйракны (1623) үзенә буйсындырган. Габбәс I дәверендә Сәфәвиләр дәүләте башкаласы Казвиннан Исфаханга күчерелгән (1598), яңа шәһәрләр, юллар, күперләр, кәрвансарайлар, кирмәннәр төзелгән, күпләп каналлар салынган. Габбәс I Бохара ханлыгы, Рәсәй, Англия, Аустрия, Испания, Нидерланд һәм башка дәүләтләр белән сәүдә һәм сәяси мөнәсәбәтләр урнаштырган. Габбәс I дәверендә Иран көчле үзәкләшкән дәүләткә әйләнгән. Иранда аны «бөек» дип ихтирам итәләр.

Габбәс I
Туган телдә исем фар. شاه عباس صفوی
Туган 27 гыйнвар 1571
Һәрат
Үлгән 19 гыйнвар 1629(1629-01-19)[1][2] (57 яшь)
Мазандаран, Иран
Күмү урыны Imamzadeh Habib ibn Musa (Kashan)[d]
Ватандашлыгы Сефевидское государство[d]
Һөнәре сәясәтче, монарх, Губернатор
Җефет Yakhan Begum[d], Princess Marta of Kakheti[d] һәм Q100257858?
Балалар Мухаммад Бакер Мирза[d] һәм Soltan Mohammad Mirza[d]
Ата-ана
Кардәшләр Хамза-Мирза[d]

 Габбәс I Викиҗыентыкта

Искәрмәләр үзгәртү