ГУЛАГ
(ГУЛаг битеннән юнәлтелде)
Лагерьларның һәм тоткынлык урыннарының баш идарәсе (рус. Главное управление лагерей и мест заключения, ГУЛаг) — 1930—1960 елларда булган массакүләм ябылуда булу урыннары белән идарә иткән ССРБ ЭЭХК, соңрак ЭЭИ, юстиция министрлыгының бүлекчәсе.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/51/Gulag_Location_Map.png/400px-Gulag_Location_Map.png)
1930 елның 24 апрельдагы Берләшкән Дәүләт Сәяси Идарәсенең боерыгы буенча Лагерьларның идарәсе барлыкка килә.
- Идел тимеръюл хезмәт һәм төзәтү лагере (рус. Волжский железнодорожный ИТЛ) — 1942-1943 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Казан шәһәрендә урнашкан. Тоткыннар саны — 5400 кешегә кадәр; алар Казан — Сембер тимер юлы төзелешендә һәм авыл хуҗалыгында хезмәт иткәннәр.[2]
- Казан нефть эшкәртү заводының хезмәт һәм төзәтү лагере (рус. ИТЛ Казанского нефтеперерабатывающего завода) — 1952-1953 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Казан шәһәрендә урнашкан. Тоткыннар саны — 500 кешегә кадәр; алар Казан нефть эшкәртү заводының төзелешендә хезмәт иткәннәр.[3]
- Зөя лагерь бүлкечәсе (рус. Свияжское ЛО) — 1947-1948 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Зөя станциясе тирәсендә шәһәрендә урнашкан. Тоткыннар саны — 500 кешегә кадәр; алар тимеръюл төзелеше лагерьларның баш идарәсенең (ГУЛЖДС) №1 заводында хезмәт иткәннәр.[4]
- Татспецнефтестройның № 1 төзелешенең хезмәт һәм төзәтү лагере (рус. ИТЛ Строительства № 1 Татспецнефтестроя) — 1952-1953 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Әлмәттә урнашкан. Тоткыннар саны — 2300 кешегә кадәр; алар неефть эшкәртү сәнәгатенең предприятеләре төзелешендә хезмәт иткәннәр.[5]
- Татспецнефтестройның № 2 төзелешенең хезмәт һәм төзәтү лагере (рус. ИТЛ Строительства № 2 Татспецнефтестроя) — 1952-1953 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Яңа Писмән авылында урнашкан. Тоткыннар саны — 1300 кешегә кадәр; алар нефть эшкәртү сәнәгатенең предприятеләре төзелешендә хезмәт иткәннәр.[6]
Чыганаклар
үзгәртү- Рус Википедиясе
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://www.memo.ru/history/NKVD/GULAG/maps/rus07.htm
- ↑ http://www.memo.ru/history/NKVD/GULAG/maps/l175.htm
- ↑ http://www.memo.ru/history/NKVD/GULAG/maps/l174.htm
- ↑ http://www.memo.ru/history/NKVD/GULAG/maps/l173.htm
- ↑ http://www.memo.ru/history/NKVD/GULAG/maps/l225.htm
- ↑ http://www.memo.ru/history/NKVD/GULAG/maps/l226.htm
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|