Вятка дәүләт университеты

Киров вузы (РФ)

Вятка дәүләт университеты (рус. Вятский государственный университет) — Киров өлкәсенең административ үзәге Киров шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. 1963 елда нигез салынган. Төбәкнең терәк университетларыннан берсе[3].

Вятка дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1963
Сурәт
Эшчәнлек өлкәсе югары белем[d][1] һәм фәнни тикшеренү[1]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Киров
Укучылар саны 25 000
Ана ширкәт Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[2]
Алыштырган Нократ дәүләт һуманитар университеты[d][2]
Рәсми веб-сайт vyatsu.ru
Карта
 Вятка дәүләт университеты Викиҗыентыкта

Вятка дәүләт университеты
Халыкара исемнәр
Vyatka State University
Элеккеге исем
Киров политехника институты
Эшләү еллары 1963
Ректор Валентин Николай улы Пугач
Укытучылар
1000
Укучылар 20 662 (2019 ел)
Адрес 610000, Россия, Киров, Мәскәү ур., 36
Сайт vyatsu.ru

1955 елда Лепсе заводы җитәкчелеге инициативасы белән Кировта Бөтенсоюз читтән торып уку энергетика институтының (рус. ВЗЭИ) уку-консультация пункты (УКП) оештырыла.

1963 елда УКП Киров читтән торып укулы политехника институты (КЗПИ) итеп үзгәртеп корыла. 1968 елда КЗПИ Киров политехника институты (КирПИ) итеп үзгәртелә.

1991 елда институт беренче дәүләт аттестациясен уза. 1992 елда КирПИда аспирантура ачыла.

1994 елда Киров политехника институты Вятка дәүләт техник университеты итеп үзгәртелә.

1996 елда университет докторантурасы ачыла.

2001 елда университетка классик университет статусы бирелә — ВятДТУ Вятка дәүләт университеты итеп үзгәртелә.

2002 елда вузда беренче магистратура ачыла.

2008 елда «HP» суперкомпьютеры нигезендә исәпләү үзәге булдырыла.

2009 елда химия факультетында үзенең техник җиһазланышы буенча уникаль булган «Полимер материалларның фәнни-белем бирү үзәге» булдырыла.

2013 елда, структур бүлекчә буларак, инновацион белем бирү лицее булдырыла[4].

2015 елда вузның структур бүлекчәсе сыйфатында Вятка дәүләт гуманитар университеты кушылган[5].

Ректорлар

үзгәртү
  • Пётр Захар улы Мосунов (1963—1965)
  • Борис Илья улы Краснов, (1965—1973)
  • Василий Яков улы Клабуков (1973—1981)
  • Василий Михаил улы Кондратов (1981—2005)
  • Евгений Василий улы Пименов (2005—2009)
  • Валентин Николай улы Пугач (2010 — х. в.)

Структура

үзгәртү

Университетта 75 кафедраны берләштергән 9 институт бар. Традицион һәм дистанцион формалар буенча укыту алып барыла, аларда 20 меңнән артык студент белем ала. Фәнни-педагогик хезмәткәрләр саны 1000гә якын кеше тәшкил итә, шуларның 105 е — фән докторлары һәм профессорлар, 581 е — фән кандидатлары һәм доцентлар, аспирантура һәм докторантура эшли, 1 диссертация яклау буенча махсус совет эшли.

Институтлар

үзгәртү
  • Биология һәм биотехнология институты
  • Политехника институты
  • Химия һәм экология институты
  • Математика һәм мәгълүмат системалары институты
  • Педагогика институты
  • Икътисад һәм менеджмент институты
  • Юридик институт
  • Гуманитар һәм социаль фәннәр институты
  • Россия һәм чит ил гражданнарына өзлексез белем бирү институты[6]

Факультетлар

үзгәртү
  • Төзелеш һәм архитектура факультеты
  • Электротехника факультеты
  • Технологияләр, инжиниринг һәм дизайн факультеты
  • Автоматика һәм исәпләү техникасы факультеты
  • Компьютер һәм физика-математика фәннәре факультеты
  • Педагогика һәм психология факультеты
  • Физик тәрбия һәм спорт факультеты
  • Икътисад һәм финанслар факультеты
  • Менеджмент һәм сервис факультеты
  • Тарих, сәяси фәннәр һәм мәдәният белеме факультеты
  • Филология һәм медиакоммуникацияләр факультеты
  • Лингвистика факультеты
  • Әзерлек факультеты
  • Инновацион белем бирү лицее
  • Көллият

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү