Врангель утравы
(Врангил утравы битеннән юнәлтелде)
Врангель утравы (рус. остров Врангеля, чук. Умӄилир — ак аюлар утравы) — Төньяк Боз океанындагы утрау, Көнбатыш Себер һәм Чукотка диңгезләре арасында.
...хөрмәтенә аталган | FETCH_WIKIDATA |
---|---|
Халык саны | 0 |
Сәгать кушагы | UTC+12:00 |
Җәгърафия | |
АТБ | Чукотка автономияле округы |
Ил | Россия |
Мәйдан | 7,600 км² |
ДДӨБ | 1096 метр |
Сулык | Төньяк Боз океаны |
Координатлар | 71.23°N 179.4°W |
Озынлык | 150 километр |
Мәйданы — 7300 км².
Утрауның иң биек ноктасы — 1096 м (Советская тавы), филлит, грәнит, гнейс, кристаллы сланецлардан төзелгән. Климаты суык. Гыйнварның уртача температурасы —21,3…—23,3°С; җәй салкын һәм кыска, июльнең уртача температурасы +2…+2,5°С. Табгате Арктика тундрасына хас. Котып станциясе бар (1926 елдан). 1976 елдан утрауда тыюлык оештырылган. Утрауга рус диңгез сәяхәтчесе Фердинанд Врангель исеме кушылган.
2004 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.