Владислав Шаһапов

Владислав Шәйхеләгъзәм улы Шаһапов (баш. Владислав Шәйхеләғзәм улы Шаһапов; 1948 елның 17 марты, Яңа Коты, Чакмагыш районы, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ) — Совет һәм Россия галим-механигы, педагог. Физика-математика фәннәре докторы (1989), профессор (1989). Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты (1991), академигы (2012).

Владислав Шаһапов
Туган 17 март 1948(1948-03-17)
Яңа Коты, Чакмагыш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 22 декабрь 2022(2022-12-22) (74 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУ механика-математика факультеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты, Тюменский научный центр СО РАН[d], Тюменский государственный университет[d] һәм Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Владислав Шаһапов 1948 елның 17 мартында Башкорт АССРның Чакмагыш районы Яңа Коты авылында туа[1].

Әтисе — Шәйхеләгъзәм Шаһапов, ике сугышта катнашкан, сугышчан хезмәтләре өчен орден белән бүләкләнгән. Әнисе —Вәсилә Шаһапова, авыл мәктәбендә математика укытучысы. Гаиләдә алты бала булган: өч улы һәм өч кызы, Владислав гаиләдә өлкән бала була.

1971 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. 1971—1974 елларда ССРБ Фәннәр Академиясенең Башкорт филиалының физика һәм математика бүлегендә эшли. 1974—1984 елларда Башкорт дәүләт университетының физика һәм математика факультетларында укыта.

1984 елдан 1988 елга кадәр — ССРБ Фәннәр Академиясенең Башкорт филиалының физика һәм математика бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр 1988 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Төмән фәнни үзәгендә күп фазалы мохитләрнең дулкын динамикасы лабораториясе мөдире, 1989 елдан Төмән дәүләт университетының күп фазалы системалар механикасы кафедрасы профессоры.

1995 елдан РФА Уфа фәнни үзәгенең Механика институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшли.

2001—2004 елларда — Стәрлетамак дәүләт академиясендәге гамәли математика һәм механика кафедрасы мөдире.

2005 елдан 2012 елга кадәр Бөре дәүләт социаль-педагогик академиясенең гамәли математика һәм механика кафедрасы профессоры. 2012—2017 елларда — Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалының югары һәм гамәли математика кафедрасы мөдире.

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән. Өч баласы бар:

  • кызлары — Нәфисә (1975), Диләрә (1986);
  • улы — Наил (1978).

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Физика-математика фәннәре докторы (1989), профессор (1989). 1991 елда Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, 2012 елда хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

6 доктор һем 55 фәннәр кандидатын әзерләгән; шул исәптән аның укучылары арасында академия институтының 1 директоры, 3 кафедра мөдире бар[2].

200 дән артык фәнни мәкаләләр һәм 1 китап автордашы, шул исәптән:

Сайланма хезмәтләр үзгәртү

  • В. Ш. Шагапов К теории распространения звука в тумане. Изв. АН СССР, Физика атмосферы океана. 1988. № 5. С. 506—512
  • В. Ш. Шагапов, Н. М. Хлесткина Акустика каналов с пористыми и проницаемыми стенками. Прикладная механика и техническая физика. 1996. Т.37. № 5. С.82-92
  • В. Ш. Шагапов, Г. Я. Галеева Взрывное истечение газо-насыщенной жидкости из трубчатых каналов и емкостей. Прикладная механика и техническая физика. 1999. Т. 40. № 1. С.64-73

Бүләкләр үзгәртү

  • Фән өлкәсендә БАССР комсомол өлкә комитеты премиясе (1978) — күп фазалы системалар механикасы буенча эшләр циклы өчен;
  • Россия Фәннәр академиясенең мактау грамотасы (2008);
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2018).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шагапов Владик(үле сылтама)
  2. Бунакова О. Из источника опасности — в энергию будущего 2020 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган. // Победа : газета. — 2014. — 8 февраля (№ 14 (11314)). — С. 2.

Әдәбият үзгәртү

  • Башкортостан: Краткая энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996.

Сылтамалар үзгәртү