Владимир Третьяков (1936)

Владимир Евгеньевич Третьяков (1936 елның 12 декабре, Тула2021 елның 8 гыйнвары, Екатеринбург) — совет һәм Россия математигы, җәмәгать эшлеклесе, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты. А. М. Горький исемендәге Урал дәүләт университеты ректоры (1993—2006) һәм президенты (2006—2011).

Владимир Третьяков
Туган телдә исем рус. Влади́мир Евге́ньевич Третьяко́в
Туган 12 декабрь 1936(1936-12-12)[1]
Тула, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 8 гыйнвар 2021(2021-01-08)[2] (84 яшь)
Екатеринбург, Россия[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Урал дәүләт университеты[d][1]
Һөнәре математик
Эш бирүче Урал дәүләт университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: РФА әгъза-корреспонденты[d] һәм профессор[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Владимир Третьяков 1936 елның 12 декабрендә Тула шәһәрендә туган.

1959 елда «механика» белгечлеге буенча Урал дәүләт университетының (УрДУ) физика-математика факультетын тәмамлый, 1962 елда аспирантураны тәмамлый, физика-математика фәннәре кандидаты (1966). Кандидатлык диссертациясенең темасы: «Хәрәкәтләрне каршы алу бурычы», фәнни җитәкче — Николай Красовский. 1963 елда Урал дәүләт университетының аспирантурасвн тәмамлап, университетта эшләргә кала. Физика-математика фәннәре докторы (1986), профессор (1987). Докторлык диссертациясенең темасы: «Стохастик һәм детерминистик дифференциаль уеннар». Урал дәүләт университеты математика-механика факультетының декан урынбасары (1968—1971) һәм деканы (1972—1976).

УрДУның фәнни эш буенча проректоры (1988—1993). 1993-—2006 елларда Урал дәүләт университеты ректоры. 1987 елдан информатика һәм идарә итү процесслары кафедрасы мөдире.

Куперманның хатыны — Лина Моисеевна (1937—2014), аның курсташы, соңрак аның кебек үк математика-механика факультетында укыткан. Никахта өч бала (уллары Сергей һәм Михаил, кызлары Любовь) туа.

2008 елның гыйнварында В. Е. Третьяков хөрмәтенә «VET» (№ 13479) кече планетасы аталган.

2021 елның 8 гыйнварында Екатеринбургта вафат була[3]. Широкореченск зиратында җирләнгән[4].

Бүләкләр үзгәртү

Владимир Третьяков Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Свердловск өлкәсе Губернаторы һәм Хөкүмәте грамоталары, Екатеринбург шәһәре башлыгы грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән:

  • «Чирәм җирләрне үзләштерү өчен» (1958 ел),
  • «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» (1970 ел),
  • «Хезмәт ветераны» (1997 ел).

1996 елда В. Е. Третьяков «Россия Федерациясе Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнә, ә 1997 елда аңа «Россия Федерациясенең Атказанган югары мәктәбе хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2000 елда аңа мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Президенты премиясе бирелә; 2005 елда компьютер куркынычсызлыгы буенча университет әзерлеген оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен II дәрәҗә «Мәгълүматны яклауның дәүләт системасын ныгыткан өчен» медале белән бүләкләнгән.

2008 елда Россия Президенты Указы белән Почёт ордены белән бүләкләнә.

Екатеринбург шәһәренең мактаулы гражданины.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 https://екатеринбург.рф/news/6990-lyudi-goroda-chlenkor-ran--pochetnyy-grazhdanin-ekaterinburga-vladimir-tretyakov
  2. 2,0 2,1 2,2 https://ural.aif.ru/society/ushel_iz_zhizni_pervyy_izbrannyy_rektor_urgu_vladimir_tretyakov
  3. В Екатеринбурге скончался профессор УрФУ Владимир Третьяков
  4. В Екатеринбурге простились с умершим экс-ректором УрГУ. Фото

Сылтамалар үзгәртү