Виктор Савельев (1963)


Виктор Алексеевич Савельев (1963 елның 1 гыйнвары, Әлмәт, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе (2014 елның 10 октябреннән 2017 елга кадәр). Геология-минералогия фәннәре докторы, профессор[1].

Виктор Савельев
Туган 1 гыйнвар 1963(1963-01-01) (61 яшь)
Әлмәт, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре сәясәтче
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре кандидаты[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Виктор Савельев 1963 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Әлмәт шәһәрендә туган.

1985 елда «нефть һәм газ ятмаларын разведкалау һәм геологиясе» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1991 елда ССРБ Фәннәр академиясе каршындагы Геология һәм янучан казылма эшкәртү институты аспирантурасын тәмамлый. Геология-минералогия фәннәре кандидаты.

1985—1986 елларда — Колпашево нефть-газ разведка экспедициясе геологы (Тум өлкәсе).

1986—1987 елларда — «ТатНИПИнефть» институтының (Бөгелмә, Татарстан АССР) эзләнү геологиясе бүлегенең инженеры, өлкән инженеры. 1988—1994 елларда — «ТатНИПИнефть» институтының кече фәнни хезмәткәре, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире. 1994 елдан геология лабораториясе мөдире. 1995 елдан 1999 елга кадәр — «УдмуртНИПИнефть» институтының (Ижау, Удмурт Республикасы) фәнни эшләр буенча директор урынбасары, яңа методлар һәм табышны интенсификацияләү бүлеге мөдире.

1999 елдан 2000 елга кадәр — Удмуртия Республикасының ягулык, энергетика һәм элемтә министры. 2000—2006 елларда Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары вазыйфасында эшли. 2006 елдан «Руснефть» НК ААҖндә Геология һәм нефть ятмаларын эшкәртү буенча вице-президент вазыйфасында эшли. 2008 елның мартында «Газпромнефть фәнни-техник үзәк» ҖЧҖен җитәкли. 2009 елның февралендә «Газпром нефть» ААҖнең Геология һәм эшләү дирекциясе җитәкчесе вазыйфасына күчкән. 2011 елда «Газпром нефть»ААҖнең геологик эзләнүләр һәм ресурслар базасын үстерү дирекциясен җитәкли. 2012—2013 елларда — «Славнефть» ААҖ нефть чыгару һәм геология буенча вице-президенты. 2013 елдан — «Геосервис» компанияләр төркеме ҖЧҖ президенты[2].

2014 елның 1 мартыннан 10 октябренә кадәр Удмуртия Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы. 2014 елның 10 октябреннән 2017 елга кадәр — Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе.

Исемнәр үзгәртү

Россия Табигый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Халыкара минералогия ресурслары академиясе академигы, РФ тау фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, Россия һәм Халыкара инженерлык академияләренең әгъза-корреспонденты.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Редакционная коллегия журнала "Нефтяное хозяйство"
  2. Виктор Савельев покинет пост и.о. председателя республиканского кабмина, archived from the original on 2022-01-09, retrieved 2022-01-09