Виктор Зубков (1941)

Виктор Алексеевич Зубков (1941 елның 15 сентябре, Арбат, Свердловск өлкәсе) — Россия сәясәтчесе, икътисадчы. 2012 елның 30 маеннан Газ экспортлаучы илләр форумы белән хезмәттәшлек буенча Россия Президентының махсус вәкиле[2].

Виктор Зубков
Туган телдә исем рус. Виктор Алексеевич Зубков
Туган 15 сентябрь 1941(1941-09-15)[1] (82 яшь)
Арбат[d], Кошва шәһәр бүлгесе, Свердловск өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт аграр университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, эшкуар, икътисадчы
Эш бирүче Gazprom
Сәяси фирка Бердәм Русия, Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Йортыбыз – Русия[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

 Виктор Зубков Викиҗыентыкта

Икътисад фәннәре докторы, 1991—2004 елларда — төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчесе урынбасары. 2001—2007 елларда — Россия финанс разведкасы җитәкчесе. 2007 елның 14 сентябреннән 2008 елның 7 маена кадәр — Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе[3]. 2008 елның 7 маеннан 8 маена кадәр һәм 2012 елда яңа хөкүмәт башлыгы билгеләнгәнче — Россия Хөкүмәте рәисе вазыйфаларын башкаручы. 2008 елның 12 маеннан 2012 елның 21 маена кадәр — Владимир Путин хөкүмәте составында Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. Газпромның директорлар советы рәисе. «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орденының тулы кавалеры. 2022 елдан АКШ санкцияләре астында[4].

Тормыш юлы үзгәртү

Виктор Зубков 1941 елның 15 сентябрендә Свердловск өлкәсенең Кошва районы Арбат бистәсендә туган, шунда ук мәктәпне тәмамлаган.

1958—1960 елларда — Мурманск өлкәсенең Мончегорск шәһәрендә «Североникель» комбинатының «Нитис-Кумужье» руднигының Мончегорск ремонт-механика заводы слесаре.

1960—1965 — Ленинград авыл хуҗалыгы институтында укый (Пушкин шәһәре, Санкт-Петербургның Пушкин районы).

1965—1967 елларда армиядә хезмәт итә.

1967—1985 елларда — Ленинград өлкәсе совхозларында бүлек идарәчесе, директор урынбасары, совхозлар берләшмәсе генераль директоры вазыйфаларында эшли.

1985—1991 елларда — Приозерск шәһәр Башкарма комитеты рәисе, Советлар Берлеге коммунистик фиркасенең Приозерск шәһәр комитеты беренче секретаре, СБКФ өлкә комитетының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге һәм аграр бүлек мөдире, Ленинград өлкә башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары[5].

1991—1993 еллар — Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитеты рәисе урынбасары (шул ук вакытта мэриянең Тышкы элемтәләр комитеты рәисе вазыйфасын Владимир Путин биләгән).

1993—1999 елларда — Россия Федерациясе дәүләт салым хезмәте җитәкчесе урынбасары — Санкт-Петербург шәһәре буенча дәүләт салым инспекциясе башлыгы.

1999 елда үз кандидатурасын Ленинград өлкәсе губернаторы постына тәкъдим итә (җыелган тавышларның 8,6% белән дүртенче урынны ала).

1999—2001 елларда — Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар буенча министры урынбасары — Россия Федерациясе Министрлыгының салымнар һәм җыемнар буенча идарәсе җитәкчесе.

2001—2004 еллар — Россия Федерациясе финанс министрының беренче урынбасары, Россия Федерациясе финанс мониторингы комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы.

2004—2007 елларда — Финанс мониторингы буенча Федераль хезмәт җитәкчесе.

2007 елның 12 сентябрендә — Россия Президенты Владимир Путин аның кандидатурасын Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе вазыйфасына тәкъдим иткән һәм 14 сентябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы аны әлеге вазыйфада раслаган (аның өчен 381 депутат тавыш биргән, каршы — 47)[6]. 2008 елның 8 маена кадәр Дәүләт Думасы Владимир Путинны әлеге вазыйфада раслаганчы постта кала.

2007 елның 4 октябреннән 2012 елның 25 маена кадәр — Россия Федерациясе Иминлек Советының даими әгъзасы[7].

2007 елның 15 октябреннән 2008 елның 27 маена кадәр — Россия һәм Беларусиянең Берлек дәүләтенең Министрлар Советы рәисе[8].

2008 елның 12 маеннан 2012 елның 21 маена кадәр — Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. РФ Хөкүмәтендә агросәнәгать комплексын, урман хуҗалыгын һәм балыкчылыкны үстерү мәсьәләләре буенча кураторлык иткән.

2008 елның 27 июненнән — «Газпром» ААҖ директорлар советы рәисе.

2008 елның 12 декабреннән[9] 2011 елның 19 августына кадәр — «Росагролизинг» ААҖ директорлар советы рәисе[10].

2010 елның 11 гыйнварыннан 2012 елның маена кадәр — икътисадый үсеш һәм интеграция буенча берләштерелгән хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары; таможня-тариф һәм тарифсыз җайга салу, тышкы сәүдәдә саклау чаралары буенча ярдәмче комиссия җитәкчесе[11].

2012 елның 7 маеннан 8 маена кадәр — РФ Хөкүмәте рәисе вазыйфаларын башкаручы.

2012 елның 30 маеннан — Россия Президентының газ экспортлаучы Илләр форумы белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле.

2012 елның гыйнварыннан 2014 елның мартына кадәр — «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ идарәсе рәисе һәм генераль директоры.

«Петербург диалогы» форумының Россия координация комитеты рәисе.

Рус православ чиркәвенең Воскресенск Яңа Иерусалим Ставрополь ирләр монастырен торгызу буенча хәйрия фонды идарәсе рәисе.

1967—1991 елларда СБКФ әгъзасы. 1995 елдан башлап «Безнең йорт — Россия» партиясе составына керә. 2000 елда Петербургның «Бердәмлек» партиясе берләшмәсе җитәкчесе вазыйфасын башкара. 2002 елдан «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары хәрәкәтенең Координация советына керә[12]. Россия Хөкүмәте рәисе итеп билгеләнгән вакытта партиясез була[13].

Гыйльми дәрәҗә үзгәртү

  • Икътисад фәннәре кандидаты. Диссертациянең темасы: «Ленинград өлкәсе мисалында минераль-чимал комплексының салым механизмын камилләштерү» (2000 елда Г. В. Плеханов исемендәге Санкт-Петербург дәүләт тау институтында якланган).
  • Икътисад фәннәре докторы. Диссертациянең темасы: «Россия Федерациясе җинаятьчел керемнәрне легальләштерүгә (юу) һәм террорчылыкны финанслауга каршы торуның халыкара системасында». 2010 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясендә якланган.
  • Россия федерациясенең беренче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Бүләкләр үзгәртү

  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2012)[14][15]
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2008 елның 19 сентябре) — дәүләтнең икътисадый сәясәтен уздыруга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[16]
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2006 елның 9 мае) — Россия Федерациясенең икътисадый мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[17]
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2000 елның 11 апреле) — дәүләт алдындагы казанышлары һәм икътисадый реформаларны тормышка ашыруга зур өлеш кертүе өчен[18]
  • Александр Невский ордены (2015)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1981)
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1975)
  • «Хезмәт ветераны» медале (1986)
  • Россия Федерациясенең Атказанган икътисадчысы (2001 елның 16 сентябре) — икътисад һәм финанс эшчәнлеге өлкәсендәге казанышлары өчен[19]
  • Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре (2021 елның 10 сентябре) — нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[20]
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мактау грамотасы (1998)
  • Россия Федерациясе Президентының рәхмәт хаты (2003 елның 24 октябре) — җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм терроризмны финанслауга каршы тору системасын булдырудагы хезмәтләре өчен[21]
  • Ленинград өлкәсенең Мактаулы гражданины (2009)
  • Волгоград герой-шәһәрнең Мактаулы гражданины
  • Приозерск шәһәренең Мактаулы гражданины
  • Сестрорецк шәһәрнең мактаулы кешесе (2015)[22]
  • Казанышлар Ордены (Венгрия) (II гражданлык дәрәҗәсендә «Йолдыз белән хач», 2012 елның октябре, 2013 елның 27 мартында тапшырылган) — ике яклы Венгрия-Россия сәяси, икътисадый, мәдәни һәм эшлекле элемтәләрне үстерү өчен.

Гаилә үзгәртү

Әтисе — Зубков Алексей Андреевич (1914, Мартыновка, хәзер Курган өлкәсенең Сафакүл районы Мартыновка авыл советы үзәге[23]), 1930 елда Урал өлкәсенең Ялан-Катай РИК тарафыннан, СНК һәм Үзәк сайлау комиссиясе 1930 елның 1 февралендәге «Районнарда тоташ коллективлашу һәм кулакчылыкка каршы көрәш буенча социалистик үзгәртеп коруны ныгыту чаралары турында»гы карары нигезендә, Ленинград өлкәсенең Мурманск округы Киров районына күченүгә хөкем ителә. 1992 елның 14 октябрендә Мурманск өлкәсенең эчке эшләр идарәсе тарафыннан аклана.

Виктор Зубков өйләнгән.

  • Хатыны — Зоя Михайловна, «Салон Нефертити» компаниясе хуҗасы
  • Кызы — Юлия Похлебенина (1970), Финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Санкт-Петербургта «Парус» аква-фитнес-клуб хуҗасы[24].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Munzinger Personen
  2. Указ Президента РФ от 30.05.2012 № 751 «О специальном представителе Президента Российской Федерации по взаимодействию с форумом стран — экспортёров газа». әлеге чыганактан 2014-04-27 архивланды.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 14.09.2007 № 1202, archived from the original on 2007-10-23, retrieved 2022-05-26 
  4. Британия ввела санкции против еще 206 россиян и Медведчука.
  5. Зубков, Виктор. Lenta.ru.
  6. Виктор Зубков утверждён премьер-министром России. Lenta.ru, 14.9.2007.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 04.10.2007 № 1339, archived from the original on 2007-10-11, retrieved 2022-05-26 
  8. Белоруссия: Зубков назначен главой союзного правительства. Росбалт.ру.
  9. Председателем Совета директоров ОАО «Росагролизинг» избран Первый заместитель Председателя Правительства Российской Федерации В. А. Зубков. Интернет-портал Правительства РФ.
  10. Валентина Иванова избрана Председателем Совета директоров ОАО «Росагролизинг»(үле сылтама). Официальный сайт ОАО «Росагролизинг».
  11. Зубков стал замом Шувалова в экономической правительственной комиссии. www.zaks.ru, 12.01.2010.
  12. Виктор Зубков рассказал о себе депутатам Государственной Думы, archived from the original on 2007-09-30, retrieved 2022-05-26 
  13. Зубков останется беспартийным.
  14. «Ведомости»: Медведев наградит десятки чиновников, в том числе Нургалиева и Володина - Газета.Ru | Новости.
  15. Президент наградит орденами небывало много чиновников.
  16. Указ Президента Российской Федерации от 19.09.2008 № 1392 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ II степени Зубкова В. А.», archived from the original on 2009-01-29, retrieved 2022-05-26 
  17. Указ Президента Российской Федерации от 9 мая 2006 г. № 464. әлеге чыганактан 2013-06-17 архивланды. 2022-05-26 тикшерелгән.
  18. Указ Президента Российской Федерации от 11 апреля 2000 г. № 664. әлеге чыганактан 2013-06-17 архивланды. 2022-05-26 тикшерелгән.
  19. Указ Президента РФ от 16 сентября 2001 г. № 1138. әлеге чыганактан 2013-06-17 архивланды. 2022-05-26 тикшерелгән.
  20. Указ Президента Российской Федерации от 10.09.2021 № 525 ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации.
  21. Распоряжение Президента Российской Федерации от 24 октября 2003 года № 491-рп «О поощрении Зубкова В.А.»
  22. Решение Муниципального совета города Сестрорецка от 09.07.2015 №50. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды.
  23. Как живет курганская деревня руководителя «Газпрома».
  24. Высокопоставленные наследники | LADNO.ru.

Сылтамалар үзгәртү