Вики-әбиләр
Вики-әбиләр — Башкорт Википедиясендә олы яшьтәге хатын-кыз волонтерлары төркеме.
Вики-әбиләр | |
Нигезләнү датасы | 2016 |
---|---|
Нигезләүче | Зәйтүнә Нигаматьянова |
Дәүләт | Россия |
Урын | Башкорт Википедиясе |
Чыгыш иле | Россия |
Кулланылган тел | рус теле |
Рәсми веб-сайт | meta.wikimedia.org/wiki/Wikigrannies_User_Group |
Вики-әбиләр Викиҗыентыкта |
Тарихы
үзгәртү2016 елда, Ижевскида узган Вики-Урал төбәк семинарына юлланганда туган идея. Удмуртиянең Республикасының Евровидениеда чыгыш ясагач, дөньяны шаулаткан «Буран авылы әбиләре» өлгесендә өлкән яшьтәгеләрнең Интернет киңлегендә дә үзен таба алуын раслауны максат итеп куя. Төп составын «Бәйләнештә» социаль челтәренең «Башкорт хатын-кызы» төркеменә кергән гүзәл затлар тәшкил итә[1].
2016 елда Санкт-Петербургта үткән халыкара конференциядә башка тел бүлекләре ирекмәннәре соравы буенча вики-әбиләр турында мәгълүмат киң аудиториягә чыгарыла[2].
2016 елда Украин Википедиясенең халыкара конференциясендә вики-әбиләр белән Мухамадеева таныштыра.
2017 елда Берлинда үткән конференциядә Башкорт Википедиясе ирекмәне З. ӘЙЛЕ һәм украин википедисты, Башкорт юзер-төркемен оештыруда зур ярдәм күрсәтүче visem «вики-әбиләр» турында презентация белән чыгыш ясагач, аларны дөнья вики-ирекмәннәренә таныта[3].
2017 елда Мәскәүдә үткән халыкара конференциядә Башкортстаннан зур делегация, шул исәптән 6 вики-әби катнашып, махсус секциядә үзләренең эшчәнлеге белән таныштыра[4].
2018 елда Кейптаунда узган Викимания чарасында катнашучыларны Россия телләре бүлекләре ирекмәннәре, шул исәптән вики-әбиләр исеменнән Банат Вәлиева-Яубасарова сәламли[5].
2019 елның 11-13 октябрендә Сербиянең башкаласы Белградта үткән Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа википедияләренең халыкара конференциясендә катнашып, Гүзәл Ситдикова вики-әбиләр группасы эшчәнлеге, ирекмәннәрне википедияга социаль челтәрләр аша җәлеп итү ысулы белән таныштыра[6].
Бүләкләре
үзгәртү- Мәскәүдә Милләтләр эше буенча федераль агентлык белән «Комсомольская правда» гәзите оештырган һәм өченче тапкыр үтә торган «Ключевое слово» Бөтенрусия конкурсында 713 дәгъвачы арасыннан Башкорт Википедиясенең «Вики-әбиләр» проекты (авторы — З. ӘЙЛЕ) җиде номинация буенча билгеләнгән 9 җиңүче арасында «Иң яхшы социаль инициатива» номинациясендә җиңү яулый (25 октябрь, 2019)[7].
- Филантропиянең үстерү хәйрия фонды (БФ «КАФ») «#ЩедрыйВторник-2019 в России» проекты чикләрендә үткәргән «Щедрая история» конкурсында Вики-әбиләр тарихы җиңүче булып, «Изгелек» Мәрхәмәтлелек фондына 100 мең сум акча күчерә[8][9].
Галерея
үзгәртү-
Вики-очрашу
-
Ижевскида үткән вики-семинарда вики-әбиләр турында иң беренче чыгыш
-
Вики-җәйләү
-
Вики-әбиләр Мәскәүдә вики-конференциядә
-
Уфада вики-семинар
-
Бөрҗәндә вики-семинар
-
Вики-конференция. Мәскәү. 2019
-
Белград. Викимедиа-2019. Эрзя һәм башкорт ирекмәннәре.
-
Белградта Гүзәл һәм Илдус Ситдиковларның чыгышы
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башҡорттар, АЛҒА!
- ↑ Йөрөгән таш шымара…
- ↑ Берлинды ла алдыҡ беҙ…
- ↑ Татарский раздел «Википедии»: споры вокруг «России» и всемирная слава башкирских бабушек
- ↑ Кейптаунда үткән Викимания-2018 конференцияһында ҡатнашыусыларҙы сәләмләү
- ↑ В Сербии презентовали движение «Викибабушки» из Башкортостана
- ↑ Найдено «Ключевое слово»
- ↑ #ЩедрыйВторник
- ↑ «Вики-бабушки» Башкирии подарили 100 тысяч рублей БФ «Изгелек»
Сылтамалар
үзгәртү- Как привлечь пенсионеров к написанию энциклопедии? Вики-бабушки шлют привет!
- Зачем и как привлекать пожилых к работе над «Википедией»?
- Кэтрин Маэр сығышы
- Банат-Валеева Яубасарова
- Кунсылу Кутлубаева
- Рашида Гизатуллина
- Минсулу Абдуллина
- Зайтуна Нигаматьянова
- Круглый стол. Рашида Гизатуллина
- Homemade live English channel of Russian WikiConference 2019. Day 2 (Sept.29). Round table
- Языковой активизм заставил нейронную сеть овладеть башкирским языком
- Гүзәл Ситдиҡованың Белградтағы сығышын 6:22:40 минуттан ҡарарға