Википедия:Тавыш бирү:Татар Википедиясе конвертеры

2013 елның 24 июлендә Татарстан прокуратурасы белдерде: “Татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак куллану кануны” кабул ителгәч, ул дәүләт оешмаларына гарәп һәм латин имласында мөрәҗәгать итү һәм җавап алу юлларын ача.1 Шундый универсаль кагыйдәләр кабул ителү белән без татар викисында шул таләпкә үтәгән конвертерлар да кертә алабыз.

Тавыш бирүне башлап җибәрүче — Кулланучы:Фәрһад.


« Татар Википедиясенең яңадан туып активлашу чорыннан башлап (2009 елның язы), даими рәвештә татар теленең латин әлифбасына нигезләнгән язу тирәсендә төрле характердагы һәм төрле зурлыктагы низаглар туып килә. Еш кына алар актив википедиячеләрнең даими эшенә комачау итеп, Татар Википедиясенең тотрыклы эшен һәм үсешен тоткарлап калалар.
»

Конвертер гамәлгә кертелсә, күптәннән көн уртасында торган игезәкләр соравын яңа тавыш бирү белән чишеп булачак.

Qdinar 2014 елның октябреннән алып 2019 елның декаберенә кадәр татар википедиясенә үзбәк, казакъ, кырымтатар һ.б. төркиләрдә, таҗикларда уңышлы кулланылып барган кирилл-латин, латин-кирилл имлялары конвертеры үрнәгендә үзебезнең татар теле грамматикасын программист күзлегеннән өйрәнеп ахырына кадәр диярлек конвертер булдырган иде. Ул 99 % на әзер, әмма бер идарәче фикере буенча күләме буенча зур һәм берничә кисәккә бүленүне таләп итә, шуңа күрә гамәлгә кертелмәгән дә. Бәлкем, бу тәҗрибәле кулланучының субъектив бер теләгедер, төгәл әйтү мөмкин түгел.

Бүгенге көндә Россия чикләре артында яшәүче татарларның зур өлеше латин имлясын куллана.2 3 Татарларның Кытайда яшәүче бер кечкенә генә өлеше гарәп имлясын әле дә куллана. 4 5

Кыскача үзгәртү

  1. Әлеге конвертер һәр латин имлясында язылган мәкаләне кирилл имлясында һәм һәр кирилл имлясында язылган мәкаләне латин имлясында укуга мөмкинлек ача.
  2. латин-кирилл игезәкләр мәсьәләсе һәм латин/кирилл имлясында язу — башка сорау һәм башка тавыш бирүләрне таләп итә.
  3. конвертер латин имлясында язылган мәкаләгә кирилл имлясында язылган сүзләрне, җөмләләрне һәм зуррак өлешләрне кертүгә техник мөмкинлек ачса да, моңа юл кую өчен башка тавыш бирүне ачу зарур. Гомумән, хәзерге латин мәкаләсен латин имлясында гына, ә кирилл әлифбасын кирилл имлясында гына үзгәртү кагыйдәсе саклана.
  4. конвертерга һәр мәкаләгә кебек техник белгечләр тарафыннан үзгәрешләр кертелүе мөмкин.
  5. конвертер 2014 елның октябреннән алып 2019 елның декабере дәвамында Qdinar тарафыннан камилләштерелде. Шуңа хаталар булу ихтималлыгы бик тә кечкенә. Алар булса да, аларны төзәтүе яңа конвертер булдыруы белән чагыштырырлык түгел.
  6. Бүгенге көндә үзбәк, казакъ, таҗик, кырымтатар Википедияләре конвертер куллана һәм безгә бу тарафтан үрнәк булып тора.
  7. Латин-кирилл һәм кирилл-латин конвертеры булуы соңрак текстларны гарәп язуындагы яңа имля өчен бүтән конвертерны булдыруга бер адым якынайта. Әлеге проект инде казакъ викисында тормышка ашырылган.

Казакъ, таҗик, үзбәк, кырымтатар викиларының баш битендә өске сул почмакта "баш бит", "бәхәс" янында "латин/кирилл" кебек күчергеч барлыкка килә. Шуның ярдәмендә теләгән имляны сайлап, һәр мәкаләне кирилл, латин (һәм казакъларда - гарәп) имлясында укып була.

Сез татар википедиясендә латин-кирилл, кирилл-латин конвертер гамәлгә кертелүенә ризамы?