Википедия:Сүзләр вариантлары

Әлеге сәхифә Википедиядә кулланган сүзләр вариантларына анализ ясап, алардан иң отышлы вариантны сайлау өчен.


Республика/Җөмһүрият

үзгәртү
  • Республика — бу сүз генә тугел, бу фәлсәфи төшенчә (илнең идарә итү формасын күрсәтә). Рим хокугы аша безгә килде. Онытмагыз - Татарстан хокуклары — Рим хокугы рецепциясе нигезендә ята. Шундый нәрсәләрне, кичә уйлап чыгарылган сүз белән алмаштырып булмый!

Башка яктан, "җөмһүрият" сүзе — гарәп сүзе. Аның белән борынгы үлгән латин теленнән кергән сүзне алмаштырырга кирәкми. Татарстан Конституциясендә, Татарстан Республика дип игълан ителгән һәм "җөмһүрият" сүзе анда бер катта эшләтелми.

Хәзер Википедиядә Республика урынына административ көче белән Җөмһүрият языла - бу татар теленең кагыйдәләрен вә "Республика" сүзен юридик кыймәтен юк итә. Моннан ары "җөмһүрият" сүзе бик кәм таралган.(Татарстаныбыз да — республика, җөмһүрият түгел)

Шуны тәмамламау өчен "Республиканы" һәм "Җөмһүрият" сүзләрен дөреслектә бертигез итәргә тәкъдим итәм.

Прерогативлы беренче булып язылган варианты була (яки мәкалә язган автор сүзе). --Гропспонт (обсуждение) 9 июл 2012, 13:14 (UTC)[җавап бирү]

Гропспонтның мантыйгы (res publica сүзе ташыган мәгънәне тудырган милләтләрне ихтирам итү) миңа ошый. Ләкин төрек дусларыбызның бүлегенә карасак tr:Cumhuriyet битендә Җөмһүрият дигән сүзенең төрки телләргә res publica мәгънәсендә XVIII гасырның икенче яртысында (Госманлы империясе заманында) килеп керүен күрәбез. --Frhdkazan (обсуждение) 22 июл 2012, 12:41 (UTC)[җавап бирү]
  • Тәркияда ничек язганнары татарлар өчөн кагыйдә буламы?!

Республика сүзе, дәүлән тәртибен раслый. Тарихий руспублика боронгы Римнан килде (башка җирләрдә мындый дәүләт тәртибе булмаган беркайчан да-вә аны аңлатыр өчөн "руспублика" термины белән бөтөн донья куллана. Бөтөн юридик һәм фәлсәфә гәлимнәре "республика" белән куллана. Ә кемдер, каядыр без ниндидер яңы терминны уйлап тапса, аны бер секунд эчендә энциклопедияга өстәргә мыни? Мин сорадым-әдәбиятне китереп күрсәтсен-нигә, ни өчөн республика урнына җомхуриятны язырга! ә алар бер төрле булса да-беренче ничек язган кеше-шу калсын дип уйлым.(берыбер әдәбият аркалы җомхуриятны нигезләсен).--Гропспонт (обсуждение) 23 июл 2012, 23:26 (UTC)[җавап бирү]

Җөмһүрият — яңа сүз түгел, ул татар теленә гомум гарәп-фарсы катламы белән кереп килгән. Сүзлекләрдә ул теркәлгән (мәсәлән, Татарча-русча сүзлек: 2томда. Т.1 — Казан: Мәгариф, 2007. — 726 б., башка сүзлекләрдә дә таба аласыз). Әдәбияттан мисалларны китерә башласаң, аларның саны бихисап. Менә кайберләре:

  • Милләт. Тел. Әдәбият : Сайланма хезмәтләр / Галимҗан Ибраһимов. — Казан : Мәгариф, 2007. — 239 б. — 41, 42, 44, 55 һәм башка битләрдә.
  • Дәрзаман, Җәүдәт. Чорлар кайтавазы: Повесть, эссе, поэмалар, шигырьләр, җырлар, багышлаулар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 287 6. — 51, 91, 98, 100 һ.б. битләрдә.
  • Галимуллин, Фоат. Табигыйлеккә хилафлык — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004 — 303 б — 37, 53, 84, 122 һ.б. битләрдә.
  • Еники, Әмирхан. Әсәрләр: 5 томда. — 5 том: Публицистик язмалар, мәкаләләр. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. — 479 б. — 61, 62, 120, 270 һ.б. битләр.
  • Макиавелли H. Падишаһ / Никколо Макиавелли; М.А.Аверьянов тәрҗ. — Казан: Мәгариф, 2006. — 151 б. — 46, 66, 69 битләр.
  • Хәмидуллин Л.Х. Кичке шәфәкъ: документаль повесть, эссе, очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 — 255 б — 217, 233, 239 битләр.
  • Кәримов, К.Ә. Уен : роман, хикәяләр һәм юморескалар — Казан : Татар. кит. нәшр., 2010. — 367 б. — 107, 280, 340 битләр.
  • Тинчурин К.Г. Драмалар, комедияләр, хикәяләр — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 351 б. — 173, 184 битләр.
  • Зәйдулла P.P. Ташка ордым башны: хикәяләр, эсселар — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 399 б — 241, 298 битләр.

Бу, әлбәттә, кайбер мисаллар гына. Эзли башласаң, иҗтимагый-сәяси тематика буенча иҗат иткән һәр язучыда, галимдә диярлек бу сүзне табып була. Игътибар итсәгез, югарыда күрсәтелгән исемлеккә мин махсус төрле чор аторларын һәм төрле жанрдагы әсәрләрне (роман, повесть, фәнни мәкалә, тәрҗемә әсәр һ.б.) керттем. Ягъни, бу сүзнең куллану даирәсе тар түгел.

Шуңа да игътибар итәсем килә: татар теленә укыту хрестоматияләрендә дә җөмһүрият сүзе еш нәкъ республика сүзенең татар телендәге варианты дип бирелә (мәсәлән, Татар теле: Хрестоматия (гуманитар факультетлар өчен) Авторлары: Ф.С. Сафиуллина, К.С.Фатхуллова, Э.Н. Федорова. Фәнни редакторы: проф. Ф.С.Сафиуллина. Казан: ТаРИХ — 85 биттә карый аласыз).

Җөмһүрият сүзе матбугатта да еш очрый, аның мисалларын сорамасагыз, бик рәхмәтле булыр идем :)) Дини өлкәдә дә актив кулланыла (дини мәкаләләр, китаплар, вәгазьләр). Ягъни, гомуми планда җөмһүрият сүзе бер төркем кеше тарафыннан гына кулланылмый, киң даирәдә таралган.

Юридик нормаларны карасак, татар телендә бер дәүләт кануннары гына татарча язылган (Татарстанның). Әйе, шушы кануннарда Татарстан республика дип атала. Шуңа күрә дә без югарыда күрсәтелгән кагыйдәне кулланырга булдык. Белгәнегезчә, терминнар тәрҗемә ителә ала, һәм гасырлар дәвамында бу башкарылган да.

Югарыда әйтелгәннәргә нигезләнеп, мин Татар Википедиясендә Русиядәге республикалар өчен республика сүзен, чит илләрдәгеләр өчен җөмһүрият сүзен куллану кагыйдәсен дәвам итүне тәкъдим итәм. Ихтирам белән, Рашат Якуп (обсуждение) 24 июл 2012, 08:20 (UTC)[җавап бирү]

Соңгысын дөрес аңласам, терминологик яктан җөмһүрият = республика + башка илләр тарафыннан мөстакыйль дәүләтчелеге танылган ил (БМО әгъзасы яки өлешчә танылган ил) булып чыга. --Frhdkazan (обсуждение) 24 июл 2012, 16:32 (UTC)[җавап бирү]
Сүз Timming тәкъдим иткән кагыйдә турында.--Рашат Якуп (обсуждение) 24 июл 2012, 20:33 (UTC)[җавап бирү]
  • Хөрмәтле Рашат Якупов, сез тәгдим иткән әдәбият арасында - бер генә фәлсәфи китабны күрәм, ләкин, Татарстанда чыгарылган Сүзлекләрдә "Республика" һәм Җөмһүрият языла( Республика-берече урында), башкаларда, бөтөнләй "Җөмхурият" юк. Татарстан порталында бирелгән сүзлектә -республика белән җөмһүрият бар, ләкин, тәрҗимәсендә, республика беренче булып язылган. Мин тәгдим иттем-ике вариантын да ешләтергә, һәм беренче булып язылган вариантын калдырырга. Башка яктанчы-сез әйтәсез: "гарәп-фарсы катламы белән кереп килгән"-ә шулау ук башка телдән "җөмхурият" булса, аның дөрес тәрҗимәсе булмаса (гарәб вә фарс телләреннән ничек тәрҗимә ителә?). Икенче кат итеп әйтәм-республика дәүләт тәртибе нә татарларда,нә төрекләрдә, нә гарәпләрдә, нә кхемрларда доньга килмәгән-ул тик кенә Римда донья күрде һәм аннан таркалды.Өченчедән - бөтөн Татарстан законларында Руспублика дип языла-бу белмәслетән түгел-бу дәүләт тәртибен раслар өчөн ясалган. Бишенчедән-Татарстан да татарлар өчөн канун түгел-анда татарларның нә күбесе дә юк, нә бер субэтносы гына утыраячак(казанлыларда булса-булсын, үз диалектында эшләтелсен- әсәрләрне җөмһүрият белән язсын-ләкин дәүләт тәртибен раслый өчөн, аны падшалыкта аерыр өчөн, нинди республика булганын(президентлымы, парламентлымы, аралашканмы х.б.) "Республика термины белән кулланырга кирәк! галәмдә нигәдер төрекләрдән башка милләтләр "Республиканы" тәрҗимә итеп утырмый (Финляндия да республика, Албания да, Камбаджа да һ.б.).

Бу дилемманы хәл итергә кирәк, чөнки иртәгә яңы да яңы сүзләрне казып чагыралар=мында тышыйлар. Ә булса-булсын-ин күп кулланылган вариантын язырга кирәк. Википедия бит телне яңарту проекты түгел бит-мында кешеләр маглумәтне эзләп керә-һәм һәр бер җирдә кулланылган терминнарны укырга тиеш. Татарлар татарстанда гына түгел...Күбесе татар мәктәпләрендә дә укымаган, шундый нәзек-нәзек формаларны аңлар өчөн (урыслар бит республика урнына "страна вече" дип кумаган бит). --Гропспонт (обсуждение) 27 июл 2012, 03:13 (UTC)[җавап бирү]

Татар телен популяризация итеш өчөн аны кыенлату - бу контрпродуктив эш! Роман телләреннән кергән булса-калсын...нигә аны фарыс вә гарәп теленнән алмаштырыга? без бит гарәп тә түгел-фарыс да түгел. Алай барса-бөтөнләй дәүләт формасын тзрҗимә итергәме инде? төрекләр һәм Төркиядә укыган шагыйрләребезне казып ташлап. "Фашизм" сүзенә табып фарысларда, Тоталитаризм сүзенә, Авторитаризмны һ.б.-бу нинди еш соң булган?! Борынгыда юристлар, латин телен өйрәнә иделәр- чөнки халыкара юридик терминнары-латин теледә (Халыкара!). Аннары геометрияга тыгылыйк! синус/косинусларны тәрҗимә итик. Йомгаклау: татар телене, хәзерге әхвәлебездә-кыенлатырга юл куймаслыгыбыз гына түгел-аны ансатлаштырырга кирәк.--Гропспонт (обсуждение) 27 июл 2012, 03:42 (UTC)[җавап бирү]

hawa alanı

үзгәртү
  • hawa alanı = аэродром
  • hawa limanı = аэропорт
  • Aeroport hәm aerodom arasında zur ayırması bar.

--Kitap (обсуждение) 20 ноя 2012

Тәкъдимнәрегез өчен рәхмәт. Бу сүзләрнең мәгънәләрендә кайбер үзенчәлекләре барлыгы белән килешәм. Шулай да ru:аэропорт (tr:havalimanı) =зур ru:аэродром (tr:Havaalanı).
Минем аларны терминнар дәрәҗәсендә берләштерүем сәбәбе:
1) Википедияның төрки телле бүлекләре арасындагы иң зур булган төрек телле өлешенә күз салсак, анда (аэропорт) һәм (аэродром) дигән төшенчәләре (аэродром) (ягъни һава аланы tr:Havaalanı) буларак берләштерелгән.
2) Татар интернетта "Һава лиманы" кулланылмый дәрәҗәдә, "һава аланы" еш очрый.
3) Татарстан тышында урнашкан билгеле мәгълүмат чыганаклары да "Һава аланы" дигән сүзне куллана - Сэнди давылы көче кими, ике һава аланы очышларны яңарта

--Frhdkazan (обсуждение) 20 ноя 2012, 12:48 (UTC)[җавап бирү]

  • Sezne aŋladım. Lәkin aeroport hәm aerodrom terminnәre butarğa kirәkmi dip uylıym, çөnki ber aeroportında berniçә aerodromnar qayçaqta bar, ğadi әytkәnçә aeroport = aerovokzal+aerodrom+çit saqçıları+terkәw sisteması+... İngliz süze "aeroport", tөrki süze "hawa limanı" belәn bergә qullanırğa tәqdim itәm.

--Kitap (обсуждение) 20 ноя 2012

Шундый фикер ялкы булсагыз, аны башка кулланучылар, аеруча администраторлар белән килештерергә кирәк булачак. Анарга кадәр бу мәсъәлә турында "Һава аланы" битенең бәхәс бүлегендә аэропорт-аэродром терминнарын аеру турындә килештерү эшен алып бару Аэропорт (Һава Лиманы) битне булдыру урынына дөресрәк булыр.

--Frhdkazan (обсуждение) 20 ноя 2012, 2:13 (UTC)

  • ayırım mәqәlәlәr Аэропорт (Һава Лиманы), Һава аланы yasadım.

--Kitap (обсуждение) 20 ноя 2012

Кыю эшләргә яратасыз, әфәрин! Бу адымларыгызга туры булсагз, шулай да Татар телле Википедиядә барлык "аэропорт" дигән сүзләрне һәм битләрне "һава лиманы" дип, "аэродром" дигән сүзләрне "һава аланы" дип үзгәртүегез дә үзегезгә йөкләнелә.

--Frhdkazan (обсуждение) 20 ноя 2012, 3:33 (UTC)

  • Tatarstan hawa limannarı, hawa alannarı turında mәqәlәlәre min yazdım, anda qarşılığı yuq, Tatarstannıqı tügel aeroportları turında mәqәlәlәre tөzәtmәkçe bulam. Kitap.

Һава лиманы гыйбарәсенең татарча кулланылыш очракларые күрсәтегезче (конкрет әсәрләр, мәкаләләр). Һава аланы сүзе дә бик таралган түгел, кирәкмәгән һәм беркем дә белмәгән сүзләрне куллану кирәкме икән?--Рашат Якуп (обсуждение) 20 ноя 2012, 15:52 (UTC)[җавап бирү]