Википедия:Сүзләр вариантлары/Архив
Монда тәмамланган бәхәс урнаша. Зинһар, бернәрсәне дә төзәтмәгез.
Эчтәлек
- 1 Республика/Җөмһүрият
- 2 Химик элементлар исеме
- 3 Русия, Россия, Рәсәй
- 4 Високосный год
- 5 Оранжевый
- 6 Медальләр
- 7 Сабан туе
- 8 Белгечлекләр
- 9 Алмания/Германия
- 10 Дат теле -> Дания теле
- 11 Джек Воробей
- 12 Газета/Гәзит/Гәҗит
- 13 Чуашстан/Чуашия
- 14 Төркмәнстан/Төрекмәнстан
- 15 Казакъстан/Казахстан
- 16 Татар исемнәре һәм фамилияләре
- 17 Республика/Җөмһүрият
- 18 Идарә-җир төзелеше
- 19 Җирле үзидарәле район
- 20 Шаблон — үрнәк — өлге — калып
Бу сүзне төрле җирдә төрлечә язалар. Әйдәгез, иң әйбәт вариантын сайлыйк.--Рашат Якупов 18 апр 2010, 14:17 (UTC)[җавап бирү]
Җөмһүрият сүзен куллайныйк:) --Bulat-jedi 19 апр 2010, 14:07 (UTC)[җавап бирү]
- Ләкин хәзер абсолют күпчелек Республика сүзен куллана. Әйтик, Татарстан Җөмһүрияте дип Конституциябездә дә язылмаган.--Рашат Якупов 19 апр 2010, 14:39 (UTC)[җавап бирү]
- Минемчә, җөмһүрият дөресрәк булыр иде. Әмма официаль документларда ничек язылган исә, шул вариантны кулланырга туры килә.--Timming 20 апр 2010, 08:45 (UTC)[җавап бирү]
- Рәсми документларда татар телендә язылмаган бит. Фәкать Татарстан Конституциясенә һәм кануннарына нигезләнеп, без Татарстан Республикасы дип әйтә алабыз. Ә башка илләр белән нишләргә?--Рашат Якупов 20 апр 2010, 15:46 (UTC)[җавап бирү]
- Алайса шулай итик. Россиягә керүче республикаларны республика дип атыйбыз, калганнарын исә җөмһүрият дип. Хәзергә ул шулай итеп языла да: Татарстан Республикасы һәм Көньяк Африка Җөмһүрияте.--Timming 21 апр 2010, 06:38 (UTC)[җавап бирү]
- Мин риза. Каршы булучылар бармы?--Рашат Якупов 21 апр 2010, 15:47 (UTC)[җавап бирү]

Каршы торганнар булмаса, моны кагыйдә буларак кулланыйк.--Рашат Якупов 23 апр 2010, 18:20 (UTC)[җавап бирү]
- Мин каршы. Тел белгечләреннән башка ниндидер кагыйдә кертеп булмый. Татарстанны да Җөмһүрият дип кулланучылар күп. Матбугат чараларында да кулланыла кайчак. Ә Көньяк Африкага килгәндә - ул татарча география китапларында КАР (ягъни Республика) дип языла. --KhayR 8 июн 2010, 12:18 (UTC)[җавап бирү]
Җөмһүрият сүзене гарәп илләр өчен кулланыйк, калганы (безнеӊ дәүләт, инглиз, француз, испан һ.б. илләре) — республика. --Ерней 21 авг 2010, 13:20 (UTC)[җавап бирү]
Кислород, углерод, водород һ.б. урыс әйтмешли "күзгә бәрелеп торган" чи урыс сүзләрен татарлаштырырга кирәк дип уйлыйм. Кемдә дә булса татарча химия китабы бармы? Анда шундый татарлаштырылган атамалар бармы? Яисә татар теле өчен химик фән атамаларына норма юкмы? "Углевод" сүзен казакларның Көмiрсу дигәннәрен күреп тәрҗемә итеп яздым (Күмерсу), углеродка күмертудырма дип куштым... Күмертудырык дигән вариантым бар тагын:) --Bulat-jedi 19 апр 2010, 17:56 (UTC)[җавап бирү]
- Аерым терминология булырга тиештер, сораштырырмын.--Рашат Якупов 19 апр 2010, 19:28 (UTC)[җавап бирү]
Күбесе телдә углерод (carbo) латиннан турыдан туры "күмер" дип тәрҗемә ителгән --Bulat-jedi 19 апр 2010, 17:59 (UTC)[җавап бирү]
- Kuriasen Ko'n Eag Latin alifba kulanuche Tiurklar bu problema osha utgannar inde: Europa ga jyingan Anatolia Tiurklar, globalizatia chorada butan halyklarnyng artynnan kalmaska, totushlay standart latin terminologia kuchgannar. Azerbaijan da standart latin terminologia kucha bashlagan:
- Hidrojen Oksijen, Karbon, Karbonhidrat, Asit Alkali, *Hidrogen, Karbon, Oksigen. Eric 256 20 апр 2010, 03:43 (UTC)[җавап бирү]
Татарча химия дәреслеге --Timming 20 апр 2010, 09:05 (UTC)[җавап бирү]
- Бактым...Элементлар урысча исем йөртә :( Болай ярамый. Альтернатив атамалар төзергә кирәк. Аннары тагы бер атама "кислота", бусы бигрәк тә ямьсез... Яхшылык сүзен доброта дигән кебек:)Брр
- "кислый" - әче (ачы?), димәк "кислота" - әчетке. Латинча acid(um) :)) Мишәрчә язсаң нәкъ латин килеп чыга - ацыткы - ацытым))))
- Кайбер химик элементлар (бета-версия)
# | Урыс | Латин | Төрек | Альт.Татар 1 | Альт.Татар 2 |
---|---|---|---|---|---|
1 | Водород | Hydrogenium | Hidrojen | Сутудыр | Һидроген/Гидроген |
2 | Кислород | Oxigen | Oksijen | Әчетудыр | Оксиген |
3 | Углерод | Carbon | Karbon | Күмер | Карбон / Карбун |
4 | Марганец | Manganum | Mangan | Марган | Манган |
5 | Мышьяк | Arsenicum | Arsenik | Арсен | Зарнык (фарсыча) |
--Bulat-jedi 20 апр 2010, 18:19 (UTC)[җавап бирү]
- Фикерегез бик кызык, Bulat-jedi, алайса барлык матдәләрне дә атап чыгарга кирәк. Тагын менә ничек итеп эшләргә була: башта татар исемен, җәяләрдә исә урыс яки латин исемен кулланырга. Күмер (Углерод). Татар викисен кулланучылар күбесенчә химияне урыс телендә укыганнар.--Timming 21 апр 2010, 06:38 (UTC)[җавап бирү]
Алайса, болай итик: Татар исемнәрен язабыз, ләкин урыс исемнәрен дә җәяләр өчендә язып, алардан юнәлтүләр эшлибез.--Рашат Якупов 30 апр 2010, 15:39 (UTC)[җавап бирү]
- Чыннан да татар исемнәре табарга кирәк. Ләкин тагын да үзегез генә башкара алмыйсыз моны. Тел белгечләре вариантлары кирәк. --KhayR 8 июн 2010, 12:19 (UTC)[җавап бирү]
Русия, Россия, Рәсәй.Кайсын куллану дөрес булыр? --Шәйхи 4 май 2010, 10:17 (UTC)[җавап бирү]
- Россия сүзен куллану - минемчә рус теленнән калька. Үзем төрки халыкларда популяр булган Русия сүзе тарафдары (Әйтик төрекчә Rusya).-Рашат Якупов 4 май 2010, 11:03 (UTC)[җавап бирү]
- Рәсәй белэн нишлибез?. Кайбер жирлэрдэ аны да кулланалар. Э Русия мина да ошый.Остэвенэ торекчэдэн тэржемэ ителгэн китапларда Русяи кулланыла.
- Белгәнемчә, татарча Рәсәй диләр, Русия исә төрек теленнән калька. Русия сүзе татар колагы өчен бераз сәер ишетелергә мөмкин.--Timming 4 май 2010, 11:48 (UTC)[җавап бирү]
- Искетатар теле өчен калька сүзен куллану мөмкин түгел, чөнки бу копия түгел, бу - сүзне торгызу. Күпчелек төрки телләрдә кулланылган сүз татар теле өчен дә уңайлыдыр. Һәм Русия сүзе еш кулланылышта йөри, әйтик Азатлык радиосы, күп газеталар аны куллана.--Рашат Якупов 5 май 2010, 08:09 (UTC)[җавап бирү]
- Алайса тавыш бирүне оештырабызмы? --Timming 5 май 2010, 09:24 (UTC)[җавап бирү]
- Ок, әйдәгез, оештырыйк.--Рашат Якупов 6 май 2010, 07:55 (UTC)[җавап бирү]
- Алайса тавыш бирүне оештырабызмы? --Timming 5 май 2010, 09:24 (UTC)[җавап бирү]
- Искетатар теле өчен калька сүзен куллану мөмкин түгел, чөнки бу копия түгел, бу - сүзне торгызу. Күпчелек төрки телләрдә кулланылган сүз татар теле өчен дә уңайлыдыр. Һәм Русия сүзе еш кулланылышта йөри, әйтик Азатлык радиосы, күп газеталар аны куллана.--Рашат Якупов 5 май 2010, 08:09 (UTC)[җавап бирү]
- Белгәнемчә, татарча Рәсәй диләр, Русия исә төрек теленнән калька. Русия сүзе татар колагы өчен бераз сәер ишетелергә мөмкин.--Timming 4 май 2010, 11:48 (UTC)[җавап бирү]
Минемчә, Россия булырга тиеш. Чөнки Русия - ул төрекчә, Рәсәй казахча. Ә дәреслекләрдә Россия дип языла. — Әлеге реплика Mansur321 (б · к) (11 май) тарафыннан язылды
- Өчесен дә кулланыйк, ни булган? Өчесен дә тигез хаклы дип таныйк. Теләгән кеше теләгәнен кулланыр. Үзара бер-беренә сылтыйлар бит алар. Ни уйлыйсыз? -- Marat Vildanov 11 май 2010, 19:56 (UTC)[җавап бирү]
- Ник "Рәсәй" сүзе казакча булсын? --Bulat-jedi 19 май 2010, 08:20 (UTC)[җавап бирү]
- ә мәкаләсе кайсы исем белән булыр соң. иң зур татарча гәҗит татарстан йәшләре иде, хәзер ничектер, анда "русия" диеп язалар. башкаларда ничек? рәсәй диеп башкортлар да яза бугай. русиянең төрекчә икәнен мин белмәгән дә идем. ә ул алай түгел дә икән, төрекчә русйа икән бит ул. "рәсәй" дигән сүз "рус" дигән мәгънәне киметә һәм "безнеке дә ул, русныкы гына түгел" дигән кебек, ә "русия" дигәне "урысныкы инде ул" дигән кебек :) . мин шәхсән үзем урысча да җайлы сөйләшкәнгә "россия" диеп әйтәм. миңа "рәсәй" дигәне "куркынычсыз ул" диеп әйткән кебек тә тоела, йә мәзәк итебрәк әйткән кебек, әмма казак, башкорт, татарның бер өлеше белән берләшер өчен аны куллану әйбәт, ә үзбәкләр нәрсә дие икән, ә төрекмән белән кыргыз? тагын бер яңа вариант - "урысия" :) . Qdinar 12 май 2010, 05:01 (UTC)[җавап бирү]
Төрки телләрдә: Rusiya Federasiyası, Рәсәй, Rusiye, Раççей Патшалăхĕ, Rossiya, Россия Федерация, Ресей, Орусия, Russiýa, Rusya, روسىيە (ялгышмасам, Русия), Rossiya Federatsiyasi.--Рашат Якупов 13 май 2010, 08:00 (UTC)[җавап бирү]
Татар Википедиясендә кайсы сүзне кулланыйк?
үзгәртү- Россия
- Русия
- Риза--Рашат Якупов 6 май 2010, 07:55 (UTC)[җавап бирү]
- Риза--Qdinar 8 май 2010, 06:14 (UTC)[җавап бирү]
- Риза--Ajdar 13 май 2010--Шәйхи 17 май 2010, 10:05 (UTC)[җавап бирү]
- Риза--KhayR 8 июн 2010, 12:21 (UTC) (Русь һәм Россия мәгънәләрендә)[җавап бирү]
- Рәсәй
- Риза--Timming 6 май 2010, 08:52 (UTC)[җавап бирү]
- Риза Minemçə Rusiə Русь urıs süze öçen qullanıyq, ə Rəsəy – Россия --Вячеслав 8 май 2010, 04:54 (UTC)[җавап бирү]
- Риза Рәсәй инде! Русия дип тел ватыйк ди тагы... Телевизордан да Рәсәй диләр, ашамлыкларда да Рәсәй диелә.--Bulat-jedi 15 май 2010, 22:38 (UTC)[җавап бирү]
- Риза--Zahidulla 20 май 2010, 18:07 (UTC)[җавап бирү]
- Риза--KhayR 8 июн 2010, 12:21 (UTC) (бары тик Россия мәгънәсендә)[җавап бирү]
Тавыш бирү нәтиҗәсе: Рәсәй сүзен куллану отышлырак. Мәкаләләр һәм төркемнәр исеменнәрендә Рәсәй сүзен куллану яхшырак.--Рашат Якупов 8 июн 2010, 10:32 (UTC)[җавап бирү]
- Мин соңа калып тавыш бирдем. Тәкъдим дә калдырдым. --KhayR 8 июн 2010, 12:22 (UTC)[җавап бирү]
Ичмасам, Тукайны хөрмәтләсәгез иде. Хөо мәмләкәт Русия дип язган соң? --Шәйхи 18 июн 2010, 10:10 (UTC)[җавап бирү]
- Русия
- Риза. Мин Рәсәй сузенә каршы. Бу халыкта йөргән сүз, әдәби сүз түгел. Иске татар телендә Русия булды. Әгәр Русия булмаса, Россия булсын! --Ерней 21 авг 2010, 13:12 (UTC)[җавап бирү]
Ничек итеп тәрҗемә итәргә? --Timming 20 апр 2010, 10:45 (UTC)[җавап бирү]
- Кәбисә ел([1], [2]).--Рашат Якупов 20 апр 2010, 15:49 (UTC)[җавап бирү]
- Рәхмәт--Timming 21 апр 2010, 06:38 (UTC)[җавап бирү]
Оранжевый төсенең татар телендә иң кимендә өч варианты бар: кишер төсе, кызгылт сары, әфлисун төсе. Кайсысын иң уңышлы дип саныйсыз? Мәсәлән, Ирландия байрагының төсләре: яшел, ак һәм ... - нәрсә дип язарга? — Әлеге реплика Marat Vildanov (б · к) 24.04.10 тарафыннан язылды
- Кызгылт сары дип күбрәк әйтәләр бугай.--Рашат Якупов 24 апр 2010, 18:16 (UTC)[җавап бирү]
- Кишерсары дигән варианты да бар аның. Безнең Балтач районында (урта диалект, әдәби телгә иң якыны) шулай кулланыла. --KhayR 8 июн 2010, 12:15 (UTC)[җавап бирү]
- Медаль "За доблестный труд"
- Фидакарь хезмәт өчен--Timming 22 май 2010, 10:34 (UTC)[җавап бирү]
- Медаль "В ознаменование добычи трехмиллиардной тонны нефти Татарстана"
- Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан--Timming 22 май 2010, 10:34 (UTC)[җавап бирү]
--Timming 20 май 2010, 21:22 (UTC)[җавап бирү]
Бег с ложкой во рту с положенным на нее яйцом; бег с ведрами на коромысле, наполненными водой; перетягивание каната; лазанье на высокий гладкий столб (ничек була оныттым) татарча бу сүзләр ничек була? --89.232.124.117 21 май 2010, 11:56 (UTC)[җавап бирү]
Әллә сез анда йоклыйсыз мы? 89.232.124.117 25 май 2010, 17:41 (UTC)[җавап бирү]
- Йомырка белән йөгерү, көянтә белән йөгерү, канат тартышу, баганага менү. Теркәлергә теләк юкмы? --Timming 25 май 2010, 17:54 (UTC)[җавап бирү]
- канат тартышу - аркан тартыш була ул!!! --KhayR 8 июн 2010, 12:09 (UTC)[җавап бирү]
Төрле белгечлекләрне татарча ничек атарга: географияче - географ, физикчы - физикачы - физик , химикчы - химик - химияче, биолог - биологияче һ. б.? --Рашат Якупов 17 июн 2010, 07:51 (UTC)[җавап бирү]
- Минемчә, алынма сүзләрдән һәм сүз вариантларыннан телгә бернинди зарар юк. Бездә бит инде физик, химик, биолог һ.б. сүзләр рус теленнән алынма вариантлар буларак кулланыла, шуңа күрә нәрсәдер уйлап чыгарып башны ватуда мәгънә күрмим. Рус теле тәэсирен безнең телдән аерырга никадәр теләсәң дә, аерып булмаячак, ул мәңгегә калачак. Урыслар юкка чыкса хәтта (мин моны теләмим). Латин теленең тәэсире әлегәчә булган сыман, ул да юкка чыкмаячак. Татар теле грамматикасына туры киләме ул, юкмы, анысы төп мәсьәлә түгел, минемчә. Вакыты ул түгел, без телне үзгәртмибез, берәүләр үзгәртеп карады инде))) - уңышлы булып чыкмады. -- Marat Vildanov 23 июн 2010, 06:48 (UTC)[җавап бирү]
Димәк, географ, физик һ. б. сүзләрен кулланабыз?--Рашат Якупов 23 июн 2010, 12:47 (UTC)ъ[җавап бирү]
- Риза --Шәйхи 24 июн 2010, 08:13 (UTC)[җавап бирү]
Риза--Сәрхүш 30 гый 2011, 22:48 (UTC)[җавап бирү]
- Риза --Zahidulla 27 июн 2010, 06:57 (UTC)[җавап бирү]
- мәкалә эчендә кем ничек теләй шулай кулланса яхшырак дийеп уйлайм. кем ничек теләй үк түгел, бер чик куйырга була, мәсьәлән, химик рөхсәт, химияче рөхсәт, ә химикчы рөхсәт түгел кебек. ә мәкаләнең башлыгында бер варианттан икенчесенә күчертәсе. --Qdinar 27 июн 2010, 11:53 (UTC)[җавап бирү]
Күпчелек җирдә Алмания сүзе кулланыла, ләкин ул аңлаешлы сүзме?--Рашат Якупов 18 апр 2010, 14:17 (UTC)[җавап бирү]
- Шулай ук, география дәреслегендә ничек язылган исә, шул вариантны кулланырга кирәк. Гомүмән, татар дәреслекләрен укып карыйсы иде... --Timming 20 апр 2010, 08:52 (UTC)[җавап бирү]
- Географиядән татар теле дәреслекләрендә Германия дип языла. Шул вариантны кулланабызмы, алайса?--Рашат Якупов 20 апр 2010, 15:47 (UTC)[җавап бирү]
- Ике исем дә калсын. Тилереп-тилереп урыслашалар гына. Берсәк Гәрәп сүзләре да булсын. "Германия яиса Алмания" дип язып куерга. Википедия аша халык теленә үтмәсме. Милләтчеләр сөйләмендә Алман сүзе еш ишетелә. Ялгышмасам азатлык сәхифәсендә дә Алмания диләр. Иске татар әдәбиятында Алмания сүзе кулланылганмы? --Bulat-jedi 20 апр 2010, 18:24 (UTC)[җавап бирү]
- Азатлык радиосы Германия сүзен куллана.--Рашат Якупов 21 апр 2010, 08:11 (UTC)[җавап бирү]
- Азатлык радиосы 2 вариантны да куллана (Сайттагы эзләгеч нәтиңәләре: эзләү нәтиҗәләре Алмания 43 нәтиҗә табылды һәм эзләү нәтиҗәләре германия 100 нәтиҗә табылды). Шәхсән үзем дә икесен дә куллану яклы. --KhayR 8 июн 2010, 12:23 (UTC)[җавап бирү]
- Азатлык радиосы Германия сүзен куллана.--Рашат Якупов 21 апр 2010, 08:11 (UTC)[җавап бирү]
- Ике исем дә калсын. Тилереп-тилереп урыслашалар гына. Берсәк Гәрәп сүзләре да булсын. "Германия яиса Алмания" дип язып куерга. Википедия аша халык теленә үтмәсме. Милләтчеләр сөйләмендә Алман сүзе еш ишетелә. Ялгышмасам азатлык сәхифәсендә дә Алмания диләр. Иске татар әдәбиятында Алмания сүзе кулланылганмы? --Bulat-jedi 20 апр 2010, 18:24 (UTC)[җавап бирү]
- Географиядән татар теле дәреслекләрендә Германия дип языла. Шул вариантны кулланабызмы, алайса?--Рашат Якупов 20 апр 2010, 15:47 (UTC)[җавап бирү]
Алмания гарәп теленнән, Германия — рус теленнән. Бәлки алманнар — герман халыкларныӊ бер берлеге. Алмания булсын. --Ерней 21 авг 2010, 17:19 (UTC)[җавап бирү]
- "Almaniä" süze törek telennän, häm ädäbi Tatar telendä elek tä xäzer qullanıla. "Germaniä" urıs telennän ütep kergän süze ul. Şulay da "Macarstan" urınına urıs süze "Vengriä" qullanu döres tügel. Ädäbi Tatar telen urıslaştıru ğına.--Milli 11 сен 2010, 16:15 (UTC)[җавап бирү]
Дат дигәне урыс телендәге датский дигән сүздән чыккан, урысча данийский дип әйтеп булмый. Татарча дания теле дөресрәк булыр дип уйлыйм. --Timming 4 май 2010, 12:09 (UTC)[җавап бирү]
- Ләкин Дания теле сүзтезмәсе Язык Дании буларак тәрҗемә ителмәсме?--Рашат Якупов 5 май 2010, 08:09 (UTC)[җавап бирү]
- Ә Дания халкын даниялылар яки даннар дип йөртергәме? --Timming 5 май 2010, 09:23 (UTC)[җавап бирү]
- Русча-татарча лингво буенча датчане русчадан татарчага датчаннар, даниялеләр, Дания халкы буларак, датский язык исә датчан теле буларак тәрҗемә ителә. Минем үземә лингво биргән тәрҗемә һәрвакыт ошап бетми, чөнки анда русча сүзләрнең күптән түгел килеп чыккан һәм кулланылышта булган тәрҗемәләрен язып азапланмаганнар. -- Marat Vildanov 7 май 2010, 17:18 (UTC)[җавап бирү]
- Ә Дания халкын даниялылар яки даннар дип йөртергәме? --Timming 5 май 2010, 09:23 (UTC)[җавап бирү]
- датчаннар уңайлы сүз түгелме?--Рашат Якупов 8 май 2010, 11:14 (UTC)[җавап бирү]
- Ок, датчан теле һәм датчаннар дип кабул итик) --Timming 11 май 2010, 07:10 (UTC)[җавап бирү]
- яңа кушымчалар кертмәгез инде. хәзерге вакытта әдәби телдә болай кулланыла: "дания", "даниялеләр". ә "даниялеләр теле" дигән нәрсәнең бөтенләй язылганы да юктыр, шуңа күрә ул билгеле түгел. әмма шушы бер очрак өчен генә "датчан" дигән нәрсә кертеп җибәрү дөрес түгел. "даниялеләр теле" дөресрәктер. Qdinar 11 май 2010, 11:32 (UTC)[җавап бирү]
- "Даниялеләр теле" "татарлар теле" сыман яңгырый. Без "татарлар теле" дип язмыйбыз ич. Шуңа күрә баштан ук "дания теле" дип язырга тәкъдим ителгән иде. Микрософт битендә дә телне алыштырганда "Дания теле" дип языла. --Timming 11 май 2010, 12:53 (UTC)[җавап бирү]
- Дания теле - үз телләрендә "Dansk". Даниялеләр үз телләрендә "Danskere". Дания - үз телләрендә "Danmark". Мондый вариант бар: "татар теле" белән аналогияле төп, тамыр итеп "Данскер" дигән сүзне алырга да, "Данскер теле", "Данскер иле" дигән сүзләр ясарга. Тагын бер вариант. "Дан" дигән сүзне тамыр итеп алу. Бу вариантны тикшерер өчен "ск", "скере", "марк" кушымчаларының мәгънәсен, тагын нинди сүзләрдә кулланылганын белергә кирәк. "Дан" ул нәрсә? Андый сүз аларның үз телләрендә дә булмаса, андый сүзне татар теленә алу дөрес түгелдер, әмма мәгънәсен ачыклап булса дөрес булырга да мөмкин.
- Әллә нәрсәләр уйлап чыгармагыз әле!!! Булмаган сүзләр "китереп чыгарып", булмаган кушымчалар ялгау - дөрес түгел. --KhayR 8 июн 2010, 12:04 (UTC)[җавап бирү]
Сүзлектән карагач шаккаттым: дат//ский датчан ...ы, е; ~ский язык датчан теле; ~чанин датчан, данияле; ~чанка датчан (данияле) хатын (кыз) --KhayR 8 июн 2010, 12:25 (UTC)[җавап бирү]
Nindi "datçannar" tağın?!! "-çan" urıs tele quşımçası!!! Tatar telen urıs quşımçıları belän tutırmağız, zinhar! Tatar keşelarenä bu il "Daniä" bulıp tanış. Dimäk, alarnıñ töp tele "Daniä tele" bula. Tuğandaş törek telennän misal: Danimarka(il, isem)-Danimarkalı(bu il keşese, sıyfat). Tatarça alaysa "Daniäle"/"Daniälelär" bulırğa tieşle.--Milli 11 сен 2010, 16:27 (UTC)[җавап бирү]
А даннар, дан теле в татарском языке совсем не употребляется? Просто это как раз самый логичный вариант. Жители этой страны на большинстве языков мира называются дословно данами, а их язык данским. Don Alessandro 30 окт 2010, 19:51 (UTC)[җавап бирү]
ДЖек Воробейны Джек Чыпчык дип тәрҗемә итәргәме, әллә Джек Воробей дип языйкмы? Воробей русча була, ә Чыпчык бигүк матур түгел. Бер уңайдан "Пираты Карибского моря:сундук мертвеца" ничек тәрҗемә ителә?--Шәйхи 20 май 2010, 09:43 (UTC)[җавап бирү]
- Әйе, бу сорау катлаулы. Бер яктан - бу фильм татар телендә прокатка чыкмаган, шуңа күрә аны үзебез генә тәрҗемә итү дөрес түгел. Икенче яктан, урыс исемнәрен язу да бик дөрес түгел. Бәлки татар телендә чыкмаган фильмнарны оригиналь исем белән атарга. Американ фильмы булса, исеме инглиз телендә, урыс фильмы булса - урысча... --Timming 20 май 2010, 10:48 (UTC)[җавап бирү]
- Американ фильмы булса, исеме инглиз телендә, урыс фильмы булса - урысча... - менә моның белән килешәм. Jack Sparrow - Джек Воробей; Pirates of the Caribbean: Dead Man's Chest - фильм исеме. --KhayR 8 июн 2010, 12:07 (UTC)[җавап бирү]
- Ха! Нәрсә, ингиз-татар-рус Википедиясе була мени бу? Татар кешесе Татар Викикпедиясендщ татарча мәглүмат ала алмый. --Шәйхи 18 июн 2010, 10:07 (UTC)[җавап бирү]
- Американ фильмы булса, исеме инглиз телендә, урыс фильмы булса - урысча... - менә моның белән килешәм. Jack Sparrow - Джек Воробей; Pirates of the Caribbean: Dead Man's Chest - фильм исеме. --KhayR 8 июн 2010, 12:07 (UTC)[җавап бирү]
Минемчә дә татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк, оригиналь исемнәрен куллану - үз телебезгә заманчалаштырырга киртә кую, миңа калса.--Рашат Якупов 17 авг 2010, 18:48 (UTC)[җавап бирү]
- Килешәм, ләкин Джек Чыпчык түгел, ә Чыпчык Джек. --Qdinar 23 авг 2010, 03:04 (UTC)[җавап бирү]
Minemçä, iñ dörese "Kapitan Cek Sperrow/Капитан Җек Сперроу (inglizça: Captain Jack Sparrow, urısça: Капитан Джек Воробей, süzgä-süz tärcemäse: "Kapitan Cek Çıpçıq") - "Karib diñgeze piratları" filmınıñ töp qaharmanı...." itep yazu --Milli 11 сен 2010, 17:04 (UTC)[җавап бирү]
Нинди вариантын кулланыйк?--Рашат Якупов 15 авг 2010, 09:04 (UTC)[җавап бирү]
- Әдәби чыганакларда газета сүзе кулланыла. --Timming 15 авг 2010, 10:16 (UTC)[җавап бирү]
- Кайбер әдәби әсәрләрдә гәзит сүзе дә кулланыла бит. Һәм, әйтик, популяр газета исеме - Безнең Гәҗит.--Рашат Якупов 15 авг 2010, 10:29 (UTC)[җавап бирү]
- Алары халык сөйләменә якынайтыр өчен махсус әдәби чара. Барлык башка чыганакларда газета дип языла. Әйтик, "Ватаным Татарстан" газетасы һ.б., матбугат сайтына керсәгез, газета сүзен күп тапкыр күрерсез.--Timming 15 авг 2010, 10:45 (UTC)[җавап бирү]
- Безнең бәхәсләр соңрак вики кагыйдәләренә әйләнә, һәм бу зур хата булырга мөмкин, без - лингвистлар, галимнәр түгел ич. Ярар, мин шәхсән газета сүзе ягында, гәзит бик ошап бетми, ә гәҗит - гап-гади калька. Искечә мәҗәллә-җәридәләр булырга тиеш. --Шәйхи 16 авг 2010, 10:05 (UTC)[җавап бирү]
- нишләп калька булсын дие ул? Юк, калька түгел, мин уйлыйм, син ялгышасың. Калька ул башка төрле нәрсә. Мин "гәҗит"не сайлайм, кемнең нәрсә кулланганын белмәйм, безнең гаиләдә шулай ләкин беребез газета диеп тә әйтә бугай.. һәм безнең якта күбрәк "гәҗит" кулланыла бугай. --Qdinar 23 авг 2010, 03:01 (UTC)[җавап бирү]
- Безнең бәхәсләр соңрак вики кагыйдәләренә әйләнә, һәм бу зур хата булырга мөмкин, без - лингвистлар, галимнәр түгел ич. Ярар, мин шәхсән газета сүзе ягында, гәзит бик ошап бетми, ә гәҗит - гап-гади калька. Искечә мәҗәллә-җәридәләр булырга тиеш. --Шәйхи 16 авг 2010, 10:05 (UTC)[җавап бирү]
- Алары халык сөйләменә якынайтыр өчен махсус әдәби чара. Барлык башка чыганакларда газета дип языла. Әйтик, "Ватаным Татарстан" газетасы һ.б., матбугат сайтына керсәгез, газета сүзен күп тапкыр күрерсез.--Timming 15 авг 2010, 10:45 (UTC)[җавап бирү]
- Кайбер әдәби әсәрләрдә гәзит сүзе дә кулланыла бит. Һәм, әйтик, популяр газета исеме - Безнең Гәҗит.--Рашат Якупов 15 авг 2010, 10:29 (UTC)[җавап бирү]
Димәк, нәтиҗә буларак, газета сүзен кулланыйк. Әлбәттә, бу кагыйдә түгел, кабул ителгән тәкъдим генә, Айдар әфәнде.--Рашат Якупов 17 авг 2010, 18:46 (UTC)[җавап бирү]
- Här variantka analiz itik: 1. "gazeta" - üzgärtüsez urıs süze, 2."gäzit" - Tatar telenä caylanğan Tatar süze, 3. "gäcit" - qayber xalıq äyteleşlärenä yaqınlaştırılğan Tatar süze, kübräk ğadi söylämne çağıldıra. "Bezneñ gäcit" atamasında bu basmanıñ xalıqçanlığın, ğadi xalıqqa yaqın bululığın kürsätüe alımı bulıp qullana. İn dörese, hiçşiksez, "gäzit".--Milli 11 сен 2010, 11:53 (UTC)[җавап бирү]
Кайсы вариант отышлырак? Минемчә, Чуашстан сүзе күбрәк татар теленә килешә. Шул исемле шактый чыганак бар.--Рашат Якуп 22 авг 2010, 12:38 (UTC)[җавап бирү]
- Әйе, Чуашстан сүзе күп куллана, әмма рәсми исем Чувашия, Чувашская Республика (Чаваш Республики). Чуашстан сүзене мин сүзлекләрдә күрмәдем. Татар телендә у хәрефе в хәрефе белән һичкайчан булмый, чөнки үзе һаман ув. Чуваш түгел, чуаш. Шуӊа күрә Чуашия рәсми исемгә якынрак. --Ерней 22 авг 2010, 17:01 (UTC)[җавап бирү]
- Ерней әфәнде, ә мантыйк кайда? Үзегез "Чуашстан сүзен сүзлекләрдә күрмәдем" дисез, үзегез шунда ук гел яңа сүз уйлап чыгарасыз. Рашат сылтамалар бирә, сездән әле бер сылтама да күрмәдек. Чуашия сүзенә Яндекс бик аз бит бирә, аларның берсе генә татарча, анысы да википедиябездән. --Timming 22 авг 2010, 18:13 (UTC)[җавап бирү]
- Бер генә түгел инде, алдагы битләрне карагыз. Сүзлектә Чувашия (Чуаш Республикасы), әмма бу мантыйклы түгел. Тамыры бер генә булырга тиеш. --Ерней 22 авг 2010, 19:08 (UTC)[җавап бирү]
- "w"ның язылмавы - орфография кагыйдәсе. Әгәр шундый кагыйдә бар икән инде, бу төштә искәрмә ясау кирәк түгел. Тагын мисаллар: туа, куа, уа, куак, суык, куык, буа, юа.--Qdinar 23 авг 2010, 02:07 (UTC)[җавап бирү]
- Ерней әфәнде, ә мантыйк кайда? Үзегез "Чуашстан сүзен сүзлекләрдә күрмәдем" дисез, үзегез шунда ук гел яңа сүз уйлап чыгарасыз. Рашат сылтамалар бирә, сездән әле бер сылтама да күрмәдек. Чуашия сүзенә Яндекс бик аз бит бирә, аларның берсе генә татарча, анысы да википедиябездән. --Timming 22 авг 2010, 18:13 (UTC)[җавап бирү]
Чуваш түгел, чуаш икәнлеге турында килештек, Чуашстан/Чуашия бәхәсендә исә әлегә ачыклык юк. Ерней әфәнде, сүзлекләргә сылтамалар бирегезче.--Рашат Якуп 1 сен 2010, 11:41 (UTC)[җавап бирү]
- Фикерем шул. Сүзлектә (мәсәлән, Хөсәенов, Җ.А. Географиядән русча-татарча аӊлатмалы-белешмә сүзлек) Чуашстан юк, Чувашия бар (в хәрефе белән). Әгәр без чуаш (в хәрефе юк) сүзене кулланырга килештек, әйдәгез Чуашия булсын. --Ерней 4 сен 2010, 14:01 (UTC)[җавап бирү]
- Минемчә, сүзлектә ничек язылган икән, шулай булырга тиеш. Бу алынма сүз, рус сүзләрендә каты "в" килә, "w" түгел. Чуашстан һәм Чуашия исемнәре белән юнәлтүләр ясарга тәкъдим итәм, мәкаләнең исемен исә Чувашия дип калдырырга. --Timming 5 сен 2010, 06:19 (UTC)[җавап бирү]
- Татарча Чувашия дип әйтүгә мин катгый каршы. Минемчә, Чуашия варианты да татарча яңгырый, ләкин Чувашия бөтенләй юк.--Рашат Якуп 5 сен 2010, 08:27 (UTC)[җавап бирү]
- Ägär bu xalıq(millät) Tatarça "çuaş" dip atala, alarnıñ tele "çuaş tele" - dimäk, alarnıñ cire "Çuaşstan-Çuaş Respublikası" bula. Başqalası - Çabaqsar. "Çuaşstan"- 1. Tatar toponimikasına kübräk turı kilä, 2. Bu atama Tatarlarda yış qullanıla, 3. "Çuaşstan-Tatarstan-Başqortstan-Qazaqstan-.." çılbırı törki xalıqlarnıñ bertuğanlığın kürsätä, 4. urıslaştıru näticäse tügel. Bu variant bar yaqlardan otışlıraq --Milli 11 сен 2010, 12:06 (UTC)[җавап бирү]
- Законда Чуаш Республикасы [3]. --Ерней 13 сен 2010, 19:02 (UTC)[җавап бирү]

Канунда булган вариантка күчерелде.--Рашат Якуп 17 ноя 2010, 20:32 (UTC)[җавап бирү]
Минемчә, Төркмәнстан сүзе дөресрәк була. Эзләү системасы Төркмәнстан сүзе белән Төрекмәнстан белән чагыштырганда күпкә күбрәк чыганак таба.--Рашат Якуп 22 авг 2010, 12:38 (UTC)[җавап бирү]
- Ганиев сүзлегендә төрекмән һәм Төрекмәнстан. Хөсәенов Географиядән сүзлегендә төркмән һәм Төркмәнстан. Минемчә Төрек — Төрекмән — Төрекмәнстан, чөнки төрекмән төрекмәнд (төрек шикелле, төрек сыман) сүзеннән, һәм аглюнатив принцип саклана. Мин Төрекмәнстан варианты сайлыйм. --Ерней 22 авг 2010, 16:48 (UTC)[җавап бирү]
- Шулай ук, сылтамалар бирегез. Андый сораулар үз фикерләрегез нигезендә генә чишелми. --Timming 22 авг 2010, 18:13 (UTC)[җавап бирү]
- Бирдем инде сүзлекләргә. Ганиев татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләрендә төрекмән. Интернетта татарча терлечә язалар, хаталар белән дә, авторитетлы чыганак түгел... --Ерней 22 авг 2010, 19:05 (UTC)[җавап бирү]
- Ә ул сүзлекләр санлы шикелдә интернетта бармы? Безгә сүзлекләр чыннан да җитми шул. Бәлки сездә булган сүзлекләрнең сканнарын ясарсыз? --Timming 24 авг 2010, 19:23 (UTC)[җавап бирү]
- Ганиев сүзлеге менә бу сүзлек булырга тиеш.--Рашат Якуп 25 авг 2010, 05:20 (UTC)[җавап бирү]
- Ә ул сүзлекләр санлы шикелдә интернетта бармы? Безгә сүзлекләр чыннан да җитми шул. Бәлки сездә булган сүзлекләрнең сканнарын ясарсыз? --Timming 24 авг 2010, 19:23 (UTC)[җавап бирү]
- Бирдем инде сүзлекләргә. Ганиев татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләрендә төрекмән. Интернетта татарча терлечә язалар, хаталар белән дә, авторитетлы чыганак түгел... --Ерней 22 авг 2010, 19:05 (UTC)[җавап бирү]
- Шулай ук, сылтамалар бирегез. Андый сораулар үз фикерләрегез нигезендә генә чишелми. --Timming 22 авг 2010, 18:13 (UTC)[җавап бирү]
- агглютинатив принцип сакланса да, татар телендә "мән", "мәнд" кушымчасы формаль яктан да юк, чынлап та юк, аңлашылмый, болай диеп әйтүем чөнки "изм" кебек кушымчаларны рәсми китапларда юк диеп баралар, әмма алар аңлашыла. "төрекмән" сүзе татар теле аваз системасына туры килә, әмма мисал өчен мин "төркмән" диеп әйтәм бугай, чынлап та арасында "е"сез, яки "е"сез диярлек, теоретик яктан да бу мөмкин, чөнки "р"ны "ррррр" диеп сузып була, әмма араларында әз генә сузык авазы була, мисал өчен "т"дан аермалы буларак, аны инде "тытытыты" диеп кенә әйтү мөмкин, ә мисал өчен "н"ны бөтенләй тип-тигез сузып була, татар теле буенча рәсми китапларда тартык аваз диеп кенә аталса да: "ннннннннннн". Мөгаен, "н"ның сузылуы фонетика буенча фәнни китапларда әйтелгәндер, бу мин беренче уйлап чыгарган нәрсә түгелдер. Юк, кайвакыт мин "төрекмән" диеп әйтәм... Чынлап та... , мин "төрекмән" әмма "төркмәнстан" диеп әйтәм бугай, икенчесендә җитәрлек кыскалыкны саклау өчен шулайдыр. Ә икесендә дә бер төсле язылса әйбәт булыр иде, әлбәттә.--Qdinar 23 авг 2010, 02:53 (UTC)[җавап бирү]
Ачыклык юк. Бер яктан, Ганиев сүзлеге, икенче яктан күп чыганаклар.--Рашат Якуп 1 сен 2010, 11:43 (UTC)[җавап бирү]
- Чын татар сүзләрендә 3 тартык аваз бергә килгән очраклар юк ахры бит?--Rinazz 3 сен 2010, 20:09 (UTC)[җавап бирү]
İñ dörese - yazılışı: "Törekmänstan", äyteleşe: [török*män*stan]. Bu atamada alarnıñ "törek" antroponimına qayçandır bäyle bulğanı assızıqlana. İsegezgä töşerim, ädäbi Tatar tele nigezendä töp prinsıbı bulıp "tarixi-traditsion prinsıbı" yata.--Milli 11 сен 2010, 12:16 (UTC)[җавап бирү]
Татар филологиясе факультетында «Төрки тел белеменә кереш» фәнендә без Төрекмәннәр дип өйрәндек. Шулай ук Рәис Сәфәровның Казан утларында мәкаләсендә Төрекмәннәр дип әйтелә. Шулай итеп, төрекмәннәр дөрес вариант булырга тиеш.--Рашат Якуп 12 сен 2010, 08:22 (UTC)[җавап бирү]
Минемчә татарча казакълар һәм Казакъстан, чөнки казахлар һәм Казахстан рус теленнән алынмалар. Ъ хәрефе бәлки рус казаклар белән аерма булу өчен. Ганиев сүзлегендә ике вариант бар, казах һәм казакъ (казак — гел рус казаклар өчен). --Ерней 22 авг 2010, 17:14 (UTC)[җавап бирү]
- Риза.--Рашат Якуп 22 авг 2010, 17:44 (UTC)[җавап бирү]
- Моның белән риза, казахлар үзләре дә үзләрен казакъ дип язалар. Шулай ук Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы” әсәре бар.--Timming 22 авг 2010, 18:13 (UTC)[җавап бирү]
- әмма а хәрефеннән соң к хәрефе аннан соң "ъ" хәрефе булмаса да "къ" булып укылырга тиеш. Чынлап торып әйткәндә, монда "ъ" орфография буенча артык. Бары тик бу икенче "казак" белән бутамас өчен искәрмә булып чыга. (Әмма моны Ерней да әйтте инде, кыскарак итеп кенә.) Мисаллар: калак, кашык, сабак, улак. Ә "казак" кебек йомшак "к" белән калын сузык аваз булган очракларда [гадәттә] орфография моны берничек тә күрсәтми, истә калдырасы, мисаллар: татарча авазлылары: Кукмара, никах, никах дигәндә әле "и" буталмаска булыша, чөнки "и" дан соң калын "к"ны әйтүе җайсыз бугай һәм бик күп урысча авазлылары: Кама, каска, калий, карта, кальций, Куйбышев.--Qdinar 23 авг 2010, 02:11 (UTC)[җавап бирү]
- Алайса, мин Казакъстан мәкаләне күчерәм. --Ерней 25 авг 2010, 18:24 (UTC)[җавап бирү]
Мин википедиядәге шәхесләренеӊ татар һәм гарәп-мөселман исемнәре һәм фамилияләре татарлаштырырга тәкъдим итәм. Мәсәлән, Абдулланы Габдуллага, Аббасны Габбаска һ.б. Бу бит татар википедиясе! --Ерней 26 авг 2010, 19:45 (UTC)[җавап бирү]
- Башта бер стандарт эшләп чыгарырга кирәк. Аббасны берәүләр Габбас, икенчеләр Гәббәс, өченчеләр Аббәс дисәләр, болай да буталчык википедиядә тагын бер буталу тренды барлыкка киләчәк.--Timming 1 сен 2010, 09:41 (UTC)[җавап бирү]
- Һәрвакыт бертөрле язып булмый бит, әйтик, татарча Габдулла дөрес булса, әдәби чыганакларда Абдулла Алиш дип язалар бит.--Рашат Якуп 1 сен 2010, 11:44 (UTC)[җавап бирү]
- Әмма, рус телендә, мәсәлән, Олександр хәзерге вакытта язмыйлар бит. Бертерле язалар. Әдәби язуы бер булырга тиеш. --Ерней 1 сен 2010, 16:53 (UTC)[җавап бирү]
- Стандарт. --Ерней 1 сен 2010, 16:56 (UTC)[җавап бирү]
- Минемчә, безгә бер шаблон буенча түгел, ә аерым очракларны карарга кирәк. Әйтик, шул ук Абдулла Алишны татарчалаштырып Габдулла Алиш дип язарга бер дә хакыбыз юк, гәрчә болай дөресрәк булса да.--Рашат Якуп 1 сен 2010, 17:04 (UTC)[җавап бирү]
Här ädip, şäxes üzeneñ iñ bilgele iseme astında yazılırğa tieş. Mäs., ägär ul Abdulla Aliş bulıp xalıqqa tanış, alay yazılsın (başqa variantlar cäyälärdä birelsen), Ğabdulla Tuqay bulıp - şulay birelsen. --Milli 11 сен 2010, 12:23 (UTC)[җавап бирү]
Бу сүзне төрле җирдә төрлечә язалар. Әйдәгез, иң әйбәт вариантын сайлыйк.--Рашат Якупов 18 апр 2010, 14:17 (UTC)[җавап бирү]
Җөмһүрият сүзен куллайныйк:) --Bulat-jedi 19 апр 2010, 14:07 (UTC)[җавап бирү]
- Ләкин хәзер абсолют күпчелек Республика сүзен куллана. Әйтик, Татарстан Җөмһүрияте дип Конституциябездә дә язылмаган.--Рашат Якупов 19 апр 2010, 14:39 (UTC)[җавап бирү]
- Минемчә, җөмһүрият дөресрәк булыр иде. Әмма официаль документларда ничек язылган исә, шул вариантны кулланырга туры килә.--Timming 20 апр 2010, 08:45 (UTC)[җавап бирү]
- Рәсми документларда татар телендә язылмаган бит. Фәкать Татарстан Конституциясенә һәм кануннарына нигезләнеп, без Татарстан Республикасы дип әйтә алабыз. Ә башка илләр белән нишләргә?--Рашат Якупов 20 апр 2010, 15:46 (UTC)[җавап бирү]
- Алайса шулай итик. Россиягә керүче республикаларны республика дип атыйбыз, калганнарын исә җөмһүрият дип. Хәзергә ул шулай итеп языла да: Татарстан Республикасы һәм Көньяк Африка Җөмһүрияте.--Timming 21 апр 2010, 06:38 (UTC)[җавап бирү]
- Мин риза. Каршы булучылар бармы?--Рашат Якупов 21 апр 2010, 15:47 (UTC)[җавап бирү]
- Алайса шулай итик. Россиягә керүче республикаларны республика дип атыйбыз, калганнарын исә җөмһүрият дип. Хәзергә ул шулай итеп языла да: Татарстан Республикасы һәм Көньяк Африка Җөмһүрияте.--Timming 21 апр 2010, 06:38 (UTC)[җавап бирү]
- Рәсми документларда татар телендә язылмаган бит. Фәкать Татарстан Конституциясенә һәм кануннарына нигезләнеп, без Татарстан Республикасы дип әйтә алабыз. Ә башка илләр белән нишләргә?--Рашат Якупов 20 апр 2010, 15:46 (UTC)[җавап бирү]
- Минемчә, җөмһүрият дөресрәк булыр иде. Әмма официаль документларда ничек язылган исә, шул вариантны кулланырга туры килә.--Timming 20 апр 2010, 08:45 (UTC)[җавап бирү]
Каршы торганнар булмаса, моны кагыйдә буларак кулланыйк.--Рашат Якупов 23 апр 2010, 18:20 (UTC)[җавап бирү]
- Мин каршы. Тел белгечләреннән башка ниндидер кагыйдә кертеп булмый. Татарстанны да Җөмһүрият дип кулланучылар күп. Матбугат чараларында да кулланыла кайчак. Ә Көньяк Африкага килгәндә - ул татарча география китапларында КАР (ягъни Республика) дип языла. --KhayR 8 июн 2010, 12:18 (UTC)[җавап бирү]
Җөмһүрият сүзене гарәп илләр өчен кулланыйк, калганы (безнеӊ дәүләт, инглиз, француз, испан һ.б. илләре) — республика. --Ерней 21 авг 2010, 13:20 (UTC)[җавап бирү]
- Мин үземнеӊ тәкъдимне кабатлыйм. Әгәр дәүләт үзене рәсми рәвештә республика дип ата, без дә аны республика дип атыйк, әгәр — җөмһүрият (күбесенчә гарәп илләре), без дә — җөмһүрият. --Ерней 31 авг 2010, 18:09 (UTC)[җавап бирү]
- Сәлам егетләр! Урыс теленнән кергән сүзләргә каршы көрәшеп арттырып та җибәрәсез кебек түгелме? "Республика" урыс теле аша керсә дә, урыс сүзе түгел бит ул. "Республика" да, "җөмһүрият" тә икесе дә алынма татар телендә. Шул ук вакытта "республика" сүзе бик күпкә ешрак кулланыла. Шунлыктан аңа өстенлек бирергә кирәк дип саныйм, гәрчә Ернейнең соңгы фикере төпле булса да.
- Республика-бу сүз тугел, бу фәлсәфә төшенчелеге (илнең идарә итү формасын күрсәтә). Рим хокугы аша безгә килде. Онотмагыз-Татарстан хокуклары-Рим хокугы рецепциясе нигезендә ята. Шундый нәрсәләрне, кичә уйлап чыгарылган сүз белән анлмаштырырга булмый! Башка яктан-"җөмһүрият" сүзе-араб сүзе. Аның белән борынгы үлгән латин теленнән кергән сүзне алмаштырырга нәрсәгә кирәк?! инәне сабынга алмаштырырга нәрсәгә?! башларны әйләндереп, яңы сүзләрне уйлап кертү-нинди эш бу?!--Гропспонт (обсуждение) 8 июл 2012, 20:39 (UTC)[җавап бирү]
Мин «Административ-территориаль бүленеш» (ужас!) урынына «Идарә-җир төзелеше» атамасыны кулланырга тәкъдим итәм, чөнки А.-т.б. — калька һәм татар телене боза. --Ерней 5 сен 2010, 13:58 (UTC)[җавап бирү]
- Гафу, административ бүленеш нишләп татар телен боза?--Рашат Якуп 5 сен 2010, 14:44 (UTC)[җавап бирү]
Bu Tatar telle dokumentlardağı yuridik termin. Mäs. TRda "Administrativ xoquq bozular" turındağı qanunnar bar. Yuridik, xoquq ölkäsendä terminnar ber-bersenä nıq bäyle, şuña kürä äle şulay qalsın. Tatar tele ayağına basqaç, bu terminnarğa ğalimnar turı tärcemä tabaçaqlar. Älegä urıs süzläre genä tärcemä itelä. Misalığız öçen, min şulay tärcemä itär idem:"Xakimiät-cirlek büleneşe" ("administrativ" süze - "administratsiä"(Tatarça: xakimiät) süzennän). Älegä qalsın --Milli 11 сен 2010, 12:36 (UTC)[җавап бирү]
- Административ-территориаль бүленеш атамасы рәсми документларда очрый, әммә хәзер административ берәмлекләр, мәсәлән административ районнар, юк. Муниципаль реформа безгә муниципаль берәмлекләрне бирде, ягъни муниципаль районнарны. Муниципалитет ул җирле үзидарә. Шуңа күрә минемчә идарә-җир төзелеше бик уңайлы атама. --Ерней 16 сен 2010, 18:55 (UTC)[җавап бирү]
Мин «Муниципаль район» урынына «Җирле үзидарәле район» атамасыны кулланырга тәкъдим итәм, чөнки муниципалитет = җирле үзидарә. --Ерней 5 сен 2010, 13:58 (UTC) Риза--Ильнар Шайдуллов 13 сен 2010, 17:35 (UTC)[җавап бирү]
- Законда муниципаль район, шулай булсын, җирле үзидарәле район синоним булсын. --Ерней 13 сен 2010, 19:07 (UTC)[җавап бирү]
Татар Википедиясендә һаман бу мәсьәләдә нокта куя алмыйбыз. Төрле җирдә төрле сүз кулланыла. Бер конкрет сүзне генә куллану кирәк. Кайсысын сайлыйбыз?--Рашат Якуп 17 июл 2011, 18:56 (UTC)[җавап бирү]
- Үрнәк--Миннемуллин Булат 17 июл 2011, 18:58 (UTC)[җавап бирү]
- Беренче карашка, шул кабул ителгәч, калсын. Ләкин бу атама шаблоннарны атау өчен уңайлы булса да, аралашуда һәм төркем исемнәрендә шактый ямьсез күренә. Һәм яңа кулланучыларга да үрнәкнең нәрсә икәнлеген аңлату авырдыр...--Рашат Якуп 17 июл 2011, 19:12 (UTC)[җавап бирү]
- Уйларга кирәк. --Zahidulla 18 июл 2011, 15:12 (UTC)[җавап бирү]
- Беренче карашка, шул кабул ителгәч, калсын. Ләкин бу атама шаблоннарны атау өчен уңайлы булса да, аралашуда һәм төркем исемнәрендә шактый ямьсез күренә. Һәм яңа кулланучыларга да үрнәкнең нәрсә икәнлеген аңлату авырдыр...--Рашат Якуп 17 июл 2011, 19:12 (UTC)[җавап бирү]
Башкортларда уңышлы гына калып сүзе кулланыла. Матур яңгырый, татарның үз сүзе. Ни диярсез?--Рашат Якуп 18 июл 2011, 15:13 (UTC)[җавап бирү]
- Миңа ошый, туры килә:
калып
- колодка (для обуви) итек калыбы — сапожная колодка калыпка тарту — натягивать на колодку
- форма, болванка (для изготовления шляп)
- форма, изложница, кокиль, опока (в разных производствах) кирпеч калыбы — форма для кирпичей эретелгән металлны калыпка салу — заливать расплавленный металл в изложницы
- форма вакыйгаларны әдәби калыпка сала алу сәләте — способность к изложению событий в литературной форме
- образец, штамп, трафарет, шаблон, стандарт мәкаләләр барсы да бер калыпта язылган — все статьи написаны по одному штампу (образцу, шаблону).
калыпта сугылу (калыпта булу) — быть похожим; (бер) калыпка (бер калыптан) сугу — поставить на одну доску; стричь под одну гребёнку; (бер) калыптан чыккан — одного поля ягода.
--Zahidulla 18 июл 2011, 15:24 (UTC)[җавап бирү]
Башка википедиячеләр ни уйлый? Калып сүзенә каршы килгәннәр булмаса, аны кабул итәрбез.--Рашат Якуп 21 июл 2011, 14:05 (UTC)[җавап бирү]
- Калып дөресрәк булыр, чыннан да. Wiktionary'ga нигезләнеп, башта өлге сүзе турында уйлаган идем, ләкин Илназ әфәнденең дәлилләрен дөрес, дип уйлыйм. Калып. ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Фикер алышу өчен бу атна ахырына кадәр көтик. Калып сүзенә каршы аргументлар китерелмәсә, аны кабул итәрбез.--Рашат Якуп 28 июл 2011, 16:21 (UTC)[җавап бирү]
- Шаблон. Калып сүзенә катгы каршы булмасым, әммә ул куберәк эталон кебек янгырай. Поронгы мәгнәсе дә - эталонная форма для отливки пуль заданного калибра Arabic qalib "mold for casting bullets" > caliber ( "inside diameter of a gun barrel") > calibration, calibrate, calibrating . Шул калыптан калибр, калибровка, калибратор h.б. эталон кебек терминнар килеп сыккан. Билгеле сүз булса да, кәрдәш телле википедияларда кубесе калыпны сайламаганнар, кубесе Шаблон сүзе белән куланалар.
- Azerbajan Wikipedi'ase - Şablon
- Chuash Wikipedi'ase - Шаблон
- Krym Tatar Wikipedi'ase - Şablon
- To'rk Wikipedi'ase - Şablon
- Gagauz Wikipedi'ase - Şablon
- To'rkma'n Wikipedi'ase - Şablon
- Karakalpak Wikipedi'ase - Shablon
- Karachay-Balkar Wikipedi'ase - Шаблон
- O'zba'k Wikipedi'ase - Andoza
- Bashkort Wikipedi'ase - Ҡалып
- Sakha Wikipedi'ase - Халыып
- Kazak Wikipedi'ase - Үлгі
- Kyrgyz Wikipedi'ase - Template (mogaen "vremenno", haman saylanmagan).
- Википедия шаблоны сүз de facto махсус мәгнәсен апбара - куберәк инфобокс шикилле тутыру өчен проформа (бланк), каты эталон яки үрнәк түгел. Могаен шунга күрә кәрдәш телле википедияларда кубесе калыпны сайламаганнар, кубесе Шаблон сүзе белән куланалар. Шаблон мәгнәсен да артык агнату кирәге юк, аны инде бүген барысы белә. Eric 256 29 июл 2011, 02:20 (UTC)[җавап бирү]
- Минемчә, төрки телләрдә бу сүзне куллану сәбәбе — рус теленең тәэсире. Үзебезнең телдә кулланыла торган сүз булганда, алынманы ник кулланырга?--Рашат Якуп 29 июл 2011, 18:26 (UTC)[җавап бирү]
- Риза. Яра, Калып сүзе булсын. "Зацикливаться" итмәем, алга баргалы кирәк. Рус hәм Истамбул төрки Википедиялар элегрәк булганнар, курәсен башка төрки телләрдә шаблон дигән сүзне куллану сәбәбе сыннап та могаен аларнынг тәэсире. Eric 256 30 июл 2011, 03:28 (UTC)[җавап бирү]
Риза. Калып сүзенә каршы түгел. Ә ничек бар нәрсәне төзәтәбез? --Ерней 29 июл 2011, 13:37 (UTC)[җавап бирү]
Шулай итеп барысы да риза. Татар Википедиясендә калып сүзе кабул ителә, һәм барыгыздан аны куллану сорала.--Рашат Якуп 30 июл 2011, 08:02 (UTC)[җавап бирү]
Өчесен дә кулланып булса яхшы булыр иде файллар кебек:
Монда да шулай итәргә кирәк:
Ләкин биткә күчкәч, аның исеме мондый булырга тиеш: Калып:Башбит/Белгән идеңме. Моның өчен нишләргә кирәк икән, стюардларсыз булмастыр, мөгаен. --Zahidulla 30 июл 2011, 13:38 (UTC)[җавап бирү]
- Менә монда инде үзгәрттем. Тиздән үзгәреш үз көченә керергә тиеш. Өчесен дә куллану кирәкми, бу буталчылыкны гына тудырачак. Файллар атамасы турында фикер алышу чиратта. Рашат Якуп 30 июл 2011, 14:16 (UTC)[җавап бирү]
- Көтәбез. Ә файл - файл инде ул... --Zahidulla 30 июл 2011, 14:26 (UTC)[җавап бирү]