Википедия:Проект:Телләр
Өмә турында
Проект максаты — тел гыйлеме һәм дөнья телләре турында сыйфатлы мәкаләләр язу, булганнарын яхшырту. Проект эшендә актив катнашырга чакырабыз. Өмә координаторы — Рашат Якупов.
үзгәртү
Төп эшләр
Актуаль мәсьәләләр:
- Дөнья телләре турында мәкаләләр язу. Мәсьәлә берничә этапта чишелә:
- Телләрнең генетик классификациясе мәкаләсен тәмамлап, телләр гаиләләре турында мәкаләләр язу.
- Һәрбер тел гаиләсе турында мәкаләдә телләр исемлеген төзү, гаиләнең төркемләвен күрсәтү.
- Исемлектә булган телләр турында мәкаләләр язу.
- Телләр турындагы мәкаләләрне дөрес итеп төркемләү.
- Телләргә кагылган мәкаләләрнең бәхәс битләрендә {{Проект:Телләр}} шаблонын куеп чыгу.
- Тел гыйлеме теориясе турында мәкаләләр булдыру (әлегә икенче чиратта).
үзгәртү
Ярдәм
Мәкаләләрне язуда чыккан мәсьәләләрне, бәхәсле сорауларны монда яза аласыз. Проект катнашучылары бергә аны чишәргә тырышыр.
үзгәртү
Яңа мәкаләләр
- Жан-Франсуа Шампольон — башланган: 27 июнь 2022
- Поляк теле — башланган: 14 апрель 2012
- Картвель телләре — башланган: 11 март 2011
- Дравид телләре — башланган: 7 май 2011
- Бурушаски теле — башланган: 6 август 2011
- Идел-кыпчак телләре — башланган: 24 сентябрь 2011
үзгәртү