Вельямин Степанов

Вельямин Степанов — тылмач, Россия дәүләте илчесе, чыгышы белән баяр нәселеннән, чукындырылган татар.

Вельямин Степанов
Туган XVI гасыр
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия Россия патшалыгы
Һөнәре тылмач, илче
 
«Ермак» фильмыннан кадр
(иллюстрация өчен)

Вельямин Степанов бертуганы Степан Степанов белән Мәскәү патшасы каршында тылмач булып хезмәт иткән баяр уллары була.
Бөек Мәскәү кенәзлегенең Урта Азиягә җибәргән өченче илчесе, гомумән, Бөек Мәскәү кенәзлеге белән Казакъ ханлыгы арасында дипломатия мөнәсәбәтләрен башлап җибәрүче булып санала.
1595 елда казакъ ханы Тәвәккәл хан (Җанибәк хан оныгы, Шыгай хан улы) янына Мәскәү (Россия) дәүләтенең җавап илчелеге җитәкчесе буларак килә. Әүвәл, 1595 ел башында, казакъ ханы Тәвәккәл хан Мәскәүгә Котлымөхәммәт җитәкчелегендә илчелек җибәргән була[1]. Әлеге илчелекнең Мәскәүгә бару максаты: моңарчы казакъ ханнары вассал булып торган Бохара ханы Абдуллага каршы (Сырдәрьядагы казакъ шәһәрләрен кире кайтару өчен) Россия белән хәрби-сәяси берлек төзү, аннан утлы корал алу, шулай ук 1588 елда Себер ханы Күчүм әсирлегеннән рус воеводасы тарафыннан азат ителеп, Мәскәүдә «әманәт» итеп тотылган Ураз-Мөхәммәт солтанны (Шыгай хан оныгы) һәм аның гаиләсен азат итү була.
В. Степанов — рус патшасы Фёдор Иоанновичның Урта Азиядәге сәясәтен: казакъ ханнарын Себер ханы Күчүмгә каршы куллану, шулай ук Казакъ ханлыгы белән Иранның көчләрен Бохара ханына каршы кую сәясәтен эзлекле үткәрүче[2].

Нәтиҗәсе

үзгәртү

Мәскәү патшасының казакъ ханы ягыннан үтәлмәстәй таләпләр (Тәвәккәл ханның һ. б. казакъ-калмык ханнарының Мәскәү кул астына керүләре, Күчүм ханны, Бохара ханын тотып, Мәскәүгә җибәрү таләпләре һ. б.) куюы нәтиҗәсендә, В. Степанов тапшырылган вазифаны тулысынча башкарып чыга алмый. Тәвәккәл хан, Мәскәүгә әманәт итеп үзенең улы Морат солтанны җибәрсә дә[1], Котлымөхәммәт солтан һәм аның гаиләсе тоткынлыктан азат ителми.

Кулъязмалары

үзгәртү

Мәскәү патшасы Фёдор Иоанновичның илче В. Степановка күрсәтмәләре һәм Вельямин Степановның рус патшасы исеменә Урта Азиягә, казакъ ханы Тәвәккәл хан янына баруы турында хисабы (юлъязмалары) — «Доклад переводчика Вельямина Степанова царю Федору Иоанновичу о поездке его к хану Тевеккелю» (1595 ел, октябрьдән дә соң түгел) сакланган[3]. Ул кулъязмаларда юлларның кырыс табигать аркасында кыенлыгын, Мәскәү дәүләтенә дошман булган кабиләләр җире аркылы узганда хәвефле булуын җентекләп язып барган.

  1595 елның март-апрелендә илчелек Мәскәүдән Казан аркылы Ыргызга килде, җиде атна дигәндә казакъ ханының тирмәләрдән торган ставкасына килеп җитте. Федор патша җибәргән грамотаны һәм бүләкләрне (панцирьлар, постау тукымалар) Тәвәккәл ханга тапшырды. Тәвәккәл хан илчегә зур хөрмәт күрсәтте. Тәвәккәл ханның улы Морат-солтанны әманәтлеккә алып, илчелек 1595 елның июлендә кайтырга рөхсәт алды[4].  

Әдәбият

үзгәртү
  1. Казакъ ССР тарихы. I том. Алматы, 1957, 224- бит.
  2. РДБАА. 122 ф. 1 тасв. 2 эш.
  3. ССРБ тарихы. Казакъстанның патша Россиясе тарафыннан яулап алынуы тарихыннан (1730-1732). «Борьба классов», 1936, № 10, 60-65 битләр.
  4. Абусеитова М. Х. Казахское ханство во второй половине XVI века. — Алма-Ата: Наука, 1985. — 104 с.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү