Веда цивилизациясе

Веда цивилизациясеҺиндстан тарихы турында иң беренче чыганак дип саналган Веда белән ассоцияләнгән һинд-арий мәдәнияте. Күпчелек галимнәр веда цивилизациясен б. э.к. II меңьеллыктан б. э.кт. I меңьеллык белән даталый. Ә кайсыбер һинд галимнәре веда цивилизациясенең башын б. э.к. VII меңьеллык белән даталый. Веда теле б. э. к. V гасырга кадәр, мәдәният индуизмның классик формаларына ия була башлаганчы, кулланылган.

Веда цивилизациясе
... хөрмәтенә аталган Ведалар
Дәүләт  Һиндстан
Башлану вакыты БЭК XV гасыр
Тәмамла(н)у вакыты БЭК V гасыр
Эра железный век Индии[d] һәм Bronze Age India[d]
 Веда цивилизациясе Викиҗыентыкта

Гомуми күзәтү үзгәртү

Веда чоры Һиндстан тарихын реконструкцияләнгән текст һәм археологик тарихи дәлилләре чагыштыруга нигезләнә. Лингвистик веда текстларны биш хронологик чор буенча аерырга мөмкин:

  1. Ригведа теле. Ригведа — бик борынгы веда китабы — телендә дә, асылында да, соңрак һинд ведаларында булмаган барысынан да күбрәк һинд-иран элементларын үз эченә алган. Бу текстларны төзү берничә йөзьеллыкка сузылуы мөмкин булган, соңрак китапларны (1-енче һәм 10-ынчы) кертмәгәндә, алар б. э.к. 1500 елда тәмамлануы мөмкин. Археологик яктан бу чор Гандхара мәгарә мәдәнияте дәверенә һәм аның артыннан килгән Һинд елгасы цивилизациясенә, H каберлеге мәдәниятенә, Пәнҗаб мәдәниятенә һәм Охра (кызгылт сары) бизәкле керамика мәдәниятенә (ОРК), алга таба көнчыгышка караган булуы мөмкин.
  2. Мантра-дога теле. Кызыл һәм кара керамика мәдәнияте.
  3. Самхит прозаик текстлары теле. Соры бизәкле керамика мәдәнияте.
  4. Брахман прозаик текстлары теле.
  5. Сутралар теле.

Һинд-арийлар үзгәртү

Һинд-европалыларның борынгы Ватаны кайда гына урнашмасын — Азиядәме (Пикта, Ген, И. Шмидт һ. б. фикеренчә), яки Көнчыгыш Европадамы (Бенфей, Шрадер, Сэйс Гирт һ. б. фикеренчә), боронгы һинд-иранлылар һинд-европа берлегеннән башка бөтен халыклардан (хетлар, тохарлар һәм, мөгаен, греклар, фригийлылар һәм әрмәннәрдән кала) иртәрәк аерымлангандыр. Европалылар киткәннән соң («Һиндстаннан китү теориясе» буенча), һинд-иранлылар Азиядәге гомуми йортта калганнармы, яки, киресенчә, Европадан күчеп киткәнме («яулап алыну» гипотезасы буенча), һәм бу чын һинд тарихы өчен тулысынча ачылмаган һәм икенчел мәсьәлә, шулай ук шуны да билгеләргә кирәк: аерылу һинд-арийлар борынгы иранлылар белән какшамаҫ берлектә яшәгән дәвергә карый, һәм алар белән бер бөтен һинд-иран, яки «арий» халкын барлыкка китерә. Һиндстан тарихы буенча элекке фәнни әдәбияттә ул шулай ук «һинд-европа» мәгънәсендә кулланыла.)
Һинд-европалылардан аерылганнан соң, һинд-иранлылар яки «арийлар» (тарихи арийлар), һич шиксеҙ, Иранда тагын да озак бергә яшәгән. Монда алар гомуми һинд-иран мәдәниятен булдырган. Һинд-арийларның иранлылар белән аеруча якын кардәшлеге санскритның башка аерым һинд-европа телләренә караганда, зенд һәм борынгы фарсы теле белән зур охшашлыгы белән генә түгел, шулай ук гомуми дини һәм гомумән мәдәни карашларның күплеге белән исбатлана. Ригведа һәм Авеста шундый туры килүләрнең тулы чагылышы булып тора.
Ригведаның иң югары Ходайларның берсенә — Варунага, — алты якты Адитья белән уратып алынган су Ходаена Авестаның шулай ук алты якты Амшаспанд белән уратып алынган Аһурамаздасы (Ормазд) туры килә. Веда Ходае Митрага Авеста Митрасы туры килә. Веданың беренче кешесе Яма, Вивасвандың улы Авестада Има, Виванхваоның улы, сурәтләвендә килә. Ригведада да, Авестада да бер үк төрле изге эчемлек (сома, хаома) культы, шулай ук утка табыну һәм сыер культы бар. Ведалар һәм Авесталар охшашлыгы веда гимннарындагы һәм Авеста Гаталарындагы метрларга һәм аерым шигырьләрнең иҗекләр санында да чагыла. Һичшиксез, һинд-иран бердәмлеге дәверендә дини культ шул кадәр җентекле эшләнгән, һинд-арийларда һәм иранлыларда кайсыбер рәсми үзенчәлекләре ул чорда ук булдырылган үзенә башка дини шигърият булган, һәм бүленгәннән соң да ул сакланып калган.
Һинд-арий берлеге булуын күрсәткән тарихны хәким иткән сыйныфларының дине ведага якын торган Митанни (б. э. к. XVII—XIII гг.) патшалыгы материалларында табырга мөмкин. Бу мәгълүмат нигезендә ведага якын торган, бәлки, аннан да борыгырак митанни арий теле өлөшләчә торгызылды[1].

Һинд-арийларның барлыкка килүе һәм Ригведаның башлануы үзгәртү

Һиндстанда һинд-европалылар барлыкка килү вакытын анык итеп билгеләрлек түгел. Һәр хәлдә дә, иң борынгы һинд-европа әдәби мисал — Ригведаны, — гадәттә б. э. к. 2000—1500 елларга караталар. Ул вакытта һинд-арийлар Һиндстанның төньяк-көнбатышында — Пәнҗабта яшәгән — Ригведада Пәнҗаб елгаларының исеме генә очрый, ә Ганг тик бер гимнда (иң соңгы, Х китапта гына) телгә алына. Виндхья таулары һәм Нармада елгасы Ригведада бөтенләй телгә алынмый. Ригведа эчтәлегендә тасвирланған флора һәм фауна, климат шартлары һ. б. шулай ук Пәнҗаб табигатенә туры килә.
Көнбатыштағы кайсыбер хәзерге заман галимнәре фикеренчә, дравидлар белән беррәттән һинд-арийлар Һиндстандың асаба дип исәпли, һәм, янәсе, арийларның арийларга кадәр яшәгән халыкны корал ярдәмендә басып алуына: археология дәлилләре дә, Ведада да исбатлаулар юк. Мәсәлән, антропология профессоры Грегор Поссель шулай дип раслаган: «Безнең көннәрдә кайчандыр ниндидер арий расасы яшәгән, дип исәпләргә бер сәбәп тә юк»[2] дип раслый.

Арийларга кадәр халык үзгәртү

Һинд елгасы үзәнендә 3300-1300 елларда, ихтимал, шумерлар Мелухха тип аталган бронза гасырның Харапп мәдәнияте чәчкә аткан[3][4]. Бу мәдәниятне булдыручылар этник дравидлар, дип фараз ителә[5]. Арийларга кадәр яшәгән автохтон варислары әлегә кадәр Һиндстанның көньягында һәм Цейлонның бер өлөшендә яши. Болар — бөтенләй бәйсез тел гаиләсендә сөйләшүче дравидлар һәм Үзәк Һиндстанда, Виндхья тауларыннан көньякка һәм көньяк-көнчыгышка бәләкәй генә утрау булып яшәгән австроазиат телендә сөйләшкән мунда кабиләләре була.
Моннан тыш, Һиндстанның төньягында — Гималай битләүләре буенда— (хәзер) тибет-бирман тел гаиләсенә караган күп санлы гималай кабиләләре яши.
Кайсы бер арий булмаган кабиләләр тирә-як кабиләләр тарафыннан йотылган. Мәсәлән, бхиль һәм бхар кабиләләре яңа һинд телен һиндиныкабул итте. Тераидагы куч кабиләсе (тибет-бирма чыгышлы) бенгаль телен кабул итә һ. б. Мондый лингвистик ассимиляция процессы, әлбәттә, элегрәк тә булган, әз-әзләп Һиндстан төп телләренең беренчел үзенчәлекләрен (дөресрәге, бу очракта, борынгырак) җуйган.

Һинд-арийларның иҗтимагый структурасы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үзгәртү

Веда чоры һинд-арийларына металлардан: алтын, бронза (көмеш — икеле, әмма — ихтимал, күршеләре белән алыш-биреш булган өчен), бакыр билгеле булган. Һинд-арийлар шул чорда ук игенчелек белән шөгыльләнгән халык булган, җирне үгезләргә җигелгән сабан белән эшкәрткән. Буразна (Сита) илаһилаштырылган хәтта. Мөгаен, арпа (йава) эшкәртелгәндер. Дөге әле билгеле булмаган (аның туган иле — Һиндстанның көньяк-көнчыгышы).
Малчылык тагын да зур роль уйнаган. Сыер табыну объекты була. Гимннарда даими рәвештә сыер көтүен бирүне теләгән догалар. Ходайлар һәм батырлар үгез белән, таң һәм яңгыр болытлары — сыер белән чагыштырыла. (Яңгыр болытлары, атап әйткәндә, савына торган сыерлар белән чагыштырыла). Башка йорт хайуаннарынан сарык, кәҗә, елкы, ишәк, эт телгә алына.
Һөнәрләрдән: балта эшләре, арба, тимерчелек, чүлмәкчелек, дуплау, туку, тегү һәм бәйләү билгеле. Кайсыбердә (пур) белән ныгытылган авылларда (грама) яшәгәннәр.
Халык белән патша яки юлбашчы (санскр. râjan, лат. rêx) җитәкчелек иткән. Еш кына аның исеме мираска калган, ә кайсы бердә сайлап та куелган. Патша власте халык җыелышы ярдәмендә чикләнгән. Халык аңа ирекле ясак түләгән, сугыш чорында патша хәрби командующий булган. Аны буйсынучы халыктан гына түгел, ә гаилә әгъзаларыннан торган дружина (ибха) озатып йөргән. Кабилә башында старшина (вишпати), ә ыру яки община башында — староста (грамани) торган. Патша власте янында югары канбабалар (пурохита), аларның саны да вакыт үтү белән шулай ук мираска калдырыла башлый. Һинд-арий хокукы яңа гына эшләнә башлаган була. Судья, закон, җинаять, йолым (йолым үзе, шулай ук, община һәм зыян күрүче файдасына штраф) кебек хокукый төшөнчәләр очрый.
Канбабалар (брахман) һәм яугирләр (кшатрийа) булган, ләкин үзләренә генә йомылган катлам кебек яшәмәгән. Сугыш тәгәрмәчле арбаларда (ратха) барган, — Илиада чорындагы греклардагы кебек, җайдаклар бөтенләй булмый. Арбада: яугир үзе (астхатар) һәм дилбегә һәм камчы тоткан арба йөртүчесе (саратхи). Җәяүле яугирләр кул сугышында да катнашкан. Корал иң капланмалары һәм гәүдәнең өске өлөшен каплаган панцирьдан (варман), тимер башлыктан, җәядән (дханус) (ук атучылар кулында, җәя бауын тартканда кулны сугудан саклау максатында, махсус каеш (хастагхна) була). Сөяктән һәм бронзадан эшләнгән ук очларын агулаганнар. Шулай ук, сөңге, дротик ягъни кыска саплы сөңге, пычак, хәрби айбалта һ. б. белән коралланганнар. Сакаллары кырылган (кырыну пәкесе — бритва — телгә алына).
Ригведада билгеле бәрелешләр тасвирлана. Бигрәк тә Тритсу патшасы Судасның Бһаратаны һәм аның 10 шурадашын тар-мар итүенә багышланган «Ун патша бәрелеше» еш телгә алына.
Киемнәре йон күлмәктән (васас яки вастра) һәм плащ яки җиңсез өс киемнән (адхивас, драпи-накидка) торган. Хатын-кызлар алъяпкыч кигән. Ризыклары: сөт һәм сөт азыклары, кыздырылган я ике таш ярдәмендә тарттырылып, икмәккә охшаган ашамлык әзерләүдә кулланылган иген бөртекләре. Төрле җимеш-җиләк белән ризыкланганнар. Кыздырылган һәм пешерелгән (чи көе түгел) итнесһирәк ашаганнар. Балык ризык сыйфатында бөтенләй искә алынмый. Сөттән һәм психоактив мөмкинлегенә ия үсемлекләр сутыннан әзерләнгән сома һәм сура дигән эчемлекләр кулланганнар.
Язма булмаган, — Ведаларда язма һәм язу-сызу материаллары турында берни дә язылмаган. Гимннар телдән башкарылган һәм бер буыннан икенчесенә телдән тапшырылган. Алардан билгеле булуынча, лирик шигърият югары үскән булган һәм бик күп яңгыраулы һәм күркәм размерлар (сигез иҗекле гаятри һәм ануштубх һәм ун бер иҗекле триштубх) булдырылган. Дидактик һәм эпик поэзия яралгылары сизелеп тора, — алда искә алынган 10 патша бәрелешен тасвирлау моның өлгесе булып тора.
Музыкага сөю зур булган. Музыка коралларынан лютняны хәтерләткән яки башка кыллы инструментлар (вина), флейталар (вана, вани, тунава), цимбаллар яки кастаньеталар (каркари) кулланылган. Илаһларга догалар музыка белән озатылган. Сугыш мәлендә барабан (дундубхалар) какканнар һәм тынлы инструменлтарда уйнаганнар (куыклы быргы - мөгаен, волынканың бер төре — бакура кулланылган).
Теге дөнья кешегә Яма патшалыгында күләгәле агач төбендә Илаһлар һәм ата-бабалар белән бергә эчеп утырылган мәҗлес сыман күз алдына китерелгән. Анда бер дә сүнми торган ут яна, мәңгелек сулар ага, бөтен теләкләр дә үтәлә, шатлык һәм канәгатьлек, уен-көлке һәм хозурлык, ләззәт кенә яши. Ата-бабалар рухы (питарлар) аерым хөрмәткә ия — Илаһлар белән янәшә диерлек, — аларны корбан кылырга чакырганнар һәм аерым бер эчемлек, свадха тәкъдим иткәннәр. Илаһларга корбанны «Сваха!», ә ата-бабалар рухына — «Свадха!» тип кычкырып, корбан башкарганнар.

Дин һәм Илаһлар үзгәртү

 
Ригведа тексы Санскритта. Һиндстан, XIX гасыр башы дип билгеләнгән кәгазь.

Ригведа чорында индусларҙың дине ачык политеизм белән хасиятләнә. Монотеизм яралгылары хәтта күпмедер үскән чордадла чагылып китә һәм, өлгергәч, иң соңгы дәверләрдә юкка чыга.
Ригведада иң югары һәм иң саф Дева (Илаһ) булып Варуна (вар тамыры — киендерергә, чолгап алырга). Бу, мөгаен, Дьяус Илаһының эпитетларының берседер. Варуна барча тормыш һәм яктылык патшасы, иң алда баручы ата һәм бөтен яшәешне булдыручы, бар итүче. Уның янында алты агай-энесе — якты Адитьялар, — ягъни аннан берни кадәр кечерәк әһәмияткә ия булган Адити (чиксезлек) уллары. Алар арасында иң атаклысы, һәрвакыт Варуна белән бергә чакырылучы һәм макталыусы Митра (беренчел, мөгаен, Кояш Илаһы) (хәтта икеле санлы нык катлаулы Митраварунау дигән сүз дә бар). Икенчесе — Бхага (Авестада Багха, славянча Бог). Калганнары кечерәк әһәмиятле Адитьялар: Арьяман, Дакша һәм Анша. Гомумән алганда, Адитьялар Варунаның үзенең якты нигезен кабатлаучы һәм үстерүчеләр: Митра = дус, Бхага = ягымлы, Дакша = елгыр, акыллы (чаг. грек. δεξιός, бор. слав. деснъ «гадел»), Анша = бирүче.
Варунага буйсынган бөтен башка Илаһлар өч төркемгә (Трилока) бүленүе мөмкин:

  1. күренгән күк яктылык күренешләре Илаһлары (кояш, таң һ. б.);
  2. һава пространствосы Илаһлары, җилләр һ. б.
  3. җирдәге Илаһлар.

Беренче төркемгә беренче булып иртәнге күктә, таң атканда калкучы һәм үз артыннан көн яктылыгын китерүче Ашвиннар («атлылар», җайдаклар) карый. Ашвиннар — атларга җигелгән, бөркетләр һәм лачыннар озата барган алтын тәгәрмәч-арбаларда баручы игезәкләр. Бу — акыл һәм могъҗизалы савыктыру көче бүләк ителгән, сукырларны һәм көчсезләнгәннәрне дәвалаучы, картларны яшь чагына кайтаручы шифа тудыручы Илаһлар. Үзләренә охшаган Диоскурлар сыман, алар диңгездә һәлак булырга тиешлеләрне коткара. Алар артыннан иртәнге таң — Ушас тора. Ригведада шулай ук аның сеңлесе, йолдызлар белән бизәкләнгән, тынлык бүләк итүче Төнгә дан җырлана. Бөтен яктылык Илаһлары үзәге булып төрле исемнәр йөртүче Кояш: егет кыз артыннан йөргән кебек, таң артыннан йөрүче Сурья, алдагысыннан ешрак чакыртылучы, күк йөзе буйлап алтын кулларын (нурларын) җәюче, бар тереклекне уятучы һәм кич җитсә, барысын да тынычландыручы (яшәтүче, уятучы) Савитар. Кугыч тотып күк буйлап атлаучы һәм көтүләргә үсергә һәм уңыш казанырга ярдәм итүче көтүче Пушан («туендыручы») бөтенләй икенче холыкка ия. Адитьяларың берсе — Митра — шулай ук башта кояшлы Илаһ булган. Ригведада беренче беленмәгән, әмма соңрак беренче планга чыгучы Вишну Илаһның да холкы шундый. Икенче төркемдә иң көчлесе — еш кына Варуна белән бергә чакырылып китерелүче яшен һәм яңгыр Илаһы Индра; янында җил һәм давыл Илаһлары: Вайю, яки Вата, күпсанлы Маруталар һәм Шива (яхшы) эпитеты белән билгеле аларның атасы Рудра, һәм аннан соуңрак бөек Илаһ Шива үсеп чыга; яңгыр Илаһы — Парджанья Ригведада очрый. Һава пространствосындагы тагы да табигый булмаган көчле, үз осталыклары өчен илаһи сыйфатка ия Рибху да яши. Өченче төркемдә иң мөһим Илаһ булып ут Илаһы — Агни (ср. лат. ignis, бор. слав. огнь «огонь») санала. Аны Илаһлар бүләге сыйфатында күктән грек Прометеена ярашлы Атхарван яки Матаришван алган. Агни — яхшыларны яклаучы, үзенең уклары белән иблис Ракшасларны чәнчә; аның төп шөгыле — кешеләр һәм Илаһлар илчесе я аралашчысы булырга һәм корбан бүләкләрен күк буйлап тарату. Корбан чалу ачык һава астында күренеп эшләнергә тейеш; аның өчен ут ике кисәк агачтан «ышкып чыга». Бүләкләр, соңыннан утка түгелүче майдан яки чучка маеннан торган. Агни ялкын җиккән арба-тәгәрмәчтәге яугир сыман сүрәтләнгән. Күктә ул кояш булып күренә, һавада — яшен булып; ул шулай ук су улы (яңгыр болыты яшене), һәм аның эченә кереп, эзәрлекләүдән качып котыла.
Җир өстендә күп кенә иң түбән Илаһлар һәм Илаһчыклар яки ярымилаһчыклар яши. Елгалар, хәтта сабан белән сөрелгән буразна да, илаһилаштырыла; өйдә йорт даһие Вастошпати («йорт иясе»), урманда — табигате белнән рәхимле, аңа тимәгән бер кемне дә рәнҗетмәүче, урман җимешләре бенән тукланучы һәм соңыннан агач күләгәләрендә тәмле итеп ял итүче урман нимфасы Араньяни (аранйа = урман). Илаһлар рәтенә тагын ике гәүдәләнеш тә, (бәлки, канбабалар булдырган) ясалма һәм һинд диненең иң соңгы үсеше чорына күчү хезмәтен үтәүче Илаһлар: Сома Илаһы = илаһилаштырылган изге эчемлек, һәм әлегә Ригведада булмаган, үзе белән соңрак килеп чыккан Брахмага охшатылган — бердәм җыелган Илаһчык булдырырга маташу өлгесе: Брихаспати яки Брахманаспати («дога иясе»). Башка Илаһларның хасиятләре һәм каһарманлыклары аңа күчерелгән: ул барысын да кочаклый (Варуна кебек), ул (Индра кебек) үз ваджрасы белән болыт кыясын ярды, (Агни кебек) Илаһларга корбан китерде һ. б. Бу образда веда мифологиясенең кайсыбер галимнәре (Макс Мюллер) политеистик характерын бөтенләй кире каккан үзенчәлекле хасияте искәртелә. Бу бер Илаһлыкка (генотеизмга) һәвәслек, һәм аны бер Илһка табыну (монотеизм) белән бутарга ярамый.

Миграция һәм культ характерының үзгәрүе үзгәртү

Б. э. к. якынча 1200 елда һинд-арийлар әкренләп Пәнҗабтан алгарак көньяк-көнчыгышка шуа барган, Ганг һәм Джамнаның (Ямуна) югары агымында һәм Сарасвати һәм Дришадвати елга буйларында утырган. Әкренләп көтүче көнкүреше утрак — игенчелек һәм җитештерү көнкүреше белән алмашына. Танылган династияларның зур калалары һәм башкалалары барлыкка килә. Элекке зур булмаган аерым кабиләләргә бүлгеләнгән халык куәтле кенәзләр идарәлеге астындагы зур җәмгыятьләргә берләшә. Әкренләп классик индус касталарына әйләнүче аерымлана барган катламнар барлыкка килә.
Бу чорның (б. э. к. 1200—800 ее. кадәр) әдәби һәйкәлләре булып Яджурведаның прозаик өлешләре һәм аңа якын «брахманнар» санала. Бу чорда инде һинд-арийлар башка илләр белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырылган була. Финикия кораблары патшалар Гирам һәм Соломонга (б. э. к. якынча 1000 ел тирәсе) Офирдан төрле продуктлар (мөгаен, Түбәнге Һиндтагы Abhîra халкы): тауарлар алып кайткан.
Яджурведада гына үзара мәңгелек сугыш алып баручы шәфкатьле девалар белән усал асурлар арасындагы антагонизм. Бик зур әһәмияткә ия корбанга охшатылган Вишну гына күбрәк югары дәрәҗәдә йөри. Ригведада бөтенләй беленмәгән Шива шулай ук күренекле булып китә. Шулай ук Ригведада беленмәгән Апсараның гүзәл нимфалары зуррак әһәмияткә була бара. Ригведада бөтенләй билгеле булмаган илаһилаштырылган еланнар культы барлыкка килгән. Ригведаның иң соңгы гимннарында гына очраган бөтен җан ияләре патшасы — Праджапати зур әһәмияткә ия була бара.
Ригведаның пластик, мифологик образлары урынына бер төшөнчәне икенчесе белән охшату һәм символлаштыру даими кабатлана. Мәсәлән, Веда шигъри размерлары джагати һәм триштубх күк йөзенә һәм һава пространствосына охшатыла. Культта яки ритуалда кулланылган теге яки бу терминнарны аңлату өчен, еш кына мәгънәсез һәм очраклы, әмма еш кына дөрес һәм киләчәктә грамматика гыйлеменең бик шәп чәчкә атуын вәгъдә иткән этимологизациягә даими мөрәҗәгать итәләр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Янковская Н. Б. Ашшур, Митанни, Аррапхэ./История Древнего мира. Ранняя Древность.- М.:Знание, 1983 — с.174-197
  2. (ингл.) Gregory L. Possehl, Indus Age: The Beginnings, p. 6, University of Pennsylvania Press, 1999
  3. . — Т. 1. Восток в древности. — ISBN 5-02-017936-1.
  4. Е. В. Антонова, А. А. Вигасин, К. В. Васильев и др. . — ISBN 5-02-018388-1.
  5. Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: словарь. / Под общ. ред. Альбедиль М. Ф. и Дубянского А. М. — М.: Республика, 1996. — ISBN 5-250-02557-9

Сылтамалар үзгәртү