Валерий Мартынов

Валерий Юрьевич Мартынов (1954 елның 23 декабре, Казан, ССРБ) — совет һәм Россия футболчысы, сакчы, тренер.

Валерий Мартынов
Туган 23 декабрь 1954(1954-12-23) (69 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин

Тормыш юлы үзгәртү

Валерий Мартынов 1954 елның 23 декабрендә Казанда туа. Казанның «Электрон» спорт клубы тәрбияләнүчесе (тренеры — А. Г. Мортазин). 1973 елда беренче тапкыр «Рубин» гаризасына кертелә, әмма бер генә матч та уйнамый. 1974—1976 елларда, КФК ярышларында Новосибирск «Звезда»сы өчен чыгыш ясап, хәрби хезмәт үтә. 1977 елда «Рубин»га әйләнеп кайта һәм команданың төп сакчысы була.

1979 елда Куйбышев «Крылья Советов»ына күчә. Югары лигада дебют матчы 1979 елның 2 апрелендә Алма-Атада җирле «Кайрат»ка каршы уенда була[1]. 1979 ел сезонының беренче әйләнешендә Куйбышев клубы өчен барлыгы 12 матч уйный һәм июль аенда командадан китә. «Крылья Советов» сезон нәтиҗәләре буенча югары лигадан төшеп кала.

1979 елгы сезон барышында «Рубин»га әйләнеп кайта, анда киләсе биш ел чыгыш ясый. 1985 елда бер сезонга «Крылья Советов» а әйләнеп кайта, аннары тагын дүрт ел «Рубин» өчен чыгыш ясый. 1990 нчы елларның беренче яртысында Ижауның «Зенит» һәм «Газовик» клубларында берничә ел уздырган. 1995 елда чираттагы тапкыр «Рубин»га әйләнеп кайта, сезон тәмамлангач, 41 яшендә профессиональ карьерасын тәмамлый.

«Рубин»да барлыгы 12 сезон уздырган, СССРБ һәм Россия беренчелекләрендә уздырылган матчлар саны буенча команда рекордчысы булып тора (393), бу вакыт эчендә 28 гол кертә. «Бизнес-Газета» версиясе буенча XX гасыр «Рубин»ның символик җыелма командасына кертелә[2]. Барлык командаларда карьерасы дәвамында профессионаллар (осталар) ярышларында 600дән артык матч уйный.

1989 елда «Рубин»да уйнаучы тренер була. Уен карьерасын тәмамлагач янә «Рубин»да, шулай ук «Автомобилист» (Ногинск), «Навбахор», «Елец» клубларының тренер штабларында эшли, аларның күбесендә Игорь Волчокны ассистацияли. Ул шулай ук «ННПЗ» (Түбән Кама), «Искра» (Казан), «КАМАЗ-2» (Чаллы)[3], «Вахитов районы (Казан) балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе» һәвәскәрләр клублары белән эшли.

Шәхси тормыш үзгәртү

Хатыны — Татьяна. Кече кызы — Яна (1988 елда туган), йөзүче, берничә тапкыр Россия чемпионы, Бөтендөнья Универсиадасы чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионатлары призёры, өлкән кызы — Марина, йөзү буенча спорт мастеры[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Кайрат» Алма-Ата 0 : 2 «Крылья Советов» Куйбышев
  2. Лучшие игроки «Рубина» ХХ века
  3. «КАМАЗ-2» стартовал в первенстве КФК(үле сылтама)
  4. Валерий Мартынов: «Я горжусь своими дочерьми»

Сылтамалар үзгәртү