Валериан Милославский

Валериан Милославский (1880-1961) - Совет гигиенисты, профессор, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе[3] .

Валериан Милославский
Туган 19 гыйнвар 1880(1880-01-19)
Зубцовский уезд[d], Тевир гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 16 гыйнвар 1961(1961-01-16) (80 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Зур Кызыл урам, 59[1]
Горьки урамы[2]
Һөнәре табиб

Биография үзгәртү

Милославский Валериан Владимирович 1880 елда Тверь губернасы Зубцов өязендә туган.

Аның әтисе чиновник, әнисе дә зыялылар нәселеннән,укытучы булып эшләгән [4].

Милославский Тверь руханилар семинариясен тәмамлый һәм 1900 елда Томск университетына укырга керә. Барлык уку дәверендә Милославский курс старостасы була.

Валериан Владимирович берничә тапкыр студентлар забастовкасында катнаша, шуңа күрә уку срокы җиде елга озайтыла. Университетны тәмамлагач, Милославский Себер тимер юлының Нижнеудинск район хастаханәсендә табиб булып эшли башлый.

1907 елда Милославский Томск университетының медицина факультетын тәмамлый.

1908 елда Валериан Владимирович Дон өлкәсенең Кагальник авылында район табибы булып эшкә урнаша.

1910 елдан Милославский Казан университетының гигиена кафедрасында эшли, ә 1933 елдан гомеренең ахырына кадәр шуның белән җитәкчелек итә.

1914 елда Валериан Владимирович армиягә китә, һәм анда берничә вазыйфа били: артиллерия батальонының кече табибы, тимер юл дезинфекция отрядының кече табибы, шулай ук санитария-гигиена отрядының өлкән табибы [4].

1918 елда армиядән соң Милославский Казанга кайта һәм Казан университетының гигиена кафедрасы проректоры вазифасын били.

1920 елда Милославский «Загрязнение речки Казанки» темасына диссертация яклый, аннары ул проректор, соңрак доцент була.

1923 елның башында ул бу кафедра профессоры итеп сайлана. 1928 елга кадәр Милославский социаль гигиена кафедрасын җитәкли.

1939-1950 елларда Валериан Владимирович Казан стоматология институтының гигиена кафедрасы мөдире булып эшли.

Казан дәүләт медицина университетының гигиена кафедрасы мөдире булып эшләгәндә, Милославский җитәкчелегендә 150 дән артык фәнни хезмәт язылган.

Татарстанда сәнәгать предприятияләрендә эш шартларын яхшырту, су белән тәэмин итү темасына багышланган 65 фәнни хезмәт бастырган.

Валериан Владимирович экспедицияләрдә катнаша, аның максаты - СССРның төрле төбәкләрендә ( Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасында, Уралда, Байкал арты краенда һ.б.) өйрәнү, этиология авыруларында туклану үзенчәлекләренең мөһимлеген күрсәтү.


Валериан Владимирович "Казан медицина журналы" редакция советы әгъзасы һәм Татар АССРның M3 Академия Советы әгъзасы. 1925 елдан Милославский гигиенистларның һәм Татарстанның санитар табибларының фәнни җәмгыяте рәисе булып эшли.

Милославский ике Кызыл т Байрагы Хезмәт ордены, Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Хезмәтләре үзгәртү

    • Проблема этиологии эндемического зоба, в книге: Эндемический зоб на Урале, под редакцией В. А. Ляпустина, т. 1, с. ИЗ, Свердловск — М., 1933
    • Загрязнение реки Казанки по исследованиям 1912—1938 гг., Труды Казанского медицинского института, в. 1-2, с. 309, 1939
    • Минеральный состав местных пищевых продуктов, Сборник научных работ Казанского медицинского института, в. 1, с. 9, 1957 (совм, с др.).

Библиография үзгәртү

    • Валериан Владимирович Милославский (К 75-летию со дня рождения), Гиг. и сан., № 4, с. 61, 1955
    • Камчатнов В. П. Профессор Валериан Владимирович Милославский, Казань, 1969
    • Юнусова А. Н. Профессор Валериан Владимирович Милославский, Казанск, мед. журн., № 2, с. 115, 1960.

Искәрмәләр үзгәртү