Валент электроннар

Валент электроннар - атомның тышкы электрон сүрүендә урнашкан иң югары энергияле электроннар.

Күмернең 4 валент электроны бар, шуңа күрә валентлыгы 4. Сутуарның 1 валент электроны бар, валентлыгы 1. Нәтиҗәдә 4 ковалент бәйләнеш төзелә.

Югары энергиясенә ия булганга күрә валент электроннар химик реакцияләрдә атом үзлекләрен билгели. Әгәр элементта аз валент электроннар булса, ул бүтән элементлар белән реакцияләрдә бу электроннарын җиңелрәк бирә һәм кайтаргыч матдә үзлекләрен күрсәтә. Киресенчә, химик элементта күбрәк валент электроннар булса, ул бүтән элементлар белән реакцияләрдә электроннарны җиңелрәк ала, чөнки бу процесс системаның энергиясен киметә, һәм оксидлаштыручы үзлекләрен күрсәтә.

Инерт газларның тышкы электрон сүрүләре тулысынча тутырылган һәм минималь химик активлыгын күрсәтә. Электрон сүрүләрне периодик тутыру тәртибе элементларның химик үзлекләре периодлыгын билгели.

Валент электроннар саны (максималь валентлык) элементның Менделеевның периодик җәдвәлендә төркеме номерына тигез (3-12 төркемнән - күчү металларыннан тыш).

Менделеевның периодик җәдвәле


Периодик җәдвәлнең төркеме Валент электроннар
Төркем 1 (I) (селтеле металлар) 1
Төркем 2 (II) (селтеле-җир металлары) 2
Төркем 3-12 (күчү металлары) 3–12[1]
Төркем 13 (III) 3
Төркем (IV) 4
Төркем 15 (V) 5
Төркем 16 (VI) 6
Төркем 17 (VII) (һалогеннар) 7
Төркем 18 (VIII яки 0) (инерт газлар) 8[2]

Әдәбият үзгәртү

  • Хомченко Г. П., Севастьянова К. И., Окислительно-восстановительные реакции, 2 изд., М., 1980;
  • Кери Ф., Сандберг Р., Углубленный курс органической химии, пер. с англ., кн. 2, М., 1981, с. 119-41, 308-43;
  • Марч Дж., Органическая химия, пер. с англ., т. 4, М., 1988, с. 259—341;
  • Турьяи Я. И., Окислительно-восстановительные реакции и потенциалы в аналитической химии, М., 1989;
  • Тодрес 3. В., Электронный перенос в органической и металлоорганической химии, в сб.: Итоги науки и техники. Сер. Органическая химия, т. 12, М., 1989. С. И. Дракин, З. В. Тодрес.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ns һәм (n-1)d электроннардан тора.
  2. Һелийдән тыш, ул нибары 2 валент электронга ия