Оксидлашу-кайтару реакцияләре

(Кайтаргыч матдә битеннән юнәлтелде)

Оксидлашу-кайтару реакцияләре яки Редокс (инглизчә redox, reduction-oxidation - яңадан кайтару-оксидлашу сүзеннән) - электроннар яңача бүлү ике атом арасында баручы каршы химик реакцияләре: оксидлаштыручы атом электроннарны ала, ә кайтаргыч атом үз электроннарын бирә. Реакция барышында оксидлашу дәрәҗәсе үзгәрә, берьюлы оксидлашу һәм кайтару реакцияләре бара.

Натрий үз валент электронын бирә, фтор аны тоташтыра һәм бу ион бәйләнеш нәтиҗәсендә натрий фториды хасил була. Фтор - оксидлаштыручы, натрий - кайтаргыч.

Оксидлашу үзгәртү

 
Оксидлаштыручы кушылмалар халыкара билгесе

Оксидлашу барышында атом үз электроннарын бирә һәм аның оксидлашу дәрәҗәсе арта. Оксидлаштырылган атом - электроннар доноры, оксидлаштырган атом - электроннар акцепторы дип атала.

Кайбер очракта оксидлашкан молекула тотрыксыз була һәм тотрыклырак, вакрак өлешләренә - ирекле радикалларга таркала ала һәм югарырак оксидлашу дәрәҗәсенә ия була ала.

Яңадан кайтаргыч матдә электроннарын биреп, бәйләнгән оксидлаштыручыга әйләнә:

кайтаргыч матдә — eбәйләнгән оксидлаштыручы.

Бәйләнмәгән ирекле электрон бик көчле кайтаргыч матдә булып тора.

Яңадан кайтару үзгәртү

Яңадан кайтару барышында атом электроннарны алып тоташтыра һәм аның оксидлашу дәрәҗәсе кими.

Мисаллар:

Оксидлаштыручы электроннарны алып бәйләнгән кайтаргыч матдәгә әйләнә, процесс яңадан кайтару дип атала:

Оксидлаштыручы + eбәйләнгән кайтаргыч матдә.

Оксидлашу-кайтару пары үзгәртү

 
H2 + F2 → 2 HF Оксидлашу-кайтару ярымреакцисе

Оксидлаштыручы һәм аның кайтарылган форма яки кайтаргыч матдә һәм аның оксидлашкан формасы бәйләнгән оксидлашу-кайтару парын булдыра, ә аларның үзара әверелеше Оксидлашу-кайтару ярымреакцияләре дип атала.

Мисаллар үзгәртү

Сутуар һәм фтор арасында оксидлашу-кайтару ярымреакциясе

ике ярымреакциягә бүленә:

1) Оксидлашу:

 

2) Яңадан кайтару:

 
 
 
 
 
 

Электроннарны тоташтыру процессы - яңадан кайтару, шуннан оксидлашу дәрәҗәсе кими:

 
 
 
 

Әлеге реакциядә

электроннарны тоташтыручы атомнар яки ионнар - оксидлаштыручылар булып торалар,
электроннарны кайтаручы атомнар яки ионнар - кайтаргычлар булып торалар.

Әдәбият үзгәртү

  • Хомченко Г. П., Севастьянова К. И., Окислительно-восстановительные реакции, 2 изд., М., 1980;
  • Кери Ф., Сандберг Р., Углубленный курс органической химии, пер. с англ., кн. 2, М., 1981, с. 119-41, 308-43;
  • Марч Дж., Органическая химия, пер. с англ., т. 4, М., 1988, с. 259—341;
  • Турьяи Я. И., Окислительно-восстановительные реакции и потенциалы в аналитической химии, М., 1989;
  • Тодрес 3. В., Электронный перенос в органической и металлоорганической химии, в сб.: Итоги науки и техники. Сер. Органическая химия, т. 12, М., 1989. С. И. Дракин, З. В. Тодрес.