Валентин Бернадский

Валентин Данилович Бернадский (1917 елның 31 декабре [1918 елның 13 гыйнвары], Озеряны, Украина Халык Республикасы — 2011 елның сентябре, Акмәсҗит) — совет, украин һәм рус рәссамы, хәзерге Кырым рәсем сәнгатенә нигез салучыларның берсе[2]. Украин ССР халык рәссамы (1989), Россия Федерациясенең халык рәссамы (2003)[3], Россия Сәнгать академиясенең мактаулы академигы (2009)[4].

Валентин Бернадский
Туган телдә исем рус. Валентин Данилович Бернадский
Туган 31 декабрь 1916 (13 гыйнвар 1917)[1]
Озеряны[d], Щасновская волость[d], Козелецкий уезд[d], Чернигов губернасы, Россия империясе
Үлгән 11 сентябрь 2011(2011-09-11) (94 яшь)
Акмәсҗит, Украина
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Украина
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре рәссам, укытучы
Эш бирүче Крымское художественное училище имени Н. С. Самокиша[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Q125442284?
Балалар Бернадский, Геннадий Валентинович[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә лейтенант

Тормыш юлы үзгәртү

Валентин Бернадский 1917 елның 13 гыйнварында Озеряны авылында (хәзер — Украинаның Чернигов өлкәсе Бобровицк районы) туган[5].

1937 елда Ленинград сәнгать училищесына укырга керә, әмма 1940 елда халык дошманы улы буларак куыла.

1940 елда Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтына, Борис Иогансон остаханәсенә укырга керә. Беренче курстан соң Сталин стипендиясе белән бүләкләнә. 1942 елда Сәнгать академиясенең башка студентлары белән Сәмәркандка эвакуацияләнә.

Сәмәркандта армиягә алына. Хәрби элемтә училищесын тәмамлый һәм 1945 елга кадәр фронтта сугыша. Демобилизациядән соң укуын дәвам итә.

1950 елда Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый[6] һәм Н. С. Самокиш исемендәге Кырым сәнгать училищесына укытырга җибәрелә, анда 1950 елдан 1952 елга кадәр эшли.

1958 елдан — Украина Рәссамнар берлеге әгъзасы.

1970—1980 елларда — ССРБ Рәссамнар берлегенең Кырым оешмасы рәисе.

2003 елда Третьяков галереясендә шәхси күргәзмә үткәрә.

Акмәсҗиттә яши һәм эшли. 2011 елның сентябрендә вафат була.

Шәхси тормыш үзгәртү

  • Хатыны — Нина Степановна Драгомирова (1926—2014), рәссам, Украина Рәссамнар берлеге әгъзасы[7].

Иҗат үзгәртү

Валентина Бернадский исеме белән Украина рәсемендә сюжет-тематик юнәлеш үсеше бәйле. Төс, пластика, хәрәкәтләрне тапшыру белән ул образларны ачык итеп җиткерә һәм матур сәнгатькә омтыла.

Рәссамның төп хезмәтләре арасында «Рәссам Крошицкий портреты», «Колхоз сакчысы», «Виноградникта», «Тун кигән кыз», «Врангель җиңүчеләре» кебек эшләрне атап була. Бернадский якты пленэр рәсем яратуы турында сөйләгән.

Рәссам иҗатында шактый урын алган натюрморт жанрында аны колористика, техника җәлеп итә. Бу юнәлештә ул, барыннан да элек, образлы структурада инновацион казанышларга ия[8].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

  • III дәрәҗә «Казанышлар өчен» ордены (2007 елның 20 августы) — Украина дәүләтенең социаль-икътисади, мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе, зур хезмәт казанышлары өчен һәм Украинаның бәйсезлегенә 16 ел тулу уңаеннан[9].
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
  • Хөрмәт Билгесе ордены.
  • Украин ССР халык рәссамы (1989).
  • Украин ССР атказанган рәссамы (1976).
  • Россия Федерациясенең халык рәссамы (2003 елның 27 гыйнвары) — сәнгать үсешенә һәм Россия-Украина мәдәни элемтәләрен ныгытуга зур өлеш керткән өчен[3].
  • Кырым Автономияле Республикасының Дәүләт премиясе (1998).
  • Кырым Автономияле Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007)[10].
  • «Мәдәни казаныш» Халыкара фондының «Дөнья мәдәниятенә өлеш керткән өчен» алтын медале (2010).
  • «Бурычка тугрылык өчен» Кырым Автономияле Республикасының аерым хөрмәтләү билгесе (2011)[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. різні автори Енциклопедія сучасної УкраїниІнститут енциклопедичних досліджень НАН України, 2001. — ISBN 966-02-2075-8
  2. Валентин Бернадский. Петербургский художник. әлеге чыганактан 2014-02-24 архивланды.
  3. 3,0 3,1 Указ Президента Российской Федерации от 27 января 2003 года № 75 «О награждении государственными наградами Российской Федерации деятелей культуры и искусства Украины» 2014 елның 27 март көнендә архивланган.
  4. 4,0 4,1 Бернадский Валентин Данилович. Арт-галерея «Nostalgie». әлеге чыганактан 2014-02-27 архивланды.
  5. Бернадский Валентин Данилович. Крымская художественная галерея. әлеге чыганактан 2014-03-04 архивланды.
  6. Бернадский Валентин Данилович. Галерея «Форма». әлеге чыганактан 2013-04-04 архивланды.
  7. Ширяєва Л. О. Драгомирова Ніна Степанівна // Енциклопедія сучасної України: [укр.]: у 30 т. / НАН України, Наукове товариство ім. Шевченка, Институт энциклопедических исследований НАН Украины. — К., 2001—….— ISBN 944-02-3354-X.
  8. Ігор Шаров, Анатолій Толстоухов. Художники України: 100 видатних імен. — Киев: АртЕк, 2007. – C. 32—33. ISBN 966-505-134-2.(укр.)
  9. Указ Президент України від 20 серпня 2007 року № 715/2007 «Про відзначення державними нагородами України працівників підприємств, установ та організацій з нагоди Дня незалежності України». 2017 елның 6 март көнендә архивланган.(укр.)
  10. О награждении работников различных отраслей. Верховна Рада України. Законодавство АР Крим. әлеге чыганактан 2021-09-04 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү