Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне (БМО башка рәсми телләрендә: ингл. World Environment Day, гарәп. اليوم العالمي للبيئة‎, исп. Día mundial del medio ambiente, кыт.世界环境日, фр. Journée mondiale de l'environnement) — планетада әйләнә-тирә мохитта килеп туган проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итүне максат итеп куйган бөтендөнья көне.

Рәсми исем Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне
Кабул ителү урыны Россия
Башлана 5 июнь

Бөтен дөньяда ел саен 5 июньдә уздырыла.

Тарихы

үзгәртү

БМО Генераль Ассамблеясенең 1972 елның 15 декабрендә узган 27 нче сессиясендә игълан ителә (А/RES/2994 (XXVII) номерлы резолюция).

Үткәрү көне итеп 5 июнь — 1972 елда әйләнә-тирә мохит проблемалары буенча узган Стокгольм конференциясенең эшли башлау көне сайланган.

Генераль Ассамблея үз резолюциясендә дәүләтләрне һәм БМО системасы оешмаларын ел саен бу көнне әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яхшыртуга омтылышларын раслаучы чаралар үткәрергә чакыра.

Генераль Ассамблеянең 27 нче сессиясендә БМО системасында яңа оешма — Әйләнә-тирә мохит буенча БМО программасы (United Nations Environment Programme; ЮНЕП) булдырыла. Нәкъ менә әлеге программа эгидасы астында ел саен Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне билгеләп үтелә.

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненең тематикасы

үзгәртү

Ел саен төп халыкара чараларның тематикасы һәм уздырылу урыны билгеләнә.

 
Эмблема 2008
  • 2023 ел — «Пластик белән пычратуга каршы көрәш»
  • 2022 ел — «Җир — бер генә»
  • 2021 ел — «Яңа баштан фикерләргә. Яңа баштан булдырырга. Торгызырга»
  • 2020 ел — «Табигать вакыты»
  • 2019 ел — «Һаваны пычратуга каршы көрәш»
  • 2018 ел — «Пластик белән пычратуга каршы көрәш»
  • 2017 ел — «Мин табигатҗ белән»
  • 2016 ел — «Кыргый хайваннар белән законсыз сәүдә итүгә абсолют түземсезлек сәясәте»
  • 2015 ел — «Җиде миллиард төш. Бер Планета. Саклык белән куллан»
  • 2014 ел — «Тавышыңны күтәр, диңгез өсте тигезлеген түгел!» (ингл. Raise Your Voice Not The Sea Level)[1]
  • 2013 ел — «Уйла. Аша. Сакла» (ингл. Think.Eat.Save)[2]
  • 2012 ел — «Яшел икътисад: син аның бер өлешеме?»
  • 2011 ел — «Урманнар: табигатьтән файдаланып»
  • 2010 ел — «Төрләр күплеге. Бер планета. Бер киләчәк»
  • 2009 ел — «Планетагыз сезгә мохтаҗ»
  • 2008 ел — "Бәйлелектән котыл! Түбән углерод чыгарылышы белән икътисадка таба! "
  • 2007 ел — «Боз эрүе — кайнар тема!»
  • 2006 ел — «Чүлләр һәм чүлләшү  — корылыклы җирләрнең чүлләшүенә — юк!»
  • 2005 ел — «„Яшел шәһәрләр“: Планета өчен план!»
  • 2004 ел — «Диңгезләр һәм дәрьялар кирәк! Үле түгел, тере килеш!»
  • 2003 ел — «Су — ике миллиард кеше аңа нык мохтаҗлык кичерә!»
  • 2002 ел — «Җиргә шанс бир»
  • 2001 ел — «Бөтендөнья тормыш челтәренә керергә»
  • 2000 ел — «Әйләнә-тирә мохитның меңъеллыгы — хәрәкәткә күчәргә вакыт»
  • 1999 ел — «Безнең Җир — безнең киләчәк. Коткарыйк аны!»
  • 1998 ел — «Җирдәге тормыш хакына — диңгезләребезне коткарыйк»
  • 1997 ел — «Җирдәге тормыш хакына»
  • 1996 ел — «Безнең Җир, безнең яшәү мохиты, безнең йорт»
  • 1995 ел — «Без — халыклар: глобаль тирә-як хакына берләшү»
  • 1994 ел — «Бер Җир — бер гаилә»
  • 1993 ел — «Ярлылык һәм әйләнә-тирә мохит — боҗраны өзәргә»
  • 1992 ел — «Җир барыбызга да берәү генә — аны бергәләп кайгыртыйк»
  • 1991 ел — «Климат үзгәрү. Глобаль партнерлык зарурлыгы»
  • 1990 ел — «Балалар һәм әйләнә-тирә мохит»
  • 1989 ел — «Глобаль җылыну, глобаль искәртү»
  • 1988 ел — «Әйләнә-тирә мохит беренче урында булганда, үсеш туктамас»
  • 1987 ел — «Әйләнә-тирә мохит һәм яшәү урыны: түбә генә түгел»
  • 1986 ел — «Дөнья өчен агач»
  • 1985 ел — «Яшьләр: халык һәм әйләнә-тирә мохит»
  • 1984 ел — «Чүлләшү»
  • 1983 ел — «Куркыныч калдыкларны җыю, юк итү һәм күмү: серкә яңгырлары һәм энергия»
  • 1982 ел — «Стокгольмнан соң ун ел узгач (табигатьне саклау проблемаларына күзәтү)»
  • 1981 ел — «Грунт сулары; кешенең ризык чылбырында агулы химик матдәләр»
  • 1980 ел — «Яңа унъеллыкка яңа чакыру: җимерелүләрсез үсеш»
  • 1979 ел — «Балаларыбызга бер генә киләчәк — җимерелүләрсез үсеш»
  • 1978 ел — «Җимерелүләрсез үсеш»
  • 1977 ел — «Табигатьтә озон катламын саклау проблемасы; җирне югалту һәм туфрак деградациясе»
  • 1976 ел — «Су — тормышның төп ресурсы»
  • 1975 ел — «Торак пунктлар»
  • 1974 ел — «Җир — бердәнбер»

Россия

үзгәртү

Россиядә бу көндә 2008 елдан, Әйләнә-тирә мохит көне белән бергә, Экологлар көне дә билгеләп үтелә.

Италия

үзгәртү

Италиядә 2010 елда Әйләнә-тирә мохит көне уңаеннан OIKOS компаниясе әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга багышланган акцияләр уздыра.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Совет по экологическому строительству. әлеге чыганактан 2014-07-14 архивланды. 2014-06-10 тикшерелгән.
  2. World Environment Day — Theme. Сайт программы ООН по окружающей среде. әлеге чыганактан 2013-06-05 архивланды. 2013-06-05 тикшерелгән.(ингл.)

Сылтамалар

үзгәртү