Экологлар көне —барлык Россия табигать саклаучыларының, әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләренең, җәмәгать эшлеклеләренең һәм эколог-активистларның һөнәри бәйрәме[1]. Ел саен 5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көнендә, билгеләп үтелә.

Экологлар көне
Елның көне 5 июнь
 Экологлар көне Викиҗыентыкта

Бәйрәмнең тарихы

үзгәртү

Россиядә «Экологлар көне» 2007 елның 21 июлендә, РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, РФ Дәүләт думасының Экология комитеты инициативасы буенча гамәлгә куелды.

Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне Европаның бөтен илләрендә дә диярлек билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1972 елның 15 декабрендә Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе инициативасы белән, «җәмгыятьнең игътибарын тирә-якны саклауга һәм яхшыртуга юнәлтү» өчен урнаштырыла. Вакыты да очраклы түгел: 1972 елның 5 июнендә Берләшкән милләтләр оешмасының әйләнә-тирәне саклау мәсьәләләре буенча беренче тапкыр махсус конференциясе үткәрелә[2].

«Бердәм Россия» сәяси партиясе координаторы Владимир Грачев Экологлар көне датасын сайлауны түбәндәгечә шәрехли:

… Экологлар көне Россиядә ел саен 5 июньдә билгеләп үтелә торган "Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне"нә расланды. Шулай итеп, Россия экологлары бәйрәме төп халыкара экологик дата белән туры килә, һәм хәзер планетаның табигый мохитын якларга чакырган күп кенә акцияләр һәм чаралар бөтен дөнья белән бергә бер үк вакытта Россиядә дә уза[3].

Вакыйгалар

үзгәртү

Мәскәү Хөкүмәте һәм «Транснефть» компаниясе катнашында «Тормыш синнән башлана!» дигән экологик акция оештырыла. Акция дәвамында волонтерлар Мәскәү халкына, шәһәрне төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә мөстәкыйль өлеш кертү өчен, яшел тасмалар һәм чәчәк орлыклары салынган 400 меңнән артык пакет өләшәләр[4].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү