Бөек Татарстан

(Бөек Татария битеннән юнәлтелде)

Бөек Татарстан, Бөек Татар иле яки рус язылышында Бөек Татария (Тартария), лат. Tartaria, Tartaria Magna; англ. Tartary, Great Tartary - XIII-XIX гасырларда Урта Авразия төбәгенең исеме, Алтын Урда дәүләтенә буйсынган зур регионның XVIII гасыр ахырына кадәр яшәгән географик атамасы. Шунысы кызыклы, XIX гасырга кадәр Көнчыгыш Европада чыккан географик хариталарда һәм Энциклопедиядләрдә (мәс. Encyclopædia Britannica) бу атама Россия сүзен алыштыра, яки алар янәшә торалар. Татар дәүләтләре: Кырым ханлыгы, Казан ханлыгы, Нугай Урдасы, шулай ук Мәскәү кенәзлеге һәм Россия дәүләте карталарда Бөек Татариянең өлкәләре итеп күрсәтелә.

Бөек Татарстан
 Бөек Татарстан Викиҗыентыкта
Бөек Тартария харитасы, Амстердамда 1705 елда бастырган
Аурупаның Татарстан харитасы, 1684 ел

Күпчелек тарихи чыганакларда Алтын Урдада яшәгән халык татарлар дип атала, шуннан бу территория көнбатыш китапларында Бөек Татария, Тартария дип билгеләнә, татарча Бөек Татар иле. Бүгенге Татарстан Бөек Татариянең төньяк өлеше генә, Бөек Татар иле Татарстаннан шактый зуррак, бөтен Алтын Урдага туры килә.

Байрак

үзгәртү
 
Һоланд тарихчысы Карл Алярд буенча Бөек Татар иленең ике байрагы: Зилант һәм Кара Ябалак булган.

Тарихи чыганаклар буенча Тартарияның берничә байраклары булган. Һоланд тарихчысы Карл Алярд китабына караганда "Бөек Татар иле патшасының" ике байрагы булган:

"Бөек Татар иленең байрагында аждаһа (Бараҗ) сурәтләнә, икенче сары төсле байракның үзәгендә кара ябалак сурәтләнә"[1].

 
Пьер Дюваль Д’Аббевиль "Бөтендөнья җәгърафиясе" буенча шулай ук Бөек Татар иленең гербында ябалак сурәтләнгән

Пьер Дюваль Д’Аббевиль "Бөтендөнья җәгърафиясе" китабында шулай ук Бөек Татарстанның гербында ябалак булганын яза[2].

Бараҗ (риваятьтәге болгарлар аҗдаһасы) хәзер Казанның гербында һәм байрагында Зилант буларак сурәтләнә, ә ябалак Чирмешәннең гербында бар, шулай ук литва татарларында очрый.

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Karlus Alard "King of Tataria". Published in Russian as early as in 1709.
  2. Duval d'Abbwille La Geographie Universelle (1676).