Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл (Иске Чәчкаб)

Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан һәйкәл.

Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлТатарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан һәйкәл.

Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл
Нигезләнү датасы 18 сентябрь 1967
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Бөек Ватан сугышы[d]
Дәүләт  СССР
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Чәчкаб
Карта
 Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Һәйкәл 1967 елның 18 сентябрендә, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгын үткәргән көннәрдә, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә авыл халкы, колхозчылар теләге белән салына.[1] Шул елдан башлап һәр елның 9 май көнендә авылда Җиңү бәйрәме һәм җиңү көненә багышланган митинг үткәрелә.[2]

Бөек Ватан сугышында Иске Чәчкабтан 165 кеше катнаша һәм 111 кеше һәлак булганнар яки билгесез югалганнар исемлегенә керә.[3] Әлеге исемлек һәкәлдә дүрт яклап урнаштырылган. Сугыш каһарманнарының истәлегенә куелган куелган әлеге һәйкәлнең арткы ягындагы «2017 елда ачарга» дигән уеп язылган язу бар.[1] 2017 елның 9 маенда уентык ачыла, һәйкәл эчендәге куышлыктан эченә «Апас районы, Кайбыч авыл советы, Иске Чәчкаб авылы гражданнарының тарих дәфтәре, 1967 ел» дигән берәр дәфтәр салынган ике шешә алына. Әлеге дәфтәрләргә авылның революциягә кадәрге, сугыш, сугыштан соңгы еллары турында мәгълүмат бирелгән.[1] Дәфтәр Иске Чәчкаб мәктәбендә, төбәк тарихын өйрәнү музеенда[4] саклана.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү