Бөек Ватан сугышы геройларына яңа һәйкәл (Иске Чәчкаб)

Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында 2015 елда ачылган һәйкәл.

Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлТатарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында 2015 елда ачылган һәйкәл.

Бөек Ватан сугышы геройларына яңа һәйкәл
Нигезләнү датасы 2015
... хөрмәтенә аталган Бөек Ватан сугышы[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Чәчкаб
Карта
 Бөек Ватан сугышы геройларына яңа һәйкәл Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Иске Чәчкаб авылында хәзерге Клуб урамында 1833 елда авыл сәүдәгәре Рәхмәтуллин Сөнгатулла ярдәме белән төзелгән[1] мәчетнең бинасы 1938 елда авыл клубына бирелә.[1] 1988 елда бина авария хәленә килә һәм кулланыштан чыгарыла, мәдәният йорты өчен юл аша яңа урында бина төзелә.[1] Иске мәчет бинасы башка төзекләндерелми, ә 1994-1995 елларда Иске Чәчкаб авылында мәчет яңа урында (Үзәк урам, 25А йорт адресы буенча) төзелә һәм 1995 елның 16 июлендә ачыла.

Иске мәчет XXI гасыр башына кадәр сакланган, әмма анда намаз ишелер чиктә укылмаган. 2015 елның кышында иске мәчет бинасы сүтелә һәм аның урынына 2015 елның 9 маенда ярымайлы Бөек Ватан сугышы геройларына яңа һәйкәл ачыла.[2]

Бөек Ватан сугышында Иске Чәчкабтан 165 кеше катнаша һәм 111 кеше һәлак булганнар яки билгесез югалганнар исемлегенә керә.[3] Әлеге исемлек һәйкәлнең алгы ягына урнаштырылган.

Һәйкәл Иске Чәчкаб авылы халкы тарафыннан акча җыеп төзелә.[2] Алдагы елларда Җиңү бәйрәме авылда иске һәйкәл янында үтсә, 2015 елдан яңасына янында үтә башлый.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү