Казан каймасы һәйкәле (Иске Чәчкаб)

Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылындагы һәйкәл

Казан каймасы һәйкәлеТатарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан Казан каймасына истәлегенә куелган һәйкәл. Һәйкәл Бөек Ватан сугышы вакытында, дошманның Иделгә үтеп чыгу мөмкин булуын искә алып, Казан һәм Яшел Үзәнне ярымай формасында каймалап алган Казан каймасы ныгытылган районын төзүдә көчләрен кызганмаган тыл хезмәтчәннәренә багышлана.

Авылда 2020 елның маенда ачылган Һәйкәл

Тарихы үзгәртү

Һәйкәл 2020 елның 9 маенда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгында ачыла, ул грант акчасына һәм хәйриячеләр ярдәме белән төзелгән.[1]

Казан каймасыКазан шәһәрен Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында фашист гаскәреннән саклау максатыннан 1941 - 1942 елларда төзелгән сак корылмасы. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла. Идел төбәге районнарында оборона чикләре төзелеше шушы авыл кырларыннан башланган. Окоп казучыларның үзәге — штабы да шушы авыл мәктәбенә урнашкан була.[2]

1941 елның көзендә авыл кырларында Казан каймасы казу башлана. Авыл мәктәбендә белем бирү туктатылып, бинасы штаб итеп кулланыла башлый. Окоп казучыларның үзәге - штабы да шушы авыл мәктәбенә урнашкан була. Беренче окоплар авыл янындагы кырларда, Чәчкаб белән Өлҗән арасында «Беренче Май» кырларында казыла башлый. Ул вакытта авыл колхозы «Беренче Май» исемен йөрткән. Окоп казуга бик күп кешеләр китерелә, шул исәптән язучы Гадел Кутуй да биредә була.[3]

Танк үтмәслек чокырлар, дзотлар, землянкалар авыл җирләре аша 7-8 чакырым бара. Бу чокырларның киңлеге 5-6 метр, ә тирәнлеге 3-4 метр була. Соңрак, бу окоп җирләренең күпчелек өлеше күмелеп, эшкәртелә.[2] Идел аръягындагы окоп эзләрен, гомумән алганда, ХХ гасырның 60-70нче елларында бульдозерлар белән тигезләтәләр.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү