Закиров исемендәге хуҗалык
«Закиров исемендәге хуҗалык» - Татарстан Республикасының Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, сату белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикле җәмгыять. Компания директоры - Орлов Сергей Анатолий улы[1].
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/17/%D0%98%D0%B3%D0%B5%D0%BD_%D0%BA%D1%8B%D1%80%D1%8B_4.jpg/200px-%D0%98%D0%B3%D0%B5%D0%BD_%D0%BA%D1%8B%D1%80%D1%8B_4.jpg)
Бүгенге «Закиров исемендәге хуҗалык» 20 гасырның беренче яртысында, 1931 елда[2] «Беренче май» колхозы буларак оеша.
Хуҗалык нигездә итчелек, сөтчелек, игенчелек белән шөгыльләнә.
Юридик адресы: 422330, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Совет ур., 30[3].