Бәхәс:Eurovision җыр бәйгесе

Соңгы шәрех: «Термин мәгънәсе» темасында 8 ел элек элек Frhdkazan язды

Тик ТатВикидә Eurovision бәйгесенең атамасы рус теленнән калька алып мәкаләгә куела. Башка телләрдә яки тәрҗемә ителә, яки оригинал исеме калдырыла:

  • казакъча Eurovision ән байқауы 2014 (Eurovision җыр бәйгесе 2014),
  • кыргызча Еврокөрүнүү ыр сынагы 2014 (Еврокүренү җыр бәйгесе 2014),
  • төрекчә 2014 Eurovision Şarkı Yarışması (Eurovision җыр ярышы 2014),
  • әзәри 2014 Avroviziya Mahnı Müsabiqəsi (Eurovision җыр бәйгесе 2014)
  • украинча Пісенний конкурс Євробачення 2014 (Еврокүренү җыр бәйгесе 2014)
  • үзбәкчә Eurovision qoʻshiq tanlovi (Eurovision җыр бәйгесе)
  • чуашча Еврокурав (Еврокүренү)
  • белорусча Конкурс песні Еўрабачанне (Еврокүренү җыр бәйгесе 2014)

һәм бүтән

Нишләп тик Татар Википедиясендә РусВикидән калька алынган?

Шулай итеп, ТатаВикидә урыс сүзе Евровидение тәрҗемә ителергә тиеш (Еврокүренү) яки оригинал исеме Eurovision калдырылсын.--Kitap (бәхәс) 23 май 2015, 11:21 (UTC)Җавап бирергә

Термин мәгънәсе үзгәртү

Тәрҗемә мәсьәләсенә килгәндә, "Euro-vision / Евро-видение" бәйге исеме тәрҗемә ителгәндә "Евро-идеаллар" мәгънәсенә туры килә (Mission-Vision-Values/Миссия-Видение-Ценности триадасы). - frhdkazan (бәхәс) 24 май 2015, 19:23 (UTC)Җавап бирергә

Уйлап чыгармагыз, vision - күренү һәрбер сүзлектә, җитмәсә интервикигә карагыз, һәркайда күренү итеп тәкъдим ителә (югарыда кара).

--Kitap (бәхәс) 24 май 2015, 20:45 (UTC)Җавап бирергә

Vision сүзенең контекстуаль байлыгы өчен www.multitran.ru/vision карарга тәкъдим итәм (бу очрактагысын югарырак аңлаттым). Бәйге исеме буларак кулланылган Eurovision - күп мәгънәләр ташучы ялгызлык исем (ягъни термин) сыйфатына ия. Мәкалә исемен үзгәртү өчен тәкъдим ителгән неологизм (Аурукүренү) исә бу байлыкка ия түгел, гамәлдәге исеменә килгәндә (Евровидение) — ул татар телендәге абруйлы чыганакларда кулланыла һәм күпчелек татарларга таныш. -- Ихтирам белән, frhdkazan (бәхәс) 25 май 2015, 04:36 (UTC).Җавап бирергә
«Eurovision җыр бәйгесе» битенә кире кайту.