Бәхәс:Горбангулы Бәрдемөхәммәдов

Соңгы шәрех: «Untitled» темасында 7 ел элек элек Kitap язды

Кулланучы:Әмир, Корбанколы(й) Бирдемөхәммәтов дөресрәк булмасмы? (төрекм. gurban ~ корбан, төрекм. gul ~ кол, төрекм. ber(mek) ~ бирү) --Marat-avgust (бәхәс) 8 дек 2016, 07:54 (UTC)Җавап бирергә

Untitled үзгәртү

  • «Казан утлары»нда (2016, № 11) шулай язылган. Журналга яңалыкны ТР президенты матбугат үзәге әзерләп биргән. Кулланучы:Frhdkazanның ул тирәдә элемтәсе бар бугай бит, төгәл ничек язарга икәнен сорасын әле. Төзәтергә кайчан да соң түгел. Мин, гомумән, чит ил исемнәрен кеше танымаслык хәлгә китереп үзгәртү яклы түгел. Казакълар, бөтенләй, «Гурбаноглы» дип язган.--Әмир (бәхәс) 8 дек 2016, 22:00 (UTC)Җавап бирергә
    • Әмир, хөрмәтле Marat-avgust һәм Kitap Википедия чикләрендә алып барган заманча яки искечә татарчалаштыру сәясәтләре еш Википедия:Абруйлы чыганаклар һәм бәйле тәртипләргә туры килми. Күпчелеге Татарстан шәһәрләрендә яшәүче кайбер романтик татар зыялыларыннан тыш, Россия татарлары хәттә «республика» урынына «җөмһүрият», «политика» урынына «сәясәт», «экономика» урынына «икътисад» һәм совет чорында кулланмаган башка сүзләрне уңайсыз неологизм буларак күрә, андыйлары очраган текстларны үз итмәве очраклары белән шәхсән очрашканым бар. Практик мәсьәләләрне кайгырырга мәҗбүр булганнары өчен коммуникацион уңайлылыгын югалткан телнең чын кыйммәте — буш вакыт хоббисы гына. --frhdkazan (бәхәс) 9 дек 2016, 08:58 (UTC)Җавап бирергә
      • Совет заманында максатчан урысчалаштыру сәясәте үткәрелде, татар телен куллануның өлкәсе кыскартыла иде, татар теленә каршы бетерү чаралары кулланыла иде, нәкъ шул максатлардан татар теленә урыс сүзләрен көчләп кертелгән, җитмәсә шул сингармонизмсыз сүзләрдә татар теленә ят булган, кулайсыз ц, ж, щ хәрефләре кулланыла (учреждение, училище, командующий, революция һ.б.) Хәзер татар теле үз тамырларын искә төшерә башлады, инкыйлабка кадәрге сингармонизмга буйсынган сүзләрне кулланыла башлый. Шундый чаралар бик дөрес, күпчелек төрки телләрдә башланды. ТатВикидә урысчалалаштыру сәясәтенә урын юк, шуның өчен бик зур РусВики бар. РусВикидә язганда мин русча язам, әммә ТатВикидә тик татарча язарга кирәк.--Kitap (бәхәс) 9 дек 2016, 11:29 (UTC)Җавап бирергә
        • Википедия - һәр кем аңлый алган уңайлы энциклопедик проект, берәр якның карашларны алга сөрү ысулы түгел. ТатВики абруйлылыгы һәм татарлар арасында популярлыгы үсешен телибез икән, татар телен "татарчалаштыру" өчен башка ысулларны куллану дөресрәк. --frhdkazan (бәхәс) 9 дек 2016, 12:16 (UTC)Җавап бирергә
        • Нәкъ шулай. Икътисад, сәясәт һ.б. сүзләр күптән инде барлык татар матбугатында һәм заманча сүзлекләрдә кулланыла, бу абруйлы чыганаклар. Урыс алынмасы һәм татар сүзе арасында нәкъ татар сүзенә өстенлек бирәбез.--Kitap (бәхәс) 9 дек 2016, 14:16 (UTC)Җавап бирергә
«Горбангулы Бәрдемөхәммәдов» битенә кире кайту.