Бәхәс:Васил Шәйхразиев
Соңгы шәрех: 6 ел элек элек Marat-avgust язды
- Кулланучы:Тимерхан, Шайхразиев фамилиясе Шәй(е)хразый (Шәех+разый) исеменнән килеп чыккан, шуңа күрә ул ы белән язылырга тиеш.--Marat-avgust (бәхәс) 30 сен 2018, 10:15 (UTC)
- Марат әфәнде, хәерле көн! Шиксез, татар теле олимпиадалары җиңүчесе буларак, сезнең белән килешәм. Әмма чыганаклардыгы китерелә торган версияне күздә тоту мөһим. Бу сорау ике яклы: "и" белән дә[1] [2] [3] [4], "ы" белән дә язалар [5] [6] [7] [8]. ТР Хөкүмәте сайтындагы шәхси сәхифәсендә, күргәнсездер, "и" белән языла. Шуны куллану дөресрәк дип уйлыйм.
Монда, турысын әйткәндә, "Васил" я "Васыйл" языла дигән бәхәсне дә алып барырга мөмкин. Ә уртаклыкны табырга кирәк. --Тимерхан (бәхәс) 30 сен 2018, 11:04 (UTC)
- Хөрмәтле Marat-avgust, Тимерхан, мәкаләне язучы буларак, исемен Васил Шәйхразиев итеп үзгәртүгә каршы түгел. «Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге»ндә дә, мәсәлән, Фәхрази Галиев «Галиев ФӘХРАЗИ» булып кереп калган. --Әмир (бәхәс) 30 сен 2018, 11:14 (UTC)
- ТР Хөкүмәте сайтында хаталар күп шул, мәс. Габтелгаяз, Нигматуллин, Каримов, Хамаев, Фаттахов, Ирада, Хисамутдинов, һ.б. (дөрес™ язылышлары: Габделгаяз, Нигъмәтуллин, Кәримов, Хәмәев, Фәттахов, Ирадә, Хисаметдинов).--Marat-avgust (бәхәс) 30 сен 2018, 17:53 (UTC)
- Хөрмәтле Marat-avgust, Тимерхан, мәкаләне язучы буларак, исемен Васил Шәйхразиев итеп үзгәртүгә каршы түгел. «Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге»ндә дә, мәсәлән, Фәхрази Галиев «Галиев ФӘХРАЗИ» булып кереп калган. --Әмир (бәхәс) 30 сен 2018, 11:14 (UTC)
- Википедия:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш мәсьләген истә тотабыз, әфәнделәр! Шәхес үзен ничек атый, шулай язабыз. Татар теле нормалары, традициясе яки башкаларның аны ничек язуы монда абруйлы чыганак түгел. Исемен шәхси яки рәсми эш урыны сайтының татар телле сәхифәсендә ничек күрсәтелгәне абруйлырак кебек, беренче булып бирелсә һәм мәкалә исеме буларак кулланылса, хәелерәк кебек. --frhdkazan (бәхәс) 30 сен 2018, 18:44 (UTC)
- Ул «рәсми эш урыны сайтының татар телле сәхифә»ләренең күбесе - бары урысчадан тәрҗемәләр генә. Хөкүмәт сайтында исем-фамилияләр генә түгел, кайбер вазыйфа исемнәре дә тәрҗемә ителмәгән икән.--Marat-avgust (бәхәс) 1 окт 2018, 10:16 (UTC)