Бәхәс:Бөек Мәскәү кенәзлеге

Соңгы шәрех: «Untitled» темасында 12 ел элек элек Frhdkazan язды
«Бөек Мәскәү кенәзлеге» мәкаләсе Википедиядагы һәрбер тел бүлегенең уңышлы үсеше өчен
булырга тиешле төп 10 000 мәкалә исемлегенә керә.
Аны яхшы мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясенең мөһим бурычларының берсе.

«Бөек Мәскәү кенәзлеге» mäqäläse Wikipediädağı härber tel bülegeneñ uñışlı üseşe öçen

bulırğa tieşle töp 10 000 mäqälä isemlegenä kerä.

Anı yaxşı mäqälä statusına citkerü — Tatar Wikipediäseneñ möhim burıçlarınıñ berse.


Untitled

үзгәртү

Төрле телле Википедияләр арасында Бөек Мәскәү кенәзлегенең Мәскәү патшалыгына әйләнү көне турында бәхәс юк - 22 октябрь 1547 ел дип билгеләнә.

Мәскәү кенәзлегенең барлыкка килү даталары төрле чыганакларда аерыла (поляк - 1213; рус, француз, алман - 1263; итальян - 1277; инглиз һәм португал - 1283). Бөек Мәскәү кенәзлегенә әйләнү көне турында бердән-бер чыганактан - французча һәм полякча Википедиядән табу мөмкин. Алар аны 1328 елда Иван Калита үзенең Мәскәү Кенәзлегенә Бөек Новгород һәм Кострома җирләрен кушуы белән күтәрелүенә бәйли.

Күпчелек чыганаклар Мәскәү кенәзлегенең рәсми рәвештә Бөек дип саналуын (шул рәвешле французлар да) Иван Калитаның соңгы елы/тәхеткә улы Симеон Гордый утыруына туры килгән 1340 елдан башлап санаучылар рәтенә төрек һәм испан, алман һәм португал Википедияләр керә. Инглизләр исә 1325-1340 елларда патшалык иткән Иван Калита монголлар белән хезмәттәшлек артында гына Бөек Кенәз (яки бәйсезлеге булган кенәз) статусын саклый алган дип язалар.

Ягъни - әлегә татар телле википедиясендә Бөек Мәскәү кенәзлеге 1468 елда Иван III заманыннан гына башлана дигән белдерүгә нигез табу кыен... --Frhdkazan (обсуждение) 11 ноя 2012, 12:42 (UTC)Җавап бирү

«Бөек Мәскәү кенәзлеге» битенә кире кайту.