Будённый аты (рус. будённовская) — менге атлар токымы. 19211948 елларда Ростов өлкәсе Будённый һәм Беренче Атлы армия исемендәге ат заводларында дон, асыл менге һәм бераз кара диңгез аты токымнары нигезендә китереп чыгарылган. Зур, зифа буйлы атлар. Төсе җирән, көрән һәм туры, еш кына алтынсыман төсмерле. Җилкә биеклеге 162–166, гәүдә кыек озынлыгы 163–166, күкрәк колачы 190–195, уч колачы 20–21 см. Спорт өчен бик яхшы ат. Шулай ук иярле, җигүле һәм җиңел транспорт эшләрендә кулланыла. Югары чыдамлы һәм йөгерекле токым. Иң югары йөгереклек: 2 яшьлекнең 1200 м — 1 мин 16 с; 3 яшьлекнең 2400 м — 2 мин 36 с. 1950 елда Занос исемле айгыр 1 тәүлек — 309 км, ә 15 тәүлек эчендә 1800 км узды. Атның кыйммәтле сыйфатлары үзгәрми торган нәселдән нәселгә күчәләр. Ростов өлкәсе, Калмыкия, Казакъстанда үрчетәләр. Айгырлар яхшыртучылар буларак кулланыла.

2 яшьлек будённый атлары

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.