Буа районы Каенлык авылы тарихы

Татарстанның Буа районы Каенлык авылы тарихы

Барлыкка килүе үзгәртү

Аңа якынча 420-470 еллар элек нигез салынган. Олы кешеләрнең сөйләве буенча, халык Иван Грозныйның чукындыруыннанан куркып, Идел елгасы буеннан бирегә күчеп килгән. Алар зиратка каен агачы утыртканнар (ул вакытта мөселманнарда бу агачларны утырту булмаган). Шуңа да авылны Каенлык дип йөри башлаганнар.

               “Каенлык ягы урман таулар булгач,
               Шунда килеп урнашкандыр Болгар-Татар.
               Сан ягыннан күп булмагач алар, 
              Авыл исемен Дүрт өйле дип атаганнар.
      Дөнья алга бара, күп еллар уза
     Дүрт өйле авылы үсә һәм зурая, 
     Халык авыл исемен үзгәртеп яза
     Яңа исем Каенлык авылы дип атала..”_

дип яза үзенең шигырьләрендә сугыш ветераны Абдулла абый. Рус телендә авыл “Черки-Дюртели” дип атала.

     Беренче күчеп утыручылардан әле “Май уны” дигән бәйрәм дә калган. Әлеге бәйрәмне хәзер дә үткәреп киләләр. Бу көнне авыл халкы урманга бара, төрле үләннәр, чәчәкләр җыя, бәйрәм итә. Бәйрәм турында Абдулла абый шигырьләрендә дә күрергә була.
       Бәйрәм ясый халык урманнарда май унында,
      Андый бәйрәм юк башка җирдә беркайда да.
      Халык шифалы үлән җыя бу бәйрәмдә,
      Кунак чакыра, башка авыллардан халык җыела.
  Революциягә кадәр авыл халкының тормышы шактый авыр була. Крестьянның торган йорты салам түбәле, берничә терәүле һәм яртылаш җиргә иңгән була. Ул иген чәчеп көн күргән. Җирне агач сука, сабан, агач тырма һәм башкалар белән эшкәрткән.

Ашарына җитсә, чәчүлеккә калмаган, крестьянның әле бурыч түлисе дә булган. Ярлылар нинди җәбер, золым күрсәләр дә зарланып яклау таба алмаганнар.

    Ниһаять, караңгы һәм авыр чорлар артта кала. ХХ гасыр башында Россиядә революцион чыгышлар яңа көч белән кабынып китә. Россия эшчеләре һәм крестьяннары, большевиклар партиясе җитәкчелегендә самодержавие строена каршы күтәрелеп, аны бәреп төшерәләр.

ХХ гасыр үзгәртү

   1928 нче елда 22 хуҗалык куммунага керә. 1931 нче елда беренче колхоз оеша. Аны кем тарафыннандыр “Яшәр” дип атыйлар. 
   20 нче еллар ахырында авылдагы хәлле кешеләрне җәберләү, эзәрлекләү, аларның малларын конфискацияләү башланган. Соңыннан аларның кайберләренә “кулак” тамгасы тагылган, ә кайберләрен авылдан ук сөргәннәр. Ә бу кешеләр авылның иң уңган кешеләре булганнар. Алар арасында муллаларның да исемнәрен күрәбез. 1931 нче елда Галәветдин Юлдашев, ә 1937 нче елда Әминов та авылдан сөрелә.
   1940 нчы елны, гает намазына барганнары өчен, Гобәйдуллин, Нигъмәтуллин һәм 70 яшьлек Галимҗан Аюповны Казан төрмәсенә озаталар. 

Бары 1989 нчы елны гына аларның гаепсез булуы ачыклана. Бу сәясәтне Абдулла абый шигырьләрендә дә очраттым.

               Озатыла төрмәләргә Шәрәфиләр, Сөнгат,
               Гафият, Шиһап абый, карт Галимҗан, Зиннәт
               Тагын кемнәр? Мулла Әминовлар, Юлдашевлар,
               Кәрим байлар, Зариф Камаш һәм башкалар.
  Корбан була авылыбызның иң акыллы кешеләре –
 Генофонды, укымышлы, тырыш әһелләре,
 Исемлекне дәвам итә, Камал Шәрәф, Габделхәйләр
 Сөнгат бабай, Низам абый һәм Гәрәйләр.
    Авылның 33 кешесе репрессиягә дучар була.  (Аларның исемлеге кушымтада  күрсәтелә). 
  37 нче еллар да каенлыклылар өчен бик хәсрәтле булган. Шушы авылдан гына да 100 гә якын кешене “Халык дошманы”  дип алып китәләр. Буа районы авыллары арасында бу афәттән иң күп зыян күрүче дә алар. 

Каенлыктан Ватан сугышына 400 ир-ат китә. Аларның 148 сугыш кырларында ятып кала. (Авыл уртасындагы һәйкәлдә аларның һәрберсенең исемнәре уелган). Тылда икенче фронт – хезмәт фронты оештырыла. Хезмәт дисциплинасы тимердәй нык итеп урнаштырыла. Колхоз җитәкчеләре моны аңлап эш итәләр. Сугыш михнәте генә түгел, НКВД шәүләсе дә бетми әле. 1942 нче елның 15 нче июлендә «Яшәр» колхозы рәисе Сәгыйтов Низам Хисам улы кулга алына. Туган илебезгә каршы конрреволюцион эш алып баруда гаепләнә. Аңардан 7 тапкыр сорау алалар. Бишенчесендә «гаеп»не үз өстенә ала. 10 елга төрмәгә утыртыла.

   Гобәйдуллин Сөнгат Гобәйдулла улы белән Нигъмәтуллин Зариф Нигъмәтулла  улы да 1941 нче елның февраль аенда дини эшләр белән шөгыльләнү аркасында кулга алыналар. 
  Сагынып-зарыгып көткән көннәр килеп җитә. 1945 нче елның 9 нчы маенда Җиңү кояшы балкый. Күпмилләтле Совет халкы Европа халыкларын фашизм коллыгыннан азат итә. Җимереклекләр, югалтулар ничек кенә зур, йөрәк җәрәхәтләре никадәр тирән булмасын, кешеләр йөзендә елмаю, яшәү ямен тою чаткылары балкый башлый. Авылда мәктәп эшли. 
   Анда укырга киләләр
   Дүрт авылдан балалар.
   Җәяү йөриләр Каенлыкка
   Бәбки, Черкен, Казмалар,-
   дип яза Абдулла абый.  Дөрестән дә, Каенлык мәктәбе күп укучыларга белем биргән. Минем әтиемнең абый-апалары да анда белем алганнар. 

ХХI гасыр үзгәртү

Хәзерге көндә бу авыл “Нива” агрофермасына керә. Ул өч авылны берләштерә. Степановка, Зур Фролово һәм Каенлык авыллары. Мин Бөек Ватан сугышында катнашкан кайбер кешеләрнең тормышлары белән кызыксындым. Бу эштә авылыбызның өлкән кешеләре, Җирле үзидарә башлыгы ярдәм итте. Зираттагы каберлекләр чистартылып тора. Тирә-ягы заманча рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү