Благовещен районы татар авыллары
Благовещен районы (рус. Благовещенский район, баш. Благовещен районы) — Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан район.
Районда барлыгы 100 авыл бар, шуларның 17-се татар авылы.[1][2]
Районда татар авыллары: Булат, Карагайкүл, Сидәш, Биштин, Иске Илек, Туктар, Яңа Илек, Гомәр, Шәрип, Яңа Турбаслы, Аркавыл, Фәйзулла, Әшмән, Труженик, 2нче Александровски, Эманино, Усы. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]
Булат, Карагайкүл, Сидәш авылларын Мишкә, Караидел районы мишәрләре, Биштинне ясаклы татарлар, Иске Илек, Туктар авылларын типтәрләр нигезләгән (соңгысын Мишкә ягы типтәрләре). Яңа Илек белән Гомәр авыллары Иске Илектән аерылып чыккан. Шәрип, Яңа Турбаслы, Аркавыл дигән авылларда Иске Турбаслы типтәрләре яши. Булат авылыннан тыш, бу авыллар халкы 1979 елдан башкорт дип яздырыла башлаган. Әшмән, Труженик, 2нче Александровски, Эманино, Усы авылларында элек латышлар, руслар яшәсә, хәзер татарлашып беткәннәр.
Районда ике борынгы башкорт авылы бар: Яңа Минҗитәр, Мөхәммәтдин, икесендә дә халык татарча сөйләшә. Тагын 5 рус авылында да совет вакытында күченгән башкортлар бүген күпчелектә.[3]
Татар һәм башкорт авылларында татар теленең минзәлә сөйләше[4], Булат, Карагайкүл, Сидәш авылларында байкыбаш сөйләше таралган.[5]
Юкка чыккан татар авыллары: Таш Алан, Икенче Әшмән, Октябрьский.[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Благовещенский район.
- ↑ 3,0 3,1 База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
- ↑ Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
- ↑ Рамазанова Д. Б., Хайрутдинова Т. Х. К вопросу о формировании байкибашевского говора мишарского диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань, 1985. С. 62-95.
- ↑ Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Благовещен : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.