Булат (Благовещен районы)

БулатБашкортстанның Благовещен районында урнашкан татар авылы.

Булат
Халык саны 58 (2002, Җанисәп), 94 (2009, Җанисәп), 53 (2010, ҖанисәпEdit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 55°19'2"тн, 56°4'58"кнч
Почта индексы 453444 Edit this on Wikidata
Карта

Почта индексы — 453444, ГАТОБК коды — 80215843002.

Тарихи мәгълүмат

үзгәртү

Булатның тарихы Бөре өязенең Каршан волостендагы 1688 елның 10 мартында Акбирде Бикбулатов тарафыннан нигез салынган Яңагыш авылына барып тоташа. 1906 елда Яңагышта 2169 кеше яшәгән, 2 мәчет, 5 сәүдә ноктасы булган. Чәчүлекләр аз булганлыктан, күп гаиләләр 1922 елда Хәбибулла һәм Сәгъдәтулла Бикбулатовлар җитәкчелегендә яңа җиргә күчеп утырырга карар иткән.

Бикбулатовлар, Заһитовлар, Мөкътәсип Җәми­левның гаиләләре Уфа кантонының Удельно-Дуваней волосте биләмәсендә Булат авылына нигез сала. Коллективлаштыру елларында уңдырышлы җирләрне тиз генә эшкәртеп, ашлык чәчкән халык үзенең көнитмеше өчен тырыша-тырыша уңайлы шартлар булдыра, йорт-каралтысын төзи, 1929 елда — “Ястреб”, соңыннан “Чулпан” колхозында тырышып хезмәт сала. Колхоз рәисләре Гыйндулла Собханкол улы, Әхмәтгали Миңлегали улы Бикбулатовлар эшләгән чорда халык күпләп колхозга керә. Ни дисәң дә, анда эшләр көйле бара: тәүге тегермән төзелә, яңа һөнәрләр үзләштерелә, булатлылар терлекчелек, бигрәк тә елкычылык һәм чолыкчылык белән шөгыльләнә. Авылга ат көче белән эшли торган җиһазлар китерелә.

1940 елда Булат авылы Покровка районы составына керә. Ул вакытта, җанисәп мәгълүматлары буенча, Булатта 284 кеше исәпләнә. Арытаба Бөек Ватан сугышыннан соң “Чулпан” колхозы Калинин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә һәм 1963 елдан ул “Мир” дип йөртелә башлый.[1]

Демография

үзгәртү

Халык саны динамикасы:

2002[2] 2009[2] 2010[3]
58 94 53

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 53 кешенең яшәве мәгълүм.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Якташларны бәйрәм бергә җыйды. Булат авылы 100 еллык юбилеен билгеләде.
  2. 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  3. 3,0 3,1 Башкортстан Республикасы торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-06 

Сылтамалар

үзгәртү