Благовещен
Благовещен – Башкортстан республикасындагы шәһәр, Благовещен районының административ үзәге (1930 елдан алып). Уфадан төньякка 42 км һәм Загородная тимер юл станциясеннән төньяк көнбатышка таба 18 км ерактагы Потеха елгасы тамагында (аның Агыйдел елгасы кушылган урынында) урнашкан. Мәйданы — 65 км². Халкы (мең кеше): 1920 елда — 6,4; 1939 — 11,1; 1959 — 12,6; 1989 — 27,7; 2002 — 33,0; 2010 — 34,2. Милли составы (2002): руслар — 63,6%, башкортлар — 19,3%, татарлар — 10,0%, чирмешләр — 4,3%.
Благовещен | |
баш. Благовещен рус. Благовещенск | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1756 |
---|---|
Рәсми исем | Благовещенск |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Благовещен районы һәм Городское поселение город Благовещенск[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение город Благовещенск[d][1], Благовещен районы һәм Өфә кантуны |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 35 481 (2021)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 120 метр |
Мәйдан | 65 км² |
Почта индексы | 453430 һәм 453431 |
Рәсми веб-сайт | adm-blagrb.ru |
Беренче язма телгә алу | 1756 |
Җирле телефон коды | 34766 |
Благовещен Викиҗыентыкта |
Тарихи белешмә
үзгәртү1865 елда 576 йортта 3679 кеше яшәгән. Агач эше, һөнәрчелек кәсебе (экипаж, җилгәргечләр ясау), умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Бакыр кою, механика, кирпеч, май ясау, 3 туң май, 2 капчык эшләү заводлары эшләгән. Чиркәү, чиркәү училищесы, Благовещен укытучылар семинариясе, су тегермәне, 10 сәүдә кибете булган. Ярминкәләр үткәрелгән.[3]
1930 елдан алып шәһәр тибындагы бистә, 1941 елда шәһәр статусын ала.
Россиянең яңа тарихына Благовещен кыйналуы (2004 елның декабрь ае) белән кереп калды.[4]
Истәлекле урыннар
үзгәртүБлаговещенда 10 дан артык мәдәни мирас объекты урнашкан: Благовещен бакыр кою заводыдының төп корпусы (1864 елда төзелгән), Благовещен укытучылар семинариясе бинасы (1873), Кирилл һәм Мефодий чиркәве (1894—97) һ.б.
Халык
үзгәртү1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|---|
~11 700 | 12 876 | 14 801 | 21 127 | 27 705 | 32 989 | 34 239 |
Икътисад
үзгәртүБлаговещен арматура заводы, фурнитура заводы, Благовещен тимер бетон, полимер эшләнмәләр заводы, “Полиэф”ААЙ сы, “Эколес” ЯАЙ сы һ.б. эшли. Благовещенск аша Уфа—Бөре—Яңавыл, Благовещен—Павловка—Кызылъяр автомобиль юллары үтә.
Социаль-мәдәни өлкә
үзгәртүШәһәрдә Благовещен күппрофильле һөнәри көллияте, Башкортстан төзелеш колледжы филиалы, ПУ, 6 гомуми белем бирү мәктәбе (ш. ис. Благовещен гимназиясе №1), балалар йорты, 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 2 сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, балалар һәм үсмерләр туризмы үзәге, ДЮСШ; үзәк район хастаханәсе; мәдәният сарае, 2 китапханә, тарих туган якны өйрәнү музее, чиркәү, мәчет бар; 5 халык һәм 2 үрнәкле үзешчән сәнгать коллективы эшли. Рус телендә “Панорама” гәз. чыга.
Шәһәрдә туган танылган кешеләр
үзгәртү- Эрнест Тимерханов, Россия кино һәм театр артисты, режиссёр
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Благовещен – бай тарихлы шәһәр(үле сылтама)
- ↑ Благовещен кайтавазы озакка сузылды
- ↑ http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/blagovsk1/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-02
Чыганаклар
үзгәртүБашкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)