Бенг Меалеа яки Бунг Меалеа (Кхмер телендә:ប្រាសាទបឹងមាលា "лотос буасы"[1]) ул Ангкор Ват чорының гыйбадәтханәсе[2]:118–119 Ул Камбоджада Ангкор Ватның төп гыйбадәтханәләр төркеменнән көнчыгышта, Преаһ Кһан Компонг Свайга борынгы патша шоссесында урнашкан.

Гыйбадәтханә
Бенг Меалеа
Prasat Beng Mealea
Бенг Меалеада стеналар һәм тәрәзәләр
Бенг Меалеада стеналар һәм тәрәзәләр
Бенг Меалеада стеналар һәм тәрәзәләр
Ил Камбоджа
Төбәк / район Сеам Реап провинциясе, Angkor Wat төп гыйбадәтханәләр төркеменнән 40 км көнчыгышта һәм Сием Реаптан 67 км да
Кайсы дини агымга карый Вишну Ходаена табыну
Нигезләүче Сурьяварман II
Нигезләнгән 12-енче гасыр башы

Гыйбадәтханә үзгәртү

 
Леон де Бейили (1849-1910) рәсеменнән Бенг Меалеа картасы. Кызыл белән гыйбадәтханәгә килү өчен өлешчә җиһазландырылган юл күрсәтелгән.

Бенг Меалеа Һинд дине гыйбадәтханәсе буларак төзелгән булган, әмма кайбер кисеп ясалган сурәтләрдә Буддачылык мотивлары сурәтләнгән.[1] Аның төп материалы булып комташ тора һәм ул күбесенчә янә төзекләндерелмәгән, агачлар һәм куе куаклар аның манаралары арасында үсеп тора һәм күп ташлары зур өем итеп ятып торалар. Еллар буена аңа барып җитәргә авыр булган, әмма Коһ Кер комплексына алып баручы күптән түгел төзелгән юл Бенг Меалеа аша уза һәм урынга күбрәк кеше килә, чөнки ул юлдан барганда Сием Реаптан 77 км да.

 
Гыйбадәтханәдә коридор.

Гыйбадәтханәнең тарихы мәгълүм һәм аны бары тик архитектура стиле буенча даталарга була, ул Ангкор Ватка идентик, шулай итеп галимнәр ул 12-енче гасыр башында патша Сурьяварман II вакытында төзелгән булган дип фараз итәләр.[1] Ангкор Ваттан үлчәме буенча кечерәк булып, патшаның төп һәйкәле Бенг Меалеа шулай да Кхмер империясенең иң зур гыйбадәтханәләре арасында: гыйбадәтханә янында галерея 181 м га 152 м.[3] Ул шәһәр үзәгендә булган һәм аның тирәли 1025 м зурлыгында һәм 45 м киңлегендә канау булган.[1] Бенг Меалеа көнчыгышка таба юнәлгән, әмма аның өч кардиналь юнәлештән керү юллары бар. Нигез план булып үзәк санктуарий тирәли өч галерея, алар хәзер җимерелгән булган. Шул якын урыннар Ангкор Ват кебек “хач-сыман монастырьлар” белән бәйле. Уң якта китапханәләр буларак мәгълүм корылмалар һәм сул яктан көнчыгышка алып баручы авеню. Һинд дине мифологиясеннән киң сәхнәләр кисеп ясалган, мәсьәлән Сөт Дингезеннән Май язу һәм Гаруда кошында атланган Вишну. Түшәлгән юлларда җиде башлы Нага еланнары тәннәре белән формалаштырган озын балюстрадалар бар.

Ул күбесенчә комташтан төзелгән булган: Бенг Меалеа Пһном Куленның Ангкор комташ карьерларыннан 7 км ераклыкта, карга очышында гына. Фараз ителгәнчә Ангкор өчен кулланылган комташ блоклар ясалма су каналлары аша кулланылган булган һәм моннан тапшырылган булган.[1] Мәгълүмат аз булуга күрә, архитектура һәм бизәүләрнең сыйфаты ачыштан бирле Франция галимнәренең игътибарын җәлеп иткән.[4][5][6]

Дөнья Мирасы статусы үзгәртү

Урын ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Алдан Исемлегенә 1992 елның 1 сентябрендә мәдәният төркеменә өстәлгән булган [1].

 
Бераз тузган Бенг Меалеа.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Freeman et Jacques, 2006, pp.220-223
  2. Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9781842125847]]
  3. Rooney, 2005, pp.255-258
  4. de Mecquenem, Jean (1913). «Les bâtiments annexes de Bĕn Mãlã» (fr). BEFEO 13: 1–22. DOI:10.3406/befeo.1913.2781. ISSN 0336-1519.
  5. Coedès, George (1913). «Note sur l'iconographie de Bĕn Mãlã» (fr). BEFEO 13: 23–28. DOI:10.3406/befeo.1913.2782. ISSN 0336-1519.
  6. Boisselier, Jean (1952). «Bĕn Mãlã et la chronologie des monuments du style d'Ankor Vat» (fr). BEFEO 46: 187–226. DOI:10.3406/befeo.1952.5162. ISSN 0336-1519.

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү