Баһаветдин Аджиев

кумык шагыйре, драматург, тәрҗемәче (Дагстан, Россия)

Баһаветдин Аджиев, Баһаветдин Әнвәр улы Аджиев (ком. Багьавудин Анварович Гьажиев, рус. Багаутдин Анварович Аджиев; 1950 елның 21 феврале, СССР, РСФСР, Дагстан АССР, Махачкала) ― кумык телендә иҗат итүче шагыйрь, драматург, тәрҗемәче. Россия Язучылар берлеге (1980 елдан) һәм Дагстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. Дагстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Дагстанның халык шагыйре (2017).

Баһаветдин Аджиев

Тугач бирелгән исеме: Баһаветдин Әнвәр улы Аджиев
Туу датасы: 21 февраль 1950(1950-02-21) (74 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Дагстан АССР[d], Махачкала
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, драматург, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1970―2024
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: кумык
Дебют: «Тал сыбызгысы» (1978, ДКН)
Премияләр: Дагстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Дагстанның халык шагыйре[d]
Дагстанның Дәүләт премиясе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1950 елның 21 февралендә Махачкалада кумык телендә иҗат итүче Дагстан АССР халык шагыйре Әнвәр Аджиев[d] (1914—1991) гаиләсендә туган. Дагстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган/

Хезмәт юлы

үзгәртү

Телевидениедә режиссер ярдәмчесе, укытучы, Махачкаланың 19нчы мәктәбе директоры, Алимпаша Салаватов исемендәге Кумык музыкаль-драма театрының[d] әдәби бүлек мөдире, Дагстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы мөдире, Дагстан Язучылар берлеге секретаре, кумык язучылары секциясе җитәкчесе булып эшләгән[1]. 2000 елдан ― А.-П. Салаватов исемендәге Дагстан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе.

Шигырьләре беренче мәртәбә 1970 елда «Ленин юлы» республика газетасында басылган, «Дружба» альманахының кумык чыгарылышында, «Шаги» күмәк җыентыгында (Дагучпедгиз,1976), «Юность», «Молодая гвардия», «Москва», «Аврора» үзәк журналларында, «Литературная Россия» газетасында басылып чыккан. Аның шигырьләрендә тормышның матурлыгы тудырган шатлык һәм соклану, мәхәббәт һәм наз, аерылышу сагышы һәм тормышка ашмаган өметләрдән үкенү, кайгы ишетелә. Шигырьләрендә тынлык яңгырый һәм бөтен дөньяларның гөрелтесе, тормышның рәхимсезлегеннән ыңгырашу, Аллаһы каршында, Ватан һәм ата-ана хәтере алдында җаваплылык ишетелә[2].

«Тал сыбызгысы» исемле беренче шигъри җыентыгы 1978 елда Дагстан китап нәшриятында кумык телендә дөнья күргән. Алдагы елларда Дагстан нәшриятларында аның «Ибрашка балыгы» (Дагучпедгиз, 1980), «Тере ташлар» (Дагкнигоиздат, 1982), «Вакыт чаңы» (Дагкнигоиздат, 1987), «Кечкенә космонавт» (Дагучпедгиз, 1990) шигырьләр китаплары, Мәскәүдә Үзәк нәшриятлар тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән «Урак алдыннан» (Молодая гвардия, 1982), «Таш көзге» (Молодая гвардия, 1987), «Нарын-Кала» (Современник, 1988), «Тупса төбендәге җыр» (2000) шигырьләр җыентыклары дөнья күргән. 2000 елда «Дагпресс» нәшриятында шагыйрь рус телендә «Песня у порога» шигырьләр китабын чыгара, 2001 елда Дагстан китап нәшриятында шул ук китапны кумык телендә чыгара. 2003 елда «Солтанат» (Дагпресс) китабы дөнья күрә.

Драматургиядә дә актив эшли. «Теләсәгез көлегез, теләсәгез елагыз», «Минем кечкенә бәйрәмем» комедияләрен яза, алар Алимпаша Салаватов исемендәге Кумык музыкаль-драма театры сәхнәсендә куелган. Ул шулай ук опера һәм балет театры кабул иткән «Базалай» шигъри драмасы авторы. Кумык театры өчен А. Н. Островскийның «Банкрот», Н. С. Гумилевның «Агуланган туника» пьесаларын, А. П. Чеховның «Күз яшьләре аша көлү», С. Мрожекның «Бәхетле вакыйга», А. Айлислиның «Җәннәт кошы», Х. Авшалумовның «Шими Дербенди», К. Абрамцевның «Тормыш түгел – кура җиләге», Э. Ионесконың «Пеләш җырчы», В. Айлислиның «Вазыйфа» пьесаларын тәрҗемә иткән[3].

100 дән артык җыр сүзләре авторы. Аның сүзләренә язылган җырларны Бурлият Ибрагимова, Бурлият Эльмурзаева, Магомед-Запир Багаутдинов, Байсолтан Осаев, Зоя Чунаева, Юрий Рыбак, Рукият Гамзатова, Зайнаб Абсаматова һәм кумык театрының барлык актерлары диярлек башкарган.

Махачкалада әтисе Әнвәр Аджиев яшәгән йортта аның исемендәге музейны оештырган[4].

Баһаветдин Аджиевның кайбер шигырьләре 2019 елда «Идел» журналында (рус телендә, Сергей Васильев тәрҗемәсендә), 2024 елда (сентябрь саны) татар телендә «Казан утлары» журналында дөнья күргәннәр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1985 ― Дагстан АССР Ленин комсомолы премиясе лауреаты ― «Нарын-кала» поэмасы өчен
  • 2004 ― Дагстан Дәүләт Советы Рәисенең исемле сәгате белән бүләкләнгән
  • 2017 ― Дагстан халык шагыйре
  • Дагстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Дагстанның Дәүләт премиясе лауреаты

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү