Дагстан дәүләт университеты

Дагстан дәүләт университетыДагстанда иң эре югары уку йортларының берсе, эре фәнни һәм мәдәни үзәк. 1931 елда Дагстан дәүләт педагогия институты буларак нигез салына, 1957 елга кадәр Дагстанның халык шагыйре Сөләйман Стальский исемен йөртә.

Дагстан дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1931
Сурәт
Рәсми исем Дагестанский государственный университет
Кыскача исем ДГУ
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Махачкала
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[1]
Бүләкләр
Халыклар Дуслыгы ордены
IPv4 диапазоны 77.234.216.0/24[2]
IPv6 диапазоны 2001:b08:7::/48[3]
Рәсми веб-сайт dgu.ru
Карта
 Дагстан дәүләт университеты Викиҗыентыкта

ДДУ үз эченә 16 фәнни-белем бирү үзәген, 18 факультетны,[4] 97 кафедра, 4 филиалны,[5] 2 музейны (биологик һәм тарихи), фундаменталь китапханәне, биологик станцияне һәм планетарийны ала.[6] Коллективта якынча 3000 укытучыл һәм хезмәткәр эшли.

Тарихы үзгәртү

1931 елның 8 октябрендә ДАССР Халык Комиссарлары Советы «Дагестан агро-педагогика институтын ачу турында» карар кабул итә. Институтны ачу тантанасы Октябрь революциясенең 14 еллыгына багышланган була. 1931 елның ноябрендә педагогика институтында дәресләр башлана. Институтның беренче курсына 75 студент кабул ителгән, аларны 10 штаттагы укытучы укыткан. 1931 елда институтта 3 бүлек, иҗтимагый-әдәби, химия-биология үзәге һәм физик-техник бүлеге ачыла.

Авыр матди шартларга, уку мәйданнары һәм тулай торак булмауга карамастан, күпчелек студентлар беренче уку елын уңышлы тәмамлаган. Студентлар имтиханнарны тапшырып республика районнары буенча конкрет бирем белән авылларда институтка яңа студентлар туплау буенча актив эш алып барырга таралышалар.

1935 елда беренче чыгарылыш була. Дагстан югары белемле 39 укытучы алган. Ул вакытта университетта 260 студент белем ала.

1954 елда институт актлар һәм спорт заллары, якты аудиторияләр һәм кабинетлар булган 6 мең м2 артык мәйдандагы корпус ала. Дәресләр бер сменада үткәрелә башлый. Иске уку корпусы тулай торак өчен күчерелә.

1957 елда педагогик институт Дагстан дәүләт университеты итеп үзгәртелә. Стационар бүлектә тарихи-филология, физика-математика, табигать белеме, чит телләр, инженер-техник факультетлары раслана.

1964 елда күпчелек факультетларның структурасы үзгәртелә, яңа кафедралар булдырыла. Биш урынына инде 8 факультет эшли башлый. Студентлар контингенты 4691 кеше тәшкил итә.

1967 елда университетка өлкә партия мәктәбе бинасы тапшырыла, эре спорт залы һәм тулай торак төзелеше тәмамлана. 1971 елда университет планетариен төзү эшләре тәмамланган. 1970 елда Дагестанда Дагстан политехник институтының инженер факультетлары базасында оештыру турында карар чыга. 1972 елда университетта икътисади-хокукый факультет оештырыла, ул 1973 елда икътисад һәм юридик факультетларына бүленә.

1974 елдан Совет сәүдә факультеты ачыла. Яңа бина файдалануга тапшырыла. 1980 елда университетта 7487 кеше белем ала. Бу вакытка университет китапханәсенең китап фонды 993864 том тәшкил итә һәм университетта 11 факультет, 49 кафедра эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү