Башкорт Кыш бабае
Башкорт Кыш бабае (баш. Башҡорт Ҡыш бабайы) — башкортларның Кыш бабае, Яңа ел бәйрәменең төп аксакалы буларак, йөз ел чамасы элек барлыкка килгән, дип фаразларга мөмкиндер.[1]
Тарихы
үзгәртүБорынгы заманнарда декабрь аенда, кышкы иң кыска көн һәм иң озын төн билгеләнгән чорда, башкортча Яңа ел — Кышкы Нардуган уздырылган. «Челлә бабай» — бу бәйрәмнең төп персонажы — бәйрәм оештырган. Нардуган 25 декабрдә башланып 5 февральгә кадәр дәвам иткән. Исеме борынгы төрки «нар» (нур) һәм «дуган» (туган) сүзләреннән килеп чыккан. «Нур туган» яки көн (кояш) туган дигәнне аңлата.
Бала-чага өйдән-өйгә йөреп халыкны бәйрәмгә чакырганнан соң, яшьләр иркенрәк йортка җыела. Бәйрәмне алып баручы яки Юлбарсы сайлана. Бу бәйрәм уен-көлке, хәрәкәт, төзлек ярышлары, шаяртулар, зирәклекне сынаган табышмаклар белән озатыла.
Нардуган байрамында узган елдагы иң истәлекле вакыйгаларны искә алып, киләсе елга матур теләкләр теләнә.
Нәүрүз
үзгәртүЭлек башкорт ата-бабалары Яңа елны 21-22 мартта — көн белән төн тигезләшкән вакытта, җир кардан ачыла, елгаларда боз эри башлаганда, билгеләгән, һәм ул бәйрәм Нәүрүз дип аталган. Нәүрүзне ислам дине килеп чыкканга кадәр Урта Азия, гомумән, көнчыгыш халыклары гасырлар дәвамында билгеләгән һәм һаман да бәйрәм итәләр.[2][3]
Яңа ел бәйрәме
үзгәртүБашкортлар Яңа елны, йөз еллар чамасы элек, совет власте елларында, бәйрәм итә башлаган. Ислам дине Яңа ел байрамен, мәҗүси йолаларга таяна, дип кабул итмәгәнлектән, башкорт ата-бабаларыбыз аны билгеләмәгән.[4]
Кыш бабай резиденциясе
үзгәртүКыш бабай, оныгы Карсылу белән бергә, Башкортстан Республикасының Ишембай районындагы геопарк биләмәсендә, Торатау итәгендәге Шихан авылында, яши.
Кыш бабай, Карсылу кызы белән, үзенең резиденциясенә башкорт атына җигелгән чанасында килә. Чананың алгы ягында утырган кучер башкорт аты белән идарә итә. 2023 елда, яңа, 2024 елны — Аждаһа елын каршылаганда, Кыш бабайның аты эзеннән башкорт милли киемендәге экзотик арктик җәнлек — ак аю куып килгәнен күрә тамашачылар.
Кыш бабайны һәм аның Карсылуны башкорт тирмәсендә башкортча сәламләп каршы алалар. Кунаклар белән бергә курай озатуында яшел чыршыга багышланган, саф һавалы кыш мизгелен мактаган һәм данлаган җырлар җырлыйлар.
Торатау итәгендәге баба биләмәсендә балалар һәм олылар өчен дә күңел ачу чаралары каралган. Әкият персонажлары Яңа ел бәйрәме тәмамланганчы яши: алар балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котлый, шигырлар һәм җырлар башкарган балаларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлый, могҗиза илендә балалар бүләкләр алып, ял сәгатьләрен күңелле үткәрә. Мондый баба резиденциясе республикада бердәнбер, ул 20 гыйнварга кадәр ачык була. Кунаклар үзәк урамда баба һәм Карсылу белән фотога төшә, тәмле ризыклар белән сыйлана, ат җигелгән чанада, каргизәрләрдә йөрү тәкъдим ителә.[5]
Төрле район-калалардан килүчеләр өчен Яңа елда биредә төрле уеннар, конкурслар, осталык дәресләре оештырыла. Балалар арасында Кыш бабайга үтенеч хаты язу йоласы бар. Баба тирмәсе ачылу белән хат язган балалар бүләкләр алып куана. Килгән кунаклар өчен кафе эшли, гаиләләргә үзе экологик кунакханә номерлары тәкъдим ителә. Торатауга яңа корулы баскычлар буйлап күтәрелү мөмкинлеге бар. Шулай ук шугалак шуырга, атларда атланып, квадроциклда йөрергә, якшы һава шартларында гына паропланда очарга мөмкин.
Геопарк сайтына кереп алдан язылучылар сәүдәгәрлек нигезендә төзегән хезмәтләр белән файдалана ала.
Ял итүчеләргә төрле сәяхәтләр тәкъдим ителә.
«Торатау» геопаркы шулай ук Гафури районы биләмәсендә урнашкан «Җилем» табигать паркы да карый.[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Кто приходит в Новый год к народам Башкортостана?
- ↑ ШОС илдәре йондоҙҙары ҡатнашлығында Науруз байрамы уҙҙы. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2016, 22 март
- ↑ Зугура Рахматуллина: «Навруз объединяет не только народы, но и государства» — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2016, 22 март
- ↑ Кто приходит в Новый год к народам Башкортостана?
- ↑ В Башкортостане открылась резиденция Кыш Бабая
- ↑ Ҡыш бабай һеҙҙе көтә! «Башҡортостан» гәзите, 22 декабрь 2020 йыл
Сылтамалар
үзгәртү- В Башкортостане открылась резиденция Кыш Бабая
- Кто приходит в Новый год к народам Башкортостана?
- Ысын башҡорт ҠЫШ БАБАЙЫ Стәрлетамаҡ башҡорт драма театры актеры Фәнил Ҡарасурин менән әңгәмә. «Ашҡаҙар», 15 декабрь 2021 йыл
- [https://nsportal.ru/detskiy-sad/scenarii-prazdnikov/2023/01/29/kysh-babayza-kunakta
Яңы йыл иртәлеге «Ҡыш бабайҙа ҡунаҡта»]
- Ҡыш бабай һеҙҙе көтә! «Башҡортостан» гәзите, 22 декабрь 2020 йыл
- ҠЫШ БАБАЙ МЕНӘН ҠАРҺЫЛЫУ ТУРАҺЫНДА ШИҒЫРҘАР
- Ирәмәлдә - башҡорт Ҡыш бабайы. «Даирә», 12 декабрь 2021 йыл
- «Һаҡмар», 25 декабрь 2020 йыл. Гөлсирә Ғиззәтуллина. «Ҡыш бабай һыны» (хикәйә)
- «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, Өфөлә ШОС илдәре йондоҙҙары ҡатнашлығында Науруз байрамы уҙҙы. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2016, 22 март
- Зугура Рахматуллина: «Навруз объединяет не только народы, но и государства» — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2016, 22 март.