Башкортстан марилары
Башкортстан марилары (үзаталышлары мари, марий) - Мари Ил Республикасының төп халкы. Россия Федерациясендә 643,7 мең кеше, шулардан Мари Илдә 324,4 мең, Башкортстанда 105,7 меңе яши (1989).
Башкортстан марилары | |
Туган тел | чирмеш теле |
---|---|
Дәүләт | Башкортстан |
Тарихы
үзгәртүБашлыча Мишкә, Калтасы, Бөре, Дүртөйле, Яңавыл, Шаран, Краснокамск, Балтач, Нуриман районнарында яшиләр. Зур Россия энциклопедиясе шушындый мәгълүмат бирә:
Живут также на северо-западе Башкирии (103,7 тыс. чел. ; составляют почти 2/3 населения в Мишкинском и Калтасинском районах [1]
20 гасыр ахырына кадәр күпчелек Башкортстан марилары татар телен белгәннәр.
240 тан артык авыллары бар.
35,1 мең кеше (33%) - Нефтекама, Уфа, Бөре, Яңавыл һәм башка шәһәрләрдә яши. Көнчыгыш мариларның күпчелеге мәҗүсиләр булып кала, бер өлеше христианлыкны, күпмеседер ислам динен тота.
Марилар турында беренче тапкыр Кама буе һәм Урал буенда 15-16 гасырларда документларда телгә алына. Сөренте җирләр җитмәү, көчләп христианлыкка күчерүләреннән качып Агыйдел буена күченәләр. Күчеп килүчеләренең агымы 17-18 гасырлар ахырына көчәя.
1897 елда Уфа губернасы халык санын алу мәгълүматлары буенча марилар 80,6 мең кеше, 1912 елда - 90,5 мең исәпләнгән.
Марилар тарихи әдәбиәяттә, исәп алу документларында "рус. черемисы" (чирмешләр) исеме астында телгә алына.
Башкортстанда көнчыгыш марилар этнографик төркемнәр барлыкка китерә: Агыйдел һәм Караидел елгалары арасында урнашканнары (үзләрен "упо мари", ягъни "уфа марилары" дип атый), Ык - Сөн (бәләбәй мари), Караидел башы - Сылва (урал мари), Чулман буе (чолман мари) авыллары аерымланып тора.
Башкортстан марилары башлыча игенчелек, малчылык, аучылык, балыкчылык, чолыкчылык белән шөгыльләнә.
Хатын-кызлар арасында өйдә җитештерү шөгыльләре: киндер һәм җитен эшкәртү, туку, үрү, бәйләү, чигү үсеш алган.
Көнкүрешләре
үзгәртүМари авылларына (сола, аул) йортларның тарау-торау урнашуы хас. Урам планнары буенча төзекләндерү эшләре 19 нчы гасырның 30-40 нчы елларында башланган. Мариларның торак архитектурасы Идел-Урал төбәгенең урман полосасы өчен типик булып тора. Йорт (марича порт) бер бүлемле бура һәм чоланнан тора; аларны зурайтыр өчен төкетмә (марича вашпорт) ясаганнар. Кыекларын такта кыртышы, кабык белән, урманлы далада - салам белән япканнар.
Торакны тукылган һәм чиккән сөлге, бизәкле тышлык һәм пәрдәләр, паласлар һәм үзләре чүпрәкләрдән тукыган идән келәмнәре белән бизиләр. Йорт ихатасында (сурт) казан асып куелган ачык учаклы, кабык түбәле, җәйге кухня хезмәтен үтәүче алачыклары (кудо) була, улар элек гаиләнең изге урыны, өй иясе (кудо водыж) яшәгән урын саналган.
Әдәбият
үзгәртү- Марийцы// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 17-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- Муреев П.М. Из жизни и быта марийцев Башкирии //Краеведческий сб. Уфа, 1928-30, №3-4; Бараг Л.Г. Марийские предания Башкирии //Фольклор народов РСФСР. Уфа, 1977;
- Козлова К.И. Очерки этнической истории марийского народа. М., 1978.
Сылтамалар
үзгәртү- 2021 елның 19 гыйнвар көнендә [https://web.archive.org/web/20210119083232/https://bigenc.ru/ethnology/text/2800995 архивланган. Марийцы//Большая российская энциклопедия]
- Марийцы//Энциклопедия Башкортостана
- ↑ Марийцы//Большая российская энциклопедия, archived from the original on 2021-01-19, retrieved 2020-08-29