Баня Баши мәчете (София)

Баня Баши мәчете (болг. Баня Баши джамия) — Болгариянең башкаласы София шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Аурупаның борынгы мәчетләреннән берсе. 5 гасырга сузылган Госманлы империясе чорында архитектор Синан (14891588) тарафыннан төзелгән. София шәһәрендә бердәнбер эшләүче мәчет.

Мәчет
Баня Баши
болг. Баня Баши джамия
Мәчетнең тышкы күренеше
Мәчетнең тышкы күренеше
Мәчетнең тышкы күренеше
Ил Болгария
шәһәр София
Дин Ислам
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 15661576 еллар
Төп даталар:
1566 (нигез ташы салынган)
1576 (ачылган)
1940-еллар (өлешчә ремонтланган)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Болгариядә ислам

Мәчет танылган госманлы архитекторы архитектор Синан тарафыннан проектланган һәм 1576 елда тәмамланган[1]. Мәчет исеме «күп мунча» дигәнне аңлатучы «Баня Баши» сүзтезмәсеннән алынган. Мәчетнең үзенчәлеге: ул табигый термаль чыганаклар өстендә төзелгән, хәтта мәчет диварлары янындагы җирдә җилләтү тишекләреннән күтәрелгән буны күрергә мөмкин.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң бинада өлешчә ремонт, буяу, штукатуркалау эшләре башкарылган. Соңгы унъеллыкларда ремонт төрек һәм гарәп вакыфлары ярдәмендә башкарыла. Алар ярдәме белән идән астына җылыту системасы урнаштырылган.

2006 елда болгар ультрамилләтчел АТАКА фиркасе(рус.) әгъзалары мәчеттән азан тавышын яңгыратмауны таләп итеп, каршылык хәрәкәте башлыйлар: мәчет янында чатырлар корып, имза җыю оештыралар.

Тасвирлама үзгәртү

Мәчетнең төп бинасы дүртпочмаклы. Бина ике катлы, өске каты хатын-кыз мөселманнар өчен. Диварлары зәңгәр төскә буялган. Мәчетнең диаметры 15 метр булган зур гөмбәзе, манарасы бар. Дүрт почмакта кечкенә башнялар урнашкан. Үзәк гөмбәз аккургаш пластинкалар белән капланган.

Мәчет җомга намазына 700 гә якын, ә Корбан гаетенә 1 200 гә кадәр мөселманны кабул итә ала.

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Banya Bashi Mosque. structurae.net