Байрон Ишморатов

Байрон Ишморатов — танылган татар галиме, профессор.

Байрон Ишморатов
Туган 15 сентябрь 1935(1935-09-15) (88 яшь)
Әлмәт районының Миңнебай поселогы
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: география фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Ул 1935 елның 15 сентябрендә Әлмәт районының Миңнебай поселогында туган. 1953 елда ул Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының чит илләрнең икътисадый һәм сәяси географиясе факультетына укырга керә. 1958 елда укуын тәмамлап ВЛКСМның Яшел Үзән шәһәр комитетында инструктор булып эшли башлый. 1960 елда читтән торып Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлый. 1959-1961 елларда — ВЛКСМның Яшел Үзән шәһәр комитетының беренче секретаре. 1961-1962 елларда шул ук районның Олы Карауҗа урта мәктәбе директоры була.

1962 елда Байрон Ишморатов СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Себер һәм Ерак Көнчыгыш фәнни-тикшеренү институты аспирантурасына чакырыла. Аспирантураны тәмамлап 1965-1978 елларда кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр була. 1978 елдан — институтның фәнни лабораториясе мөдире.

Байрон Ишморатов 1969 елда кандидатлык, 1980 елда — докторлык диссертацияләрен яклый. 1992 елдан — профессор. 700дән артык фәнни хезмәт авторы. Шулар арасында «Җитештерү көчләренең региональ системалары (Географик анализның методологик нигезләре)» исемле зур монография (Новосибирск,1979). Берничә коллектив монографиянең автордашы, 12 фәнни китапның баш редакторы. «География һәм табигать ресурслары» журналының редколлегия әгъзасы.

Байрон Ишморатов яшь галимнәр тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә 4 докторлык, 15 кандидатлык диссертациясе якланган, алар арасында ерак чит ил вәкилләре дә бар. Күп фәнни хезмәтләре башка телләргә тәрҗемә ителеп чит илләрдә басылган. Киң җәмәгать эше алып бара. КПССның Новосибирск өлкә конференциясе делегаты. Берничә мәртәбә район Советы депутаты итеп сайланды.